поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.09.2019 Матбугат

"Гүзәл Уразованың Дубайда миллионнарча сум торган яхтада ял итүеннән безнең акылыбызга әллә ни файда юк. Ә менә хискә бәрә!"

Бүген компьютерда иң мөһим җиһаз – тычкан (мышка). Шуның сул як төймәсенә басып, адәм баласы үзенә кирәкле мәгълүмат, рухи азык эзли. Тычкан төймәсенә басу – ул теге яки бу сайт өчен тавыш бирү дигән сүз. Барлык интернет-сайтлар да кешенең шул төймәгә басып, үзләренә керүләрен өмет итеп яши. Ахыр чиктә кайсы сайт үләсен, ә кайсысы зур табыш аласын шушы тычкан хәл итә.

Бүген мәгълүмати кырда җитди һәм җиңел журналистика арасында зур көрәш күзәтелә. Әйтергә кирәк, икенчесе бу көрәштә җиңеп бара. Артистлар тормышы, үлем-китем, файдалы киңәшләр, ир белән хатын темаларына багышланган язмалар аналитик мәкаләләргә, уйланылып, өйрәнелеп, тикшеренеп язылган журналист әсәрләреннән бүген күпкә популяр. Бу сайтлар өчен дә, газеталар өчен дә, башка төр массакүләм мәгълүмат чаралары өчен дә шулай. Әйтик, безнең «Матбугат.ру» сайты да җитди язмаларның күплеге белән мактана алмый. Фирдүс Тямаев концерты вакытында пәрдәгә ут кабу турындагы «сенсация» дүрт мең карау җыя ала. Ә шул ук көнне шул ук вакытта шул ук сайтка эленгән, әйтик, сәяси язма бер меңгә дә тулмаска мөмкин. Өстәвенә, Тямаев турында язма сырлап атарга ун минут вакыт кирәк. Сәяси язманы исә дүрт көн язарга мөмкинсең.
 
Җиңел язмалар белән, гадәттә, шәхси басмалар мавыга. Дөресрәге, мавыгырга мәҗбүр. Аларга дәүләттән акча бирелми, алар рейтинг җыеп үз-үзләрен туендыра. Шуңа да күбесенә «сары матбугат» дигән яманат тагылды. Гәрчә, үлем-китем, артистлар турындагы яңалыклар дәүләти басмаларда да тулып ята. Эш шунда ки, өстәгеләр дәүләт басмаларыннан хәзер үзләренә карата лояльлек кенә түгел, ә икътисадый яктан уңышлы эшләүләрен дә таләп итә башлады. Тираж, сайтка керүчеләр, караулар, комментарийлар, социаль челтәрләрдәге дуслар – барысы да исәпләнә һәм барысын да арттыру максаты куелган. Ә моны ничек арттырып була? Әлбәттә, сары язмалар белән. Бүген сары язмаларга җәмгыятьтә ихтыяҗ зуррак. Бәлки, киләчәктә җәмгыять бу әйбердән туяр. Җитди темалар тансык булып, аларга сорау артыр. Тормыш ул синусоида буенча бара. Шул ук бер кием модасы берничә елдан әйләнеп кайта бит. Мәгълүмат белән дә шулай. Халык чүп язмалардан бер туярга, гарык булырга һәм сыйфатлы җитди язмалар эзли башларга тиештер.
 
Җитди мәгълүмат баш миенең рациональ өлешенә йогынты ясый. Җиңел мәгълүмат исә – хисси өлешенә. Укучыга фәлән районда бала батып үлүне белү генә аз. Белде – рациональ азык алды. Әмма укучының таләбе – вак детальләр. Ничек үлгән, күпме җафаланган, өйдән чыгып киткәндә соңгы сүзе нинди булган – боларның барысы хисси якка тәэсир чаралары. Кеше язманың детальләрен укып баланы жәлли, ананы сүгә, аптырый, үз баласының исән-сау булуына шатлана – ягъни төрле хисләр белән күңелен кытыклый. «Эфир»дагы «Перехват», «ТНВ»дагы «Вызов 112» тапшырулары – барысы да шушы максатка хезмәт итә. «Мы рассказываем об опасностях жизни, чтобы с вами такого не случилось», – дип тәмамлый журналист. Мантыйк бик көчле! Әгәр мин түбәдән сикергән яки авариягә эләккән кеше турында бөтен нечкәлекләре белән сюжет карыйм икән, димәк, минем белән бар да яхшы булачак. Журналистлар мине бу бәладан коткарды, рәхмәт төшкере!
 
