поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
02.09.2019 Шоу-бизнес

Белем бәйрәме – «акча убыры», яки «Йолдызлар» 1нче сентябрьгә әзерме?

Әле кайчан гына җәй җитә дип шатланган булсак, инде көзгә дә аяк басабыз икән. Көз белән бергә Белем көне дә җитә. Бу көнне күп кенә укучылар «тагын җиттемени инде» дип уфтанса, ата-аналар «Аллага шөкер» дип шатланалардыр. Ә татар җырчылары һәм юмор осталары 1нче сентябрь көнен зарыгып көтәме? Алар үзләренең мәктәп елларын хәтерлиме? Шушы сорауларга җавап эзләп, артистлар арасында сораштыру уздырырга булдык.

Айдар Галиәскәров: «10нчы классны яраттым»
 
– Мин үзем мәктәпне яратмадым дип әйтә алмыйм. Безнең заманда ЕГЭлар, ВПРлар булмаса да, 9нчы һәм 11нче класстан соң төрле сынаулар тапшыра идек. Бәлки шуңа да, минем өчен 10нчы класс иң яраткан елым дип истә калгандыр. 9ны инде үткән, алдагысы турында әле кайгырасы юк. Ләкин чәчәк бәйләмнәре тотып, костюм-чалбардан укырга барган көнемне бүгенгедәй хәтерлим. Гомумән, тормыш үзе бер мәктәп бит ул. Безнең мәктәп тормышы белән хәзерге мәктәп тормышын чагыштырып булмаса да, тормыш бөтенебезне дә барысына да өйрәтә. Минем үземнең малайларым балалар бакчасына да, мәктәпкә дә йөрми әле, шуңа күрә аларның үз-үзләрен тотышларын, белем көненә ничек әзерләнгәннәре турында сөйләргә иртәрәктер. Монысын вакыт күрсәтер.
 
 
Ландыш Нигъмәтҗанова: «Балалар белән яңадан укыйбыз»
 
– Күп һәм төрле мәктәпләрдә укырга туры килде. Бәлки, гел күченеп йөргәч, һаман яңа мохиткә эләккәч тә, шулай булгандыр, мәктәпне ярата идем. Ләкин хәтеремдә уелып калган кызыклы вакыйганы искә төшерә алмыйм.
 
– Тормыш үзе бер мәктәп дигән фикер белән килешәсезме?
 
– Әйе, килешәм. Еллар үткән саен без нәрсәгәдер өйрәнәбез, төшенәбез, нәтиҗә ясыйбыз.
 
– Социаль челтәрләргә «Ниһаять 1нче сентябрь җитте – балалардан котылдык» дигән көлдермешләр урнаштыралар. Белем көне балалардан котылу көнеме ул?
 
– Бу көлдермеш матур яңгырамый. Балалардан котылам дип әйтергә ярамый да инде. Сентябрь җитте дә, алар бакчага, мәктәпкә китте һәм шуның белән бетте түгел бит. Ул укудан кайткач дәрес әзерләү, китап уку бар. Гомумән, балалар белән бергә яңадан укыйсың. Бергәләп укыйсың, өйрәнәсең. Минем балаларым да бу көнне зарыгып көтә дип әйтә алмыйм, ләкин алар бакчага да, мәктәпкә дә барырга кирәк икәнен аңлый. Кечкенә улым Гомәр кайчакта балалар бакчасына барасым килми дип әйтеп куя, ләкин барыбер барачагын яхшы белә. Әнвәр исә белем алуның кирәклегенә төшенде. Алай киреләнеп, бармыйбыз дип көйсезләнгәннәре юк.
 

Ләйсән Гыймаева: «Чыгымнар аз түгел»
 
– Белем бәйрәме килеп җитте дә инде. Менә әле бүген генә балалар белән җыелып, мәктәпкә әйберләрне барлый башладык. Кибеткә чыксаң, кирәк әйбер күп бит ул. Быелгы җәй дә бик тиз үтеп китте. Олы кызларым өйдә вакытта миңа рәхәт иде әле, чөнки алар миңа бәләкәчне карарга да, өй эшләрендә дә гел булышалар. Менә бу турыда уйлагач, бераз гына күңелсез булып китте әле. Кызларыма да әйтеп куйдым: «Көне буе нишләрбез инде без Зәйнәп белән. Сезне сагынырбыз инде» дим. Кызларымның мәктәбе – иртә таңнан соңга кадәр. Алар иртәнге җидедә өйдән чыгып китәләр дә кичкә кадәр кайтып кермиләр. Башта уку, аннары музыка мәктәбе, бию һәм башка түгәрәкләр. Кич белән эштән кайткан кебек, арып-талып кайтып егылалар. Шуңа күрә тагын бер ай ял артык булмас иде.
 
– Балалар үзләре мәктәпне сагыналармы?
 
