поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
09.09.2019 Җәмгыять

Сабырлыктыр эшнең башы

28 августта Самараның Җәмигъ мәчетендә өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар җәмгыяте Корбан мәҗлесе үткәрде. Чарага өлкәбезнең төрле районнарында һәм шәһәрләрендә эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы әгъза-лары килгән иде.

“Сабырлыктыр эшнең башы” дип мөнәҗәт әйтте оешманың иң актив әгъзаларының берсе булган Асия апа Шәймарданова. Ничек итеп ул, авыру булуына карамастан, бу зур мәҗлескә килергә, үзенең моңлы тавышы белән аны бизәргә көч тапкан, шулай ук башкалар да, оешма җитәкчесен, мәҗлесен хөрмәт итеп, 200 кеше сыешлы залны тутырып килделәр. Ерак араларны якын итеп килгән Похвистнево районының “Ак калфак” оешмасы вәкилләре иң күпсанлы булгандыр. Флера апа Низамова, Зәйтүнә Гыйрфанова, Фәһимә Зарипова, Наилә Сәйфетдинова, Суфия Баһаутдинованы күрдем. Венера авылында яшәүче Илһамия Кәримова бу көнне үзенең һәм чарага килә алмаган Гөлсинә Латыйпова, Динә Мостафина һәм Рузалия Латыйпованың корбан итләрен алып килгән иде. Шулай ук Камышлы районыннан Раилә Сафина җитәкчелегендә “Туган як” оешмасы әгъзалары, Кошки районы “Ак калфак” оешмасы рәисе Рәфисә Минебаева җитәкчелегендә бер төркем хатыннар, Сызран хатын-кызлары оешмасыннан Гөлшат Йосыпова җитәкчелегендә делегация, Ульян өлкәсенең Зур Черкели, Татар Сайманы һәм Әхмәтле авыллары оешмасы рәисе Гүзәл Гаффарова, “Болгар мирасы” мәчете, Иске мәчет, Җәмигъ мәчетендәге дин курсларын тәмамлаган апалар да, күчтәнәч-садакаларын күтәреп, шушы матур бәйрәмгә җыелдылар. Садакаларга дога кылганда, шулай ук Сания Каюмова, Кәүсәр Шәйхетдинова, Рузалия Хәйруллина, Фәрит Йосыпов, Гөлфия Яһудина, Наилә Тимербулатова, Галия Абрахимова, Наилә Хөсәенова, Идрис Йосыпов, Ринат Салькин, Динар Абрахимов, Лилия Канюкаева, Зәйнәп Әмирова исемнәре яңгырады, информацион партнерлар буларак “Бердәмлек”, “Сәлам” газеталары аталды. Разия ханым исемнәре әйтелмичә калган иганәчеләрдән алдан ук гафу үтенде, чөнки бу зур мәҗлескә ярдәм итүчеләр бик күп иде.

 
Чараны башлап җибәргән мөфти Талип хәзрәт Яруллин мәҗлескә хәер-фатихасын биргәннән соң, сүз губернатор администрациясендә җәмәгать фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе, баш консультант Надежда Осиповага бирелде. Ул татар хатын-кызларының гаиләдәге, иҗтимагый эштәге ролен билгеләп үтте. Камышлыда гөрләп үткән Бөтенроссия авыл Сабан туен да искә алып, “Ак калфак” һәм башка милли-мәдәни оешмалар тырышлыгы һәм катнашы белән, аның бик югары дәрәҗәдә үтүен искәртте, бүгенге мәҗлескә губернаторның матур теләкләрен җиткерде.
 
- Разия Азимҗановнага һәм аның оешмасына кергән барлык хатын-кызларга да актив позициядә торулары, оешма эшләрендә катнашулары өчен рәхмәт әйтәсем килә. Эш уңышы күп очракта хатын-кыздан тора бит. Гаиләдәге, коллективтагы климат та хатын-кыз кәефенә бәйле, балалар да ана канаты астында тәрбияле булып үсәләр. Сез бүген монда бик күп һәм бу бик зур көч. Яңа башлангычларыгызда, эшегездә уңышлар һәм бердәмлек телим, - диде хөкүмәт вәкиле.
 
“Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты киңәшчесе Идеал Галәветдинов чараны тәртип белән алып барырга ярдәм итте, ә ислам дине белгечләре, “Нур” мәдрәсәсендә дин дәресләре укытучы остаз Минһаҗәр абыстай Сәяхова һәм “Болгар мирасы” мәчетендә дин дәресләре укытучы Мәрьям апа Сабирҗанова Коръән сүрәләре укып, шушы залда утыручыларның корбаннары кабул булуын теләделәр. Остабикә Флюра апа Низамова, Ульян, Пенза өлкәләреннән килгән кунаклар, “Ак калфак”ның яшьләр бүлеге вәкиле Айсылу Әбдиева, Сызран бүлеге рәисе Гөлшат Йосыпова, “Ак калфак” өлкә оешмасы директоры Эльмира Власкина да шушы мәҗлесне үткәрүдә катнашучыларга рәхмәтләрен җиткерделәр, Разия Әюпованы илле елдан артык белгән кодагые Лия Тимербулатова да чыгыш ясап, аның эшчәнлеген югары бәяләде һәм ышанычлы кеше дип белдерде.
 
Чыннан да, моңа кадәр Самарада хатын-кызлар оешмасын башлап җибәрүчеләр күп булды, ә менә Разия ханым һәм аның командасы гына биш ел буе эзлекле рәвештә һәм зур масштабта эш алып баралар. Бүген оешма филиаллары Сызранда, Похвистнево, Камышлы, Кошки районнарында эшләп торалар. Ләкин моның белән генә тынычланырга җыенмый Разия ханым. Бүген ул “Яктылык” мәктәбендә укучы балаларга татар телен өйрәтүдә булышырга ниятләвен белдерә, татар хатын-кызларының “Минниса” дини оешмасын хезмәттәшлеккә өнди, оешманың биш еллыгына китап бастырып чыгару эшләре белән шөгыльләнә...
 
- Бүгенге чарага шундый матур итеп киенеп килгәнсез! Әллә кайдан татар булуыгыз күренеп тора. Әйдәгез, гел шулай чын татарча киеник, бөтен җирдә дә татарча сөйләшик, балаларыбызны, оныкларыбызны татар итеп үстерик. Шул чакта гына без милләт булып саклана алачакбыз. Ә моның өчен безгә зур сабырлык, үҗәтлек, бәлки, үзсүзлелек тә кирәк булачак, - диде ахырда Разия апа.
 
 
 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 09.09.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»