поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
05.09.2019 Ана теле

Җөмлә – ул үзенә бер могҗизавый дөнья

Җөмлә – ул үзенә бер могҗизавый дөнья. Шуны ачыклый башлаган идек. Дәвам иттерик.

Фикернең эчтәлегенә тәңгәл җайлы, кыска, үтемле, аһәңле җөмлә “ясау” – сөйләм оештыруның төп максаты. Ә бу безгә үзеннән-үзе бирелми. Моңа өйрәнергә, көндәлек күнегүләр ясарга кирәк. Башта бераз гомуми нигезләмәләрне күзаллыйк әле. Җөмләнең эчтәлек һәм форма бердәйлеген саклау мәсьәләсе тел фәнендә ничегрәк аңлатыла? Иң башта шуны ачыклыйк.
   
Дөресен әйткәндә, мәктәптә тел гыйлеме – синтаксис игътибарны күбрәк җөмләнең төзелешен өйрәтүгә бирә. Шуңа күнегеп беткәнбез. Дөрес, җөмләгә бирелгән билгеләмәләрдә дә, тел гыйлемендә аңлатуларда да эчтәлек белән формага карата каршылык ярылып ятмый кебек. Әйтик, “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ндә болай диелгән: “Җөмлә. Беренче – лингвистик мәгънәсе: “Тәмамланган фикерне белдерә торган сүз яки сүзләр тезмәсе”. Бу билгеләмәдә эчтәлек үзәге дә, форма үзәге дә төсмерләнә. Шул нисбәт билгеләмәгә мисалларда да чагылыш таба. Беренче төркем мисал: Атау җөмлә. Иясез җөмлә. Сорау җөмлә. Кушма җөмлә. – Болары синтаксис фәне төшенчә-терминнары. Икенче төркем мисалларга игътибар итегез: “Берәүләр озын һәм тезмәле җөмләләр кулланалар, ... икенче берәүләр кыска һәм паузалы җөмләләр белән язалар (Г.Нигъмәти әсәреннән). Яисә “Бер битен укып икенче биткә күчкәч, Габдулла өзелеп калган җөмләне ялгый алмый тынып калды”. (Әхмәт Фәйзи әсәреннән). Болары инде сөйләм берәмлеге буларак мисаллар. Димәк, билгеләмәдә җөмләнең ике үзәге дә истә тотылган.
   
Сүз уңаннан әйтик, “җөмлә” сүзе – гарәп теленнән алынма. Үз телендә ул күп мәгънәле: беренчесе – “бөтенесе, барлыгы, һәммәсе” мәгънәсендә; икенчесе “бер рәттә, исәптә, иш” дигәнне белдерә. Ниһаять, өченчесе – шул мәгънәләрдән гарәп нәхүендә (синтаксисында) җөмлә дигән термин-төшенчә. Бу мәгънә төрлелеге татар теленә алынган “җөмлә” сүзенең дә берничә төсмерле булуына сәбәпче – аңлатмалы сүзлектә аның әле әйткән барча, барлык, даирә, иш, төр мәгънә төсмерләре дә теркәлгән. Кызганыч ки, сүзнең шул төсмерләре элекке елларда чыккан татарча-русча сүзлекләрдә теркәлгән булса да, соңгы “Татарча–русча сүзлек”тә (Казан, 1995) алар теркәлмәгән.
 
Хәзер килеп җөмлә төзелешенең лингвистик асылын ачыклауны дәвам иттерик. Татар теленнән мәктәп-мәдрәсәләр өчен язылган беренче нәхү (синтаксис) дәреслекләреннән берсенә,– Галимҗан Ибраһимовныкына,– күз салыйк. Ул бик аңлаешлы итеп өч сүзнең “кояш”, “болыт”, чыкты” сүзләренең бер фикер белдерү максатында берегеп,  җөмләгә әйләнүен тасвирлый. “Сүз булгач, әлбәттә, боларның һәрберенең үзенә караган берәр мәгънәсе дә бар. Ләкин болар аерым хәлләрендә торганда уртак бер мәгънәне (бер уй вә бер фикерне) аңлатмыйлар, тик аерым мәгънәләр генә бирәләр. Әгәр дә бу өч сүзне, телемездә сөйләшә торган рәвешчә бергә кушып, “Кояш болыттан чыкты” дисәк, яктылык бирә торган күк шарының бер хәлдән үзгәргәнене, ягъни шул сүзләрнең уртак мәгънәсен аңлыймыз (бер фикер, бер уй –Мысль – аламыз). Шу рәвешчә: Ишетүчегә бер уй бирерлек булып, бергә кушылган сүзләр җөмлә дип атала. Югарыда күрсәтелгән “Кояш болыттан чыкты” бер уйны бирә, шуның өчен ул җөмлә була” (Ибраһимов Г. Әсәрләр. 8 томда. 8 т. 42 б.).
   
