|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.09.2019 Шоу-бизнес
"Кем-кем? НЛО!" - Хәмдүнә Тимергалиева һәм Вадим Захаров космик масштабта май урлауга юл куймаган (ВИДЕО)Биектау сөт комбинатының "Елмай" дигән вируслы ролигы ютубта рекордлы караулар җыярга мөмкин. Вадим Захаров, Хәмдүнә Тимергалиева, "Мунча ташы" театры артистлары, Әбри Хәбриев, Таһир Гайнулллин, Фәрит Галиев һәм Арча Шамкае катнашында өр-яңа клип җырының сүзләрен Айдар Минһаҗев, көен Айдар Тимербаев язган. Ролик эчтәлеге нигезендә "Елмай" исемле атланмай артыннан хуҗабикә, аферист артистлар һәм хәтта чит планета кешеләре аулау тарихы ята. Сюжет финалына аеруча пикантлыкны кадр артында яңгыраган һәрбер татарстанлыга таныш тавыш өсти.
«Җыр белән яшәргә дә, эшләргә дә күңеллерәк бит, – дип шәрехли идеяне уйлап табучылар. - Башта Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева һәм атказанган артист Вадим Захаров башкаруындагы «Елмай» турындагы композиция туды, ә аннары «Мунча ташы» эстрада театрыннан безнең дусларыбыз җырга менә шундый мәзәк клип төшерде».
Биектау сөт комбинаты «Елмай» бренды белән лаеклы горурлана. Марка базарга ел ярым элек чыккан. Әмма комбинаттан көн саен «Августина» сәүдә челтәренә һәм фермер базарларына 10 тонна май озатылганлыктан, казанлылар табигый һәм тәмле продуктны тулысынча бәяләгән инде дияргә мөмкин.
Ә күптән түгел комбинат республикадан читтә, Мәскәү балалар бакчалары һәм мәктәпләрне үз мае белән тәэмин итә башлаган.
--- |
Иң күп укылган
|