|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.09.2019 Криминал
Татарстанда яңа туган баласын пакетка салып ташлаган хатынның кем булуы билгелеЧирмешәндә яңа туган баласын, пакетка салып, кибет янында ташлап калдырган ананы кулга алдылар. Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр, дип яза Татар-информ. “Эзләү вакытында полиция баланың әнисенең кем булуын ачыклады. Ул бала табылган кибеттә эшләүче 36 яшьлек сатучы булып чыккан”, - дигәннәр полициядә.
Агентлык чыганагы хәбәр иткәнчә, хатын баласын үз иреннән тапмаган. Җинаятьтә шикләнелүче хатынны кулга алганнар. Хәзерге вакытта җәза билгеләү мәсьәләсе хәл ителә.
Алдарак “Татар-информ” Чирмешән авылында кибет директорының бина янында азык-төлек пакетына салып калдырылган яңа туган ир бала табып алуын хәбәр иткән иде. Бала ялангач һәм өшегән булган.
Ир-ат кичекмәстән полиция хезмәткәрләре һәм табиблар чакырган. Яңа туган баланың хәле уртача авыр дип бәяләнгән. Аны хастаханәгә алып киткәннәр. Ә әнисен эзләүгә игълан иткәннәр.
Бу хәл буенча “Әнисенең яңа туган баланы үтерергә омтылуы” маддәсе буенча җинаять эше ачылды.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|