Берүк игътибар итеп калыйк әле: димәк, җөмлә теләсә нинди максатта, теләсә кайда белдерелгән бер фикер түгел, ә ишетүчегә дип махсус оештырылган, ягъни сөйләм рәвешенә махсус китерелгән бер фикер.
   
Г.Ибраһимов билгеләмәсенә бер өстәмә биреп китү дә кирәктер. Аныңча җөмлә ул турыдан-туры сүзләр тупланмасы булып аңлашыла. Алай түгел бит, җөмлә төзер өчен башта сүзләр бергәлеге – сүзтезмә берләшә. Әлеге очракта башта ике тезмә: “кояш чыкты”, “болыттан чыкты” сүзтезмәләре берләшә, аннары инде сүзтезмәләр җөмләгә укмаша.
   Бер караганда, бу билгеләмә инде камил кебек, иң мөһиме, җөмләнең тел категориясе буларак нәкъ менә сөйләм оештыру өчен кирәклеге, аның нәкъ менә шушы максатта өйрәнелергә тиешлеге аңлашыла кебек. Шулай да монда әле бик әһәмиятле бер нәрсә ачыкланып бетмәгән. Нәрсә ул “бер уй”, “фикернең бөтенлеге”? Җөмлә булсын өчен шул кирәк бит. Моның ни-нәрсә икәнен күзаллау һәм аңлату җиңел түгел. Нәкъ менә шушы мәлдә ярдәмгә җөмләне структур-төзелеш берәмлеге буларак, ягъни  синтаксис фәне нигезендә аңлау ярдәмгә килә дә. Телебезнең шәкли-формаль асылын өйрәнүгә нигез салган Гыйбадулла Алпаров җөмләгә мондый билгеләмә бирә: баш килештәге иягә бәйләнеп, аңа ярашып әйтелгән хәбәрдән гыйбарәт сүзләр тезмәсе”, ди, ягъни җөмлә ул “бер сөйләм итеп тезелгән сүзләр җыентыгы”, ди (Алпаров, 1945, 120 б.).
   
Шунысы да игътибарга лаек һәм әһәмиятле ки, никадәр формаль структур грамматика тарафдары булмасын, хәтта Г.Алпаров та җөмләне сөйләмгә мөнәсәбәттә күзалларга кирәклеген аңлаган – әлеге билгеләмәсендә дә җөмләне ул “сөйләм итеп төзелгән” берәмлек, ди. Аннары шул төшенчәне аңлатып бирергә теләгәндәй җөмләгә икенче – өстәмә билгеләмә дә тәгаенли: “тоташ бер аһәң белән сөйләнгән, бер тыныш белән тукталган, бер-беренә бәйләнешле сүзләр җыентыгы”, ди. Бу бик әһәмиятле момент – Гыйбадулла Алпаровның бу фикере әйтелгәннән соң шактый гомер узгач әле урыс грамматиклары арасында интонация һәм пауза – җөмләне билгеләүче төп сыйфатлар дип ачыш ясап, җөмлә теориясендә яңа юнәлеш билгеләргә омтылыш ясадылар. Тик татар теле галимнәре җөмләнең бу сыйфатына салкынрак карады, чөнки безнең грамматика, шул исәптән үзен сөйләмне өйрәнүче фән дип танытырга омтылган синтаксис та фикерне белдерүнең язма рәвешенә генә таянган. Ни кызганыч, әле дә шулай дәвам иттерелә.
   
Алай да тел гыйлемендә җөмләне төрләргә бүлеп анализлаганда, әлеге нисбәт башлыча саклана. Вәли Хангилдин синтаксис фәненең җөмлә нәзәриясенә (теориясенә) караган хезмәтләрне җентекле өйрәнгәннән соң җөмлә төрләренең ике зур төркемгә туплануын ачыклаган: беренче төркем – ул мәгънәви-семантик билгеләре белән, ягъни сөйләүченең куйган максатына карап җөмлә төрләре; мәсәлән, барлык җөмлә, юклык җөмлә (бүгенге синтаксиста  раслау һәм инкарь җөмлә), хикәя җөмлә, сорау, өндәү, боерык җөмлә, үкенеч җөмлә һәм башкалар; икенче төркем – ул җөмлә эчендәге кисәкләрнең бер-берсенә мөнәсәбәте һәм аларны үзара бәйләгән ысул-чараларына карап төркемләү: гади, кушма, катлаулы җөмлә; җәенке, җыйнак, ким җөмлә; атау җөмлә, ияле җөмлә һ.б.
   