Җырчылар турындагы язмалар да рациональ кабул итүгә түгел, ә хисси кабул итүгә корылган. Гүзәл Уразованың Дубайда миллионнарча сум торган яхтада ял итүеннән безнең акылыбызга әллә ни файда юк. Ә менә хискә бәрә! Кемдер Гүзәлне тагын да күбрәк ярата башлый, кемдер кара янып көнләшә, кемдер диңгез пейзажларына соклана.
 
Хисси һәм рациональ дигәннән… Бүген без малчылык заманында яшибез. Бар нәрсә дә бар сыман, әмма кеше күршесеннән калышмаска тырыша. Акыл эшчәнлегенең күп өлеше дөнья кууга, тормышны матди яктан көйләүгә китә. Кер юу машинасы ала башласак, ике атна интернеттагы фикерләрне өйрәнәбез, өч тиенлек ташлама өчен регистрация, авторизация үтәбез, арзанрак мал табу өчен вакытыбызны кызганмыйбыз. Болар барысы да акылны һәм вакытны «ашый». Һәм кешенең интернеттагы вакыты җитди азык алуга түгел, ә ялга гына кала. «Инстаграм», «Вконтакте», хәтта акыллы саналган «Фейсбук» та күпләребез өчен ял итү урыны. Шушылардан чыгып, рунетта хәтта «лайкать котиков» дигән төшенчә барлыкка килде. Ягъни песи-фәлән сурәтләнгән фотоларга лайк куеп утыру. Җитди һәм җиңел материаллар арасында булган мәчеле-тычканлы уенда тагын мәче җиңеп чыга.
 
Газета – җитди журналистика, интернет – җиңелчә. Шундый фикердә торучы кешеләр дә бар. Әмма мин моның белән килешмәс идем. Әйтик, «Бизнес-Онлайн», «Реальное время» басмалары бары тик электрон форматта чыгып килә. Кәгазь аналоглары юк дип без аларны хәзер җиңелчә журналистикага кертикме? Ә «Тишек», «Уртак түшәк», «Күрәзә», «Себерке» ише газеталар күпме? Аларның һәр сүзе буяу белән кәгазьгә басылган. Шулай да газета-журналга элеккедән килгән хөрмәт әле дә югалмады. Алга таба ничек булыр – белмим. Әмма Элвин Грейның туксан мең кеше укый торган инстаграмындагы постка караганда ике-өч мең кеше укый торган «Шәһри Казан»да чыккан язма җәмгыять тарафыннан әле дә җитдирәк, абруйлырак кабул ителә. Хәер, басма матбугат кына түгел, яңалыклар сайтлары да шул рәттә. «Ник минем кызның фотосын сайтка куеп бөтен дөньяга чыгардыгыз?» – дип дәгъва белдерә берзаман «Туйлар.ру» сайтына җырчы Ильвина. Әлеге хәбәрне сайттан биш йөз кеше караган. Ә шул ук фото җырчының инстаграмында берничә дистә мең кеше хозурына чыгарып салынган. Эш шунда ки, кеше бүген социаль челтәрләрнең нинди зур корал һәм куркыныч корал икәнен аңламый. Бигрәк тә балалар һәм яшүсмерләр. Әмма монысы башка тема.
 
