|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.09.2019 Криминал
Чирмешәндә яңа туган сабыйны полиэтилен пакетта ташлап калдыру мизгеле ВИДЕОга эләккәнТикшерү комитеты Татарстанның Чирмешән авылында әнисе яңа туган малайны пакетта ташлап калдыру видеосын бастырган. Искәртеп узабыз, сабыйны кичә супермаркет директоры кибет бинасы янында табып алган иде. Бала исән, аны Әлмәтнең перинаталь үзәгенә җибәргәннәр. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан. Баланың әнисе тоткарлаган. Аның сүзләренчә, тулгаклары башланганда ул урамда булган. Сабыйны хатын куаклар арасында бәбиләгән, ә аннары кендеген өзеп, баланы эш урыныннан ерак түгел пакетка салып калдырган. Хатын-кызның кияүдә булуы, 8 һәм 10 яшьлек ике бала тәрбияләве билгеле.
--- |
Иң күп укылган
|