|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.09.2019 Мәдәният
Татарстанның халык артисты 53 яшьлек Рафик Таhировның баласы туган (ФОТО)Әлмәт театры актеры, Татарстанның халык артисты Рафик Таhировның сабые туган. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, хатыны Миләүшә Таhирова кыз тапкан. Бу турыда Әлмәт театрының социаль челтәрендә хәбәр ителә. Актерга - 53 яшь . "Өегезгә нур өстәп шатлыклы зур бәхет, сөенечегез – кызыгыз туу белән ихлас котлыйбыз! Бүгенге көннән, өегезнең яме тагын да артты. Җан җимешегез шәфкатьле, тәүфыйклы, гүзәл һәм бәхетле бала булып үссен. Кызыгызның сабый чагын, гүзәл чәчәк булып җитешкән көннәрен, аның да әни булган көннәрен һәм оныкларыгызның үскәнен күреп сөенергә язсын үзегезгә", дип котлый бәхетле парны хезмәттәшләре.
Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты Рафик Таһировка "Татарстанның халык артисты" исеме Татарстан Президенты Указы белән 2012 елда бирелде. Театрдагы хезмәт юлын 1987 елның беренче сентябреннән башлаган драма артисты бүген сәхнәнең әйдәп баручы остазы. 2010 елда ул Мәдәният министрлыгының һәм "Җыен" фондының Дамир Сираҗиев бүләгенә дә ия булган иде.
Фото: Татар-информ
--- |
Иң күп укылган
|