Газета белән интернет көндәш түгел дигән фикер яши. «Ватаным Татарстан»нан алып базардагы элмә тактага кадәр, инстаграмнан алып Тукай шигырьләре җыентыгына кадәр – барысы да конкурент. Чөнки һәркайсы укучының игътибары өчен көрәшәләр. Ә «игътибар» дигән ресурс бик чикле һәм кыйммәт. Бүгенге заманда бигрәк тә. Беркөнне Казандагы бер сәүдә үзәгендәге бәдрәфкә кердем. Писсуардан ярты метр өстәрәк реклама ябыштырып куйганнар. Уйлап карагыз, бүгенге үтә дә ыгы-зыгылы, гиперактив тормышта безнең, хәтта, гафу итегез, пес иткән берничә секунд вакытыбызны да явызларча урларга тырышалар. Шушындый мохиттә конкурент түгел без дип әйтеп буламы? Газетаның үз аудиториясе, ә интернетныкы үзенеке дип аеру дөресме?
 
Интернеттагы җитди язма белән җиңелчәсе дә шулай ук конкурент. Менә уйлап карагыз, сайтка керүчеләрнең шактый өлеше бүген социаль челтәрдән күчә. Ә укучы социаль челтәрдәге лентасында бар сайтларның да анонсларын бергә күрә. «Коммерсант», «Ведомости» газеталарының икътисади, сәяси язмалары «Adme», «Фишки» кебек сайтларның карбызны ничек дөрес итеп кисү, галстук бәйләү ысуллары һ.б. шундый киңәш-табыш белән бер үк лентада уза. Алай гына да түгел, кайбер ленталарда хәйләкәр алгоритмнар эшли. Язманы күбрәк кеше караган саен ул күбрәк кешегә күрсәтелә. «Ник һаман юк-бар язасыз сез, Тямаев белән Әлфинә белән тулган газетагыз!» – диләр «Шәһри Казан»га фейсбук укучылары. Эш шунда ки, ШК фейсбукка бөтен язмаларын да диярлек элеп бара. Әмма иң күп карауларны җырчы-фәләннәр турындагы хәбәрләр җыя. Һәм шул ук язмаларның фейсбук роботлары һаман өскә чыгаралар, яңадан-яңа укучыларга тәкъдим итәләр. Безгә артистлар тормышы кызык түгел дип үз-үзеңне алдарга була. Әмма роботларны алдап булмый.
 
Газеталар бетәчәкме? Безнең шундый традиция бар: биш елга бер ТНВ каналына ток-шоуга җыелабыз да, «газеталар бетәчәк, быелдан да калмаслар» дип фараз кылып кайтабыз. Ә алар һаман бетми. Моның сәбәпләре берничәдер. Беренчедән, эш формада түгел, эчтәлектә. Эчтәлек яхшы булса, моңарчы газета алдырган кеше аны алга таба да алдырыр. Икенчедән, телевидение ачылгач радио бетә, кино уйлап табылгач, театр бетә дип фаразлаганнар, әмма берсе дә ябылмаган. Өченчедән, чит ил тәҗрибәсенә игътибар итик. Аларда интернет-индустрия бездәгедән күпкә алдарак бара, әмма бит аңа карап газеталар ябылмый. Дөрес, анда басма матбугатның төрле формалары бар. Әйтик, район кушымталары гына түгел, ә микрорайон, хәтта сезнең урам кушымтасы да булырга мөмкин. Логистика да югары дәрәҗәдә: буяу исе килеп торган яңа санны иртәнге кәһвә эчеп утырган мәлеңә китерәләр. Безнең почта сыман берничә санны бергә ташлап китү юк. Дөрес, бар да ал да гөл түгел. Бүгенге татар газеталарның төп көндәше – интернет. Хәзер инде күбрәк мобиль җайланмалар дияр идем. Элек төп көндәшлекне компьютердан күрсәләр, хәзер бөтен виртуаль йомышын кесә телефонында башкаручы буын үсеп килә. Без, сиксәненче ел балалары өйгә килгән газетаның исен хәтерлибез, телепрограммада каләм белән мультфильм вакытларын сызып куюлар да истә. Әмма, басма матбугатны нәшер итүчеләр гафу итсен, бүген унбиш, егерме, егерме биш, утыз яшьлекләр газета дигән нәрсәне бар дип тә белми. Алар хәзер теге яки бу мәгълүматны алу өчен смартфон дисплее буйлап баш бармакларын сыздырып кына җибәрә. Бер-ике ел элек йөзләп татар студенты каршында чыгыш ясарга туры килде. Күбесе татфактан. Кайсыгыз газета укый, кулыгызны күтәрегез дигәч, ике-өч кеше кул күтәрде. «Инде сез дә укымагач…» – дип уфтанып куйды «Сөембикә» журналыннан килгән хезмәттәшем. Йөз утыз мең тиражы булган «Татарстан яшьләре»нең ни өчен берничә меңгә калуын шуннан чамалагыз инде. «Әбиләр исән булганда, безнең вакытка җитәр әле», – дип әйткән иде газетаның баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев ярымшаяру белән. Аның бу сүзләренә ун-унбиш ел булды. Дөрес, «ТЯ» урынына егерме, утыз, кырык мең тиражлар белән «Ирек мәйданы», «Безнең гәҗит», «Акчарлак»лар килде. Әмма аларны да яшьләр укыйдыр дип уйламыйм.
 
