|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.09.2019 Мәдәният
Камал театры берничә этаплы конкурс игълан итә114нче сезон ачылыр алдыннан Камал Театры спектакльләр хакында фикерләр конкурсы игълан итә. Конкурста катнашу шартлары: 1. Камал театры спектакльләре турында фикер язарга. Язманың күләме 500 тамгадан артмаска тиеш.
2. Язылган фикерне театр төркеме виджетында беркетергә. Бер катнашучыдан 3 рецензиягә кадәр кабул ителә.
3. Язган фикерегезне инстаграм яки вконтакте битегездә урнаштырырга (аккаунт ачык булырга тиеш) һәм #виптамашачы #камал114сезон #камалтеатрыняратам хэштэгларын куярга.
4. Театр төркеменә язылырга.
5. Әлеге язманы үз битегезгә урнаштырырга.
6. Автор конкурска шәхси язмасын гына тәкъдим итә ала. Күчереп алынган текстлар конкурстан чыгарыла.
7. Конкурста яңа язмалар белән генә катнашырга мөмкин. Элегрәк матбугатта бастырылган язмалар кабул ителми.
Конкурс этаплары:
26 август–12 сентябрь - эшләр кабул ителә;
13-15 сентябрь – жюри 10 иң яхшы рецензияне сайлап ала;
16-29 сентябрь – Камал театры төркемендә иң яхшы язмага тавыш бирү оештырыла;
30 сентябрь – җиңүче игълан ителә. Җиңучене рәсми рәвештә котлау - 114 сезон ачылышында 4 октябрьдә булачак.
Конкурсның төп бүләге - ВИП-абонемент – 114 сезонның һәр премьерасына 2 кешелек чакыру билетлары.
Барыгызга да уңышлар!
--- |
Иң күп укылган
|