|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.09.2019 Мәдәният
Рөстәм Гыйльфанов: "Әти-әнине дә сөендерәсе килә"Татарстанның Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле артисты Рөстәм Гыйльфанов үзен лирик җырчы дип саный. Холкына килгәндә, нечкә күңелле егет, хәтта сериалларны да йөрәгенә якын ала. Һәрчак табигать белән элемтәдә яшәргә ярата. Шуңа, көннәр буе диңгез ярында тик ятуга караганда, бер-ике көнгә булса да туган авылына кайтып бакчада казынуны, табигатькә чыгуны мең тапкыр кулайрак күрә. — Рөстәм, ничә яшьтән җырлыйсың?
— Тел ачылу белән җырлый башлаганмын. 3 яшьтә башкарган 5-6 җырымны әти-әни аудиотасмага яздырган. Ул хәзер дә саклана, кайберләренең сүзләре дә аңлашылмый. VIII сыйныфтан Мөслимдәге музыка мәктәбенә баян, вокал һәм сольфеджио дәресләренә йөрдем.
— Фольклор ансамбленә килү ничегрәк булды?
— Университетта укыганда Айдар абый Фәйзрахманов вокал кафедрасының җитәкчесе иде. Ул алып барган чакта “Җырлыйк әле!” тапшыруында катнашу бәхете дә тәтеде. III курс башында ул мине ансамбльгә чакырды. 19 яшьтән эшли башладым. 13 ел шунда кайныйм...
— “Сольный” карьераң да активлаша башлады.
— Ансамбльнең үз тәртибе. Әле бит, монысын шулай күрәм, болайрак эшләр идем, дигән әйбер дә бар. Аларны “сольный” чыгышларымда чынга ашырам. Айдар абый: “Ансамбльдән тыш вакытыгыз бар, шөгыльләнегез, киртәләр куймыйм”, — ди. Өстәмә эш ансамбльгә зыян китерерлек булмасын, шул шарт кына бар.
“Сольный” карьераны үстерергә тырышам. 6-7 клип төшердем. Күп җырларымның авторы — әти. Үзем дә көй, җыр текстлары иҗат иткәлим...
— Казанда кайда яшисең?
— Фатирым бар. Залесный бистәсендә, урманга якын урында торам. Үзем генә яшим.
— Башлы-күзле булырга җыенмыйсыңмы?
— Очрашып йөргән кешем юк. Вакыт җиткәнен беләм инде. Әти-әнине дә сөендерәсе килә. Насыйбы булыр әле...
Лилия ЙОСЫПОВА. Ирек мәйданы
--- |
Иң күп укылган
|