Бүгенге мәктәп һәм гыйлми грамматика да бу нисбәтне сакларга омтыла кебек. Әмма ул еш кына формаль омтылыш булып килеп чыга, бер яктан икенче якка ташлану бүген дә күзәтелә әле. Менә күренекле синтаксик Мирфатыйх Зәкиевнең җөмләгә карата фикер агышына игътибар итик. Гомумән, ул, синтаксисның моңарчыгы төрләрен һәм юнәлешләрен тарихый күзәткәннән соң аның берничә төрле булуын: логик (мантыйкый), семантик, коммуникатив, формаль һәм, ниһаять, грамматик синтаксис булуын бәян итә дә үзенең соңгысы кыйбласында торуын белдерә: “Грамматик синтаксис кына форманы эчтәлектән аермыйча карый, аның логика белән дә ачык мөнәсәбәте бар”, ди. Аның җөмләгә билгеләмәсе болай: “Сөйләмнең фикерне, кичерешне һәм ихтыярны хәбәр итә һәм сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдерә торган иң кыска берәмлеге җөмлә дип атала”. Билгеләмәдән күренгәнчә, җөмлә – сөйләм берәмлеге. Моны авторыбыз да аерып әйтә: “Сөйләм җөмләләрдән тора, һәм җөмлә, сөйләмнең төп берәмлеге буларак, аның ике төп үзенчәлеген – хәбәрлекне һәм модальлекне – үзендә чагылдыра”, ди (Зәкиев,1984, 123–128 б.).
   
Рәхмәт, галимебез сөйләм оештыру өчен төп берәмлек– ул җөмлә икәнен тәгаенләп, аларның башлыча сөйләмнең иң төп асылы хәбәрлекне һәм модальлекне белдерү өчен кирәклеген, димәк, җөмләләр шушы ике үзәкне белдерә алу үзенчәлеге белән аерылып торырга тиешлегенә басым ясый. Шуннан соң без авторның дәреслекләрендә шушы кыйбла  тайпылышсыз дәвам иттерелер дип көтәбез. Тик аның җөмләне төркемләү принциплары дигән схемасы ук бераз аптырашта калдыра. Анда беренче урында: җөмләләр иярчен кисәкләренең булу-булмавына карап, икенче урында баш кисәкнең санына карап ( ягъни җәенке. җыйнак яисә бер составлы, ике составлы), аннары әйтелергә мөмкин булган кисәкнең әйтелү-әйтелмәвенә карап (ягъни тулы, ким) һәм башка структур-грамматик билгеләргә таянып тәгаенләнә. Ә җөмләнең мәгънәви-семантик ягыннан тәгаенләнгән төркемнәре юкмыни?! Бар, анысы, мәсәлән, җөмләне нәрсәне булса да раславына  яки инкарь итүенә карап (раслау, инкарь җөмлә) яки әйтү максатының ничек булуына карап (хикәя, сорау, боеру һ.б. җөмләләр). Тик бу төркемнәр беренче урында түгел, болар икенчел дәрәҗәдә, ярдәмчел рәвешендә генә билгеләп үтелә. Алга таба да бөтен дәреслек җөмләне, әлеге дә баягы, шул җөмлә кисәкләренең әһәмияте-куелышына карап билгеләнгән төрләрен тикшерә. Әйтик, әйтү максаты буенча җөмлә төрләренә тулыр-тулмас 10 бит бирелгән, башкаларына 36 бит. Ә барыбер түгелмени, җөмләнең шул төрләре ахыр чиктә аның хәбәрлекне, модальлекне белдерүен чагылдыра лабаса, диярсез. Юк шул, монда пәри башка, җен башка. Әйтик, җәенке яисә ким җөмләнең шундый-шундый мәгънә төсмерен белдерүе ихтимал дип өйрәтү белән шундый-шундый мәгънә төсмерен белдерү өчен җөмләнең фәлән-фәлән төрен кулланырга була дип өйрәтү арасында аерма, шаять, бардыр, сөйләм оештыру өчен иң беренче чиратта җөмләләрнең нәкъ менә мәгънәви-семантик принциплар белән тәгаенләнгән төркем схемалары кул астында, аңыбызда булуы хәерлерәктер.
   
Шулай итеп, без мәктәп дәреслекләреннән, өстәвенә әле кайбер гыйлми хезмәтләрдән дә, иң мөһиме, тормыш тәҗрибәбез биргән мәгълүмәттән файдаланып, җөмлә турында бер нәтиҗәгә килә алдык шикелле. Җөмлә ул безнең аңда аралашу барышында сөйләм оештыру өчен әйтәсе тулы бер фикернең әйтер һәм тыңлар өчен уңайлы, җайлы булган, зуррак фикернең кечкенәрәк бер өлешен тәшкил иткән, чагыштырмача бөтен һәм тәмамланган кисәген эченә сыйдырган, шул эчтәлекне мәгълүм сүзләр һәм сүзтезмәләр составын мәгълүм бәйләү чаралары белән бәйләп, аны максатка (эчтәлеккә) яраштырып, тавыш интонациясе һәм дә ым, ишарә кебек чаралар белән дә әйтеп һәм кабул итеп була торган бер берәмлегедер. Аның менә шушы хәсиятенә җентеклерәк тукталу мәслихәттер. Уйландырган мисалларны барлый торыйк.
                                                Илдар Низамов,
                             филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 05.09.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»