|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.09.2019 Криминал
Ике бала анасы "берсен булса да аякка бастырыйм" дип төпчеген үтергәнБаласын буып үтергән хатын кызы турында кайгыртканмы? Кечесен үстерүе читен, берсен булса да аякка бастырыйм, дип уйлавы турында хәбәр итә ул. Бүген кызы кайда соң? Дүртөйле районының Исмаел авылында иртәгә әнисе кулыннан үлгән Тимурны җир куенына салалар. Ә аның 5 яшьлек апасы Камилланың язмышы - кыл өстендә.
Әнисен тикшерү изоляторына алып киткәч, кызчыкны социаль приютка озаталар.
"Камилла әле социаль приютта, анда вакытлыча караучысыз калган балалар яши, - ди Дүртөйле районы хакимиятенең опека һәм попечительлек бүлеге модире Илфира Фаррахова. - Туганнарыннан әлегә хәбәр булмады, теләсәләр, алар баланы үзләренә алала. Сабый үзен яхшы хис итә, ул бик ачык, сәламәт кыз".
Әнисе сәламәт дип табылган хәлдә, ана белән бала бер егерме елдан соң гына очрашачактыр әле, дип яза Кызыл таң.
Фото: "Башинформ"
--- |
Иң күп укылган
|