Газеталарга язылу дигәндә инертлык дигән әйбер дә бар. Нәрсә соң ул инертлык? Ияләнгән әйбереңә тугры калу, яңалыктан курку. Әйтик, авылның почтальоны керә дә «Бибиҗамал апа, быел да шул ук газетага языласыңмы?» – дип сорый. «Әйе», – ди әбекәй тормышында берни дә үзгәртергә теләмичә. Ә тагын нинди яңа газеталар бар соң? Бәлки, кызыграклары чыга башлагандыр? Бу турыда уйлау куркыта, чөнки начар газетамы ул, яхшымы – элеккесенә күнегелгән. Шул рәвешле гомерләре буе «Татарстан яшьләре», «Юлдаш», «Вечерняя Казань»нарны алдыручыларны беләм. Бу газеталардагы верстка, дизайн дистә еллар элек ничек булган – бүген дә шул ук. Сәхифәләре һаман шул бер урында, логотип та үзгәрешсез. Ә кайбер матбугат чараларында яңа җитәкче килә дә иң беренче эш итеп логотип үзгәртә башлый. Бу аңлашыла да: контент сыйфатын яхшырту шактый авыр, ә логотипны үзгәртеп кую бик җиңел һәм бу күзгә ташлана. Карале, яңарган ич болар диячәк күргән кеше. Әлбәттә, яңартуларсыз булмый. Әмма мондый яңартуларны эшләп караган кеше белә: алар тиражга, язылуга каты бәрә. Чөнки укучы инертлы, ул бер үк дизайнга, бер үк версткага, бер үк логотипка күнеккән. Исем алыштыруны инде әйтеп тә тормыйм. Исемне гомумән алыштырырга ярамый. «Комсомольская правда», «Московский комсомолец»лар комсомол бетте дип кенә исемнәрен алыштырган булса, күптән беткән булырлар иде. «Татарстан яшьләре»н дә безне хәзер күбрәк өлкәннәр укый дип «Татарстан картлары»на әйләнмәде, шөкер.
 
Кыскасы, мәгълүмати кырда мәчеле-тычканлы уеннар дәвам итә. Бер матбугат чарасы җиңелчә темалар белән популярлык казанмакчы, икенчесе без сары басма түгел дип үз колеясын таптый. Берәүләр газеталар үлә дип тәкърарлаганда, икенчеләр шул ук кәгазь газета белән дистә меңнәрчә тираж җыя. Ничек кенә булмасын, һәркайсы үз укучы өчен көрәшә. Ә укучы ул тычкан кебек, башка мәгълүмат чарасына «выжт!» итеп качарга гына тора. «Инстаграм», «Ватсап» төркемнәре, «Телеграм» каналлары барлыкка килде менә хәзер. Иманыйм камил, алга таба мондый ресурслар тагын да артачак кына. Димәк, мәгълүмати кырда мәчеле-тычканлы уенның мәңге бетәчәге юк!

---
Идел
№ --- | 06.09.2019
Идел печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»