|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.09.2019 Матбугат
7500 сумга риза булмаган "экс-телеканал йөзе" Зөһрә Уразбахтинаның яңа эш урыны билгеле«Татарстан 24» телеканалында алып баручы Зөһрә Уразбахтина эшеннән киткән, дип яздык. Ул 7500 сум тәшкил иткән хезмәт хакыннан риза булмаган. Телеканалда 3,5 ел эшләгән Зөһрә "Татарстан 24" каналының йөзе булудан аңлы рәвештә баш тартуы һәм барысын да аңлап китүен әйтә. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, журналист эшсез утырып калмаган. Хәзер ул «Ак Барс» хоккей клубында эшләячәк. Яңа вазыйфасында Зөһрә Мәхмүт Аракаев белән уртак проект алып барачак. Беренче чыгарылышның премьерасы бүген 19:15 сәг планлаштырылган. Программа Казан клубының ЦСКА белән уены башланырга 15 минут кала чыгачак. Фото: соцсети
--- |
Иң күп укылган
|