поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.09.2019 Мәдәният

Тинчурин театрына баш режиссер куелмаячак

Алдагы ике елда Тинчурин театрына баш режиссер куелмаячак. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Тинчурин театрындагы вазгыять буенча рәсми аңлатма бирде.

“Учреждение уставы буенча директор белән дә, баш режиссер белән дә контракт каралмаган. Без закон буенча директор белән контракт төзибез. Безнең әлегә баш режиссер вазифасына кандидатурабыз юк”, - диде Ирада Әюпова. Министр фикеренчә, хәзер иң мөһиме вазгыятьне кайнатмаска, аны бераз суытып торырга кирәк, дип яза Татар-информ.
 
“Бу театрда гауга-аңлашылмаучанлыклар күптән бара. Баш режиссер белән директор арасындагы каршылык мин министрлыкка килгәнчегә кадәр дә бар иде. Мин министрның беренче урынбасары булып эшләгәндә дә аларга энергияләрен иҗатка тотарга тәкъдим иттем. Шул вакытта, хәтерләсәгез, без беренче тапкыр Тинчурин фестивален уздырдык”, - ди министр.
 
“Артист өчен иң мөһиме – сәхнә иҗаты һәм иҗади үсеш. Алга таба министрлык ярдәме белән театрда яңа спектакльләр куела башлаячак. Алар жанрлары белән төрле булачак. Монда бары тик музыкаль спектакль дигән сүз юк - комедия дә, драма да, трагедия дә, музыкаль спектакльләр дә булыр. Алар барысы да бары тик татар телендә генә булачак”, - дип ассызыклый Ирада Әюпова.
 
“Без ике елга тайм-аут алабыз. Труппа төрле режиссерлар белән эшләп карасын. Шул исәптән, теләге һәм проектлары булса, чакырылган режиссер буларак, Рәшит Заһидуллин белән дә эшләрбез”, - ди министр. Ул министрлыкның Тинчурин театрының иҗади җитәкчесе мәсьәләсенә ике елдан соң әйләнеп кайтачагын әйтте.
 
6 сентябрь – Тинчурин театрының баш режиссеры, 26 ел дәвамында театрның сәнгать җитәкчесе булган Рәшит Заһидуллинның әлеге театрда соңгы эш көне. Театрның баш режиссеры буларак, аның белән контракт озайтылмады.
 
Тинчурин театрын музыкаль театр итү буенча бернинди дә хөкүмәт карарлары булганы юк, ди министр Ирада Әюпова.
 
Соңгы елларда Тинчурин театры базасында Музыкаль театр булдыру буенча фикер алышулар барды. Тинчурин театрының баш режиссеры Рәшит Заһидуллинның эштән китүе мәгълүм булгач, бу тема кабат калыкты.
 
Ирада Әюпова әйтүенчә, Тинчурин театрының музыкаль булу-булмавы турында соңгы елларда бернинди дә документлар булганы юк.
 
“Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елда чыккан карары буенча театрга труппаны көчәйтү максатыннан өстәмә акчалар бүленеп бирелгән иде. Театрның атамасына, репертуар сәясәтенә үзгәрешләр кертү буенча башка карарлар булганы юк. Эмоцияләрдән китеп, фактлар һәм аргументлар белән генә сөйләшергә тәкъдим итәм. Театрда иң мөһиме – иҗат. Иҗат белән шөгыльләник!” – ди министр.
 
Ирада Әюпова Тинчурин театрында музыкаль спектакльләр генә түгел, төрле жанрларда спектакльләр куелачагын әйтте. “Комедия дә, драма да, трагедия дә, музыкаль спектакльләр дә булыр. Хәзер берничә проект бар. Конкурс аша аларның иң яхшыларын сайлап алабыз да эшлибез. Алар барысы да бары тик татар телендә генә булачак”, - ди ул.
 
Ирада Әюпова Тинчурин театрында Илгиз Зәйниев һәм Фәрит Бикчәнтәевларның да спектакль кую мөмкинлеген әйтә. 
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 03.09.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»