поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
02.09.2019 Мәдәният

Борынгы Байтуган кунаклар каршылады

Тирән тарихлы борынгы Байтуган авылы 28 июньдә Х Бөтенроссия авыл Сабан туе кунакларын каршылады. Иртәнге якта табигать аз гына елап алган иде, әмма Сабан туе көне икәнлеген исенә төшереп, яңгыр суында коенган кояш ялтырап чыккач, хуҗалар да, кунаклар да сөенде.

Байтуган халкы бу бәйрәмгә яздан ук әзерләнә башлаган иде. Авылдашларның һәрберсе, Бөтенроссия авыл Сабан туена үз өлешен кертергә теләп, музей-йортыбызны яхта лагы белән буярга, чәчәкләр утыртырга, борынгыдан калган келәтне читән белән тотып алырга, ачык һавада сакланучы чана-арбалар урынын поликарбонат белән ябарга булыштылар. Хәзер инде яңгыр да, кар да зыян китерә алмас. Келәт тә, кое да, коймалар да буялды. Моның өчен барча авылдашларыма зур рәхмәтләремне белдерәм һәм исәнлек-саулык телим. Музей-йортыбызның капкасына зур хәрефләр белән “Рәхим итегез, кунаклар” дип язып куйдык, кайберәүләре фотога төшүләрен шуннан башлый.
 
Менә бер-бер артлы зур автобусларда Башкортостан, Татарстан, Оренбург, Ульян, Төмән, Бурятия, Пенза делегатлары килә башладылар, күбесе үзләренең машиналарында, аларның да ниндие генә юк! Кунаклар арасында бик күп журналистлар, язучылар, “Ак калфак” оешмалары әгъзалары, депутатлар, мәктәп укытучылары, музей хезмәткәрләре, югары белем бирүче педагоглар, мәдәният хезмәткәрләре...
 
Җомга көне татар милләте өчен иң кадерле көннәрнең берсе булганлыктан, кунакларның “Әлифба” музеена сәяхәте күңелләрендә мәңге саклансын дип без бик тырыштык. Урамда бик зур өстәл корып, татарның гореф-гадәте буенча, милли ризыкларның төрлесен тезеп чыктык. Монда әбиләребез яраткан тары коймагы да, пәрәмәчләр, төрле кыстыбыйлар, бәлешләр, җир җиләге кайнатмасы, хуш исле бал янында зур-зур самавырлар кайнап утыра. Кунаклар тәмләп чәй эчкәндә: “Туган йортыбызда әби белән бабайда кунакта булган кебек хис итәбез”, - дип рәхмәтләрен белдерделәр.
 
Кунакларны мәктәп балалары каршы алдылар. Алар Сәләй Вагыйзовның укучысы, “Ватаным Татарстан” газетасы редакторы урынбасары язган “Әлифба” дип аталган шигыре белән сәләмләделәр. Кунаклар арасында экскурсоводны күз яшьләре белән тыңлаучылар да бар иде.
 
Бу көнне Байтуганга 300ләп кунак килеп китте. Матур табигатебезгә, борынгы тарихыбызга, авылдашыбыз – Әлифба китабын язучы горур Байтуган улы Сәләй Вагыйзов һәм аның тормыш иптәше Рәмзия Вәлитова хезмәтенә сокланып, чын күз яшьләре белән елаучылар бик күп булды. Бигрәк тә ана теле укытучылары: “Без бит белмәгән идек аның шундый аяныч язмышын, күпме михнәт кичерүен”, - диештеләр.
 
Ә кунаклар китабына күпме матур теләкләр, җылы сүзләр язып калдырдылар алар! Әле дә көн саен диярлек илебезнең төрле почмакларыннан шалтыраталар, тагын килергә, балаларны, укытучыларны алып килергә җыеналар.
 
Самара өлкәсенең “Туган тел” җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүровның изге эше – тау башына зур хәрефләр белән “Әлифба” сүзен яздырып беркетеп куюы Бөтенроссия Сабан туе кунакларын шаккатырды. Байтуганга кергәндә бу сүзне күргән һәр кешенең күңелләре нурлана, ирексездән күзләр яшьләнә, дип уртаклаштылар кунаклар һәм зур рәхмәтләрен белдерделәр.
 
Бәйрәм алдыннан Яңа Усманнан килгән Тәскирә Еремеева музейга чиккән зур сөлге бүләк итте. Анда роза чәчәкләре арасында зур хәрефләр белән болай дип язылган:
 
Онытмагыз һичкайчанда
 
Әби-бабагыз телен.
 
Әлифба өйрәтте безне -
 
Без аннан алдык белем.
 
Онытмыйк ана телен.
 
Шушы сөлге янында да, Әлифба һәйкәле миниатюрасы янында да, Сәләй Вагыйзовның самавыры, китаплары, читәне, келәте, коесы, чишмәләре янында фотога төшүче бик күп булды. Ә киткәндә кунакларга музей-йортыбыз төшкән сувенирлар бүләк иттек.
 
Кунаклар китте, ә без, шушы зур бәйрәмне оештыруда катнашкан авылдашларыбыз, эшләгән эшләребезнең әһәмиятен аңлап, рухи яктан баеп калдык. Музейны булдыру, кунакларны кабул итү эшенә өлеш керткән барча авылдашларыма олы рәхмәтләремне белдерәм. Барыгызга да саулык-сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, күңелләрегезгә тынычлык, аяз көннәр, тыныч төннәр телим, Аллаһы Тәгалә сезне рәхмәтеннән ташламасын.
 
Нурания АБЗАЛОВА.
 
Рус Байтуганы авылы,
 
Камышлы районы.

---
Бердәмлек
№ --- | 02.09.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»