|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.09.2019 Җәмгыять
Татарстанда "әбиләр чуагы" башланаАтна уртасыннан Татарстанга җылы һава торышы киләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. 3 сентябрьдә Татарстан көнчыгышында урыны белән бераз яңгыр явачак. Көндез һава температурасы +14, +19 градуска кадәр җылыначак. Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә, 4 һәм 5 сентябрьдә, республика территориясендә бераз җылыначак. Төнлә термометр баганалары нульдән 4 градуска кадәр төшәчәк, көндезге сәгатьләрдә һава температурасы 15 тән 21 градуска кадәр җылы булачак. 5 нче сентябрьдә генә урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин.
Метеорологларның фаразларына караганда, җомга һәм шимбә көннәрендә, 6 һәм 7 сентябрьдә, Татарстанда температура фоны тагын бераз артачак. Төнлә термометр баганалары +7 градуска кадәр төшәчәк, көндез һава 17-22 градуска кадәр җылыначак. Шул ук вакытта Республика территориясендә явым-төшем көтелми.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|