поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
05.09.2019 Җәмгыять

Сөмбел Гаффарова: "Ике минут өчен 600 сум сорыйлар!"

"Җанварлар көрәкләп акча эшли!" дип белдерә язучы Әхәт Гаффарның кызы, драматург Сөмбел Гаффарова. Сүз Бауман урамындагы төрле җанварлар булып киенгән аниматорлар турында бара. Хәтерләсәгез, быел февраль аенда Сөмбел һәм тормыш иптәше Дмитрий икенче тапкыр әти-әни булганнар иде.

Бу хакта "Матбугат.ру"да да язып чыктык. Бу көннәрдә исә Сөмбел Гаффарова бәйрәм көне уңаеннан Бауман урамына төшкән. Андагы хәлләр турында ул болай дип яза (үзгәртмичә бирәбез):
 
"Без өч бала белән барабыз. Юлны зебрадан узганда кызларны Зебра эләктереп алды. И, рәхәтләнделәр! Әллә нинди формаларга керделәр. Без дә көлдек. “Фотога төшерегез!” дигәч, төшердек. Ахырда саубуллашканда миннән акча сорый Зебра. 100 сум сузам. «Бездә 300 сум тора», димәсенме? Әле янына тагын бер егет килеп җитте. Алдан сөйләшенмәгәч, көтелмәгән чыгым булды бу. Әмма сатулашып, балаларның да, үземең дә кәефемне кырмаска булдым. «Башка балалар өчен дә»! Туганнарыбыз ике кызы өчен 600 сум чыгарып бирергә тиеш булды! Ике минутлык фотога төшү өчен… Әле сыйфатлы чыгармы соң телефонга тиз-тиз төшергән фотолар? Ахырда 600 сум түгел, 400 сумга килештеләр. Барыбер юшкын булып калды. Борынны асылындырмадык, күңел ачуны дәвам иттек. Башка көннәрне дә шулай акча сыпырамы ул җанварлар? Күпме кешедә Баумандагы Зебра белән фотосын күргәч, бушлай, мэриядән бүләк дип уйлаган идем", дип яза Сөмбел Гаффарова.
 
 
Аның бу посты интернетта зур гына "дулкын" күтәреп алды.
 
"Ой, мин дә шулай кызык булдым бит беркөнне генә Бауман урамындагы күгәрченнәр белән. 300 сумны каерып алып калдылар. Син әйтмешли, төшерде-төшерде дә... Сизми дә калдым, кулдан сотовыйны алып кадрлар ясый башлаганын. Әле картадан акча күчердем. Бала- чага кебек як-ягына каранып йөрсәң, шулай була икән"

"Төштеееек! Кабан буенда! Гәүһәрне үзе йолкып алды да әйдә төшәбез ди! Төшердем.... Аннары телефонымны алып балага тоттырып куйды, әниең белән төшәм хәзер ди! Мин уңайсызланып беттем: күтәрә, төшерә, рөхсәт сорап тормый. Тамаша тәмамлангач, "может отблагодарите как-нибудь" ди! 200 бирдем! "Нееет, детский 300, взрослый 500, мадам!" ди. Наличный акча юк дим, картага күчерегез ди, күчердем инде! Но алдандым бит дигән хис күңелне тырнап, аптыратты! "Фотосессиядән" жүнле бер фото да юк иде - бала телефоннан төшергән кәкре сурәтләр генә!"

"Без дә төштек. Котылып кына булмый бит! Акча сорап җибәрми аптыраттылар. Ләкин без бирмәдек, чынлап та акча юк иде, сбербанк картасы юк, дидем"

"Бераз тонны күтәрергә туры килде, әмма барыбер түләмәдем. Бу хакта һәммәбезгә дә язып чыгарга кирәк! Күпме кешене алдыйлар бит!"

"Улым белән кочаклаштылар, мине дә кочарга маташа, мөртәт. Бик приставучийлар. "Фотога төшик", - дип арттан калмагач, аңладым да имәндә икәнлеген чикләвекнең, " А мы не хотим", - диеп, тайдык. Аларның шакшылыгы, пычраклыгы әле... Тузанга баткан. "Мондый һөнәргә ризалашырга ни этәрә икән?! " дип, ирем бн шактый гына сөйләшеп бардык..." дип комментарийлар яза укучылар.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 05.09.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»