|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.09.2019 Хәвеф-хәтәр
Мәктәптә укучылар өстенә түшәм җимерелеп төшкән (ФОТО)Бүген иртән Омскның 88-нче санлы гимназиясендә мәктәп укучылары өстенә түшәм җимерелеп төшкән. Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә унынчы сыйныфта укучы кыз нык зыян күргән, дип яза җирле басмалар. Шаһитлар сүзләренә караганда, гимназиянең ашханәгә бара торган коридор түшәмнең бер өлеше ишелгән.
Фотода идәндә бетон кисәкләре һәм түшәм плиткасы аунавы күренә. Ашыгыч ярдәм табиблары зыян күргән укучы кызның баш мие җәрәхәтләнүен әйтә. Моннан тыш, аның күзенә известь кыйпылчыклары эләккән. Урында Мәгариф департаментыннан комиссия эшли, дәресләрне туктату мәсьәләсе хәл ителә,
--- |
Иң күп укылган
|