– Алар үзләренең дусларын, классташларын сагына. Зур кызым «Мәктәпкә барасым килә инде минем, сагындым» диде, Зифаның алай исе китми әле. Ләкин бармыйбыз, дип киреләнмиләр. Алтын урталыкта дисәк ялгыш булмас.
 
– Мәктәпкә әзерләүгә акча күп тотыламы?
 
– Акча чыкмыйча калмый, тегесенә дә, бусына да кирәк. Алар бик тиз үсә. Узган елгы киемнәре ярамый, икешәр форма алырга кирәк. Ел саен өч-дүрт блузка алалар. Белмим, әллә кызлар булгангамы, киемнәрне бик күп әзерлибез. Югыйсә, уку елы уртасында блузка да табып булмый. Бер елны шулай сентябрь башында бер-икене генә әзерләп куйган идем, кыш җиткәчтен блузка табып булмады. Форма һәм блузка еш киелә, еш юыла, шуңа да тиз туза. Бала кечерәк вакытта кием бигрәк тә тиз туза. Алар башлангычта укыганда краскага да, ручка пастасына да батып бетә. Ел буена 4-5 блузка, 2шәр форма, сарафан, бик күп колготкилар алабыз, чөнки ул урындыкка эләгеп тишелә, икешәр пар аяк киеме алабыз. Шуңа күрә чыгымнарыбыз аз түгел.
 
 
Лилия Муллагалиева: «Мин тынгысыз һәм усал идем»
 
– Мәктәптә укыган чагымны сагынам дип әйтмәс идем, чөнки мәктәп яшендә мин малайлар кебек тәртипсезрәк, тынгысызрак, усал идем. Гел җыр конкурсларында катнаштым. Мәктәп һәм район күләмендә үткәрелгәннәренә генә түгел, республика ярышларына да бара идем. Алдынгы урыннар алып кайтканга күрә бераз жәлләбрәк йөрткәннәрдер инде мине. Малайлар белән гел сугыша идем, укытучылар һәрвакыт «үскәч кем булырсың инде син» дип әйтә торганнар иде. Хәзер укытучылар белән көлешәбез инде боларны искә алып. Өстәл сындырулар, ишек ватулар кебек әйберләрне күп күрдем инде мин, кыз бала булсам да. Эшләмәгән эш тә юк иде анысы. Стенгазетаны гел мин чыгардым. Беләмме белмимме, барысын да эшләп карарга ияләнгән бит.
 
 
– Сезнең өчен тормыш үзе зур мәктәпме?
 
– Әйе. Тормышта һәрвакыт яңа әйберләргә өйрәнәсең. Юк, мин моны булдыра алмыйм, миннән булмый дисең, ләкин тормыш барысына да өйрәтә. Яшәеш көннән-көн алга таба бара, үзгәрә, шуңа күрә кеше дә аңа яраклаша һәм тормыш мәктәбен үтә. Аллага шөкер, балаларым минем өчен беркайчан да йөк булмады. «Уф, арыдым, ярый әле 1нче сентябрь җитә, ярый әле авылга кайтарып атабыз балаларны» диючеләргә аптырап карыйм. Балаларымны яратам. Бер балам гына өйдә булмаса да, йорт буш кебек. Минем өчен аларның янда булуы, йортыбызның гөрләп торуы мөһим.
 
– Белем көне дә якынлаша, бу көнгә әзерләнәсезме?
 
– Быелгы җәй бик тиз үтте. Кояшы һәм җылысы аз булгангамы, ял иткән кебек тә түгел. Кызым Эльвина спорт акробатикасы түгәрәгенә йөри. Шуңа күрә июнь буе ярышлардан кайтып кермәде. Ял итәргә өлгерми дә калдылар. Хәзер математика фәнен исенә төшерә башладык. Ильяс исә, Алла боерса, балалар бакчасына барырга тиеш. Хәзер бала-чаганы укыту бөтенләй аерым хикәя бит ул. Китап–дәфтәрдән башлап эчке киеменә кадәр – барысы да акча сорый. Хәзер уку китапларының күбесен үзебез сатып алабыз. Ә кибеттә кирәкмәгән әйбер юк, барысы да кирәк.
 
 
Люция Мусина: «Мәктәпне сагынмыйм»
 
– Үзем мәктәпне сагынмыйм, ләкин бер генә көнгә булса да шул чакка кайтып килү мөмкинлеге тусын иде. Хәзер без тормыш мәктәбе укучылары инде. Аллага шөкер, улыбыз Айрат быел Аухадеев исемендәге музыка көллиятенең өченче курсына бара. Кызыбыз Миләүшә 10нчы мәктәпнең 8нче классына күчте. Укуларын икесе дә зарыгып көтәләр. Чыгымнарга килгәндә, кемдер өчен күп, кемдер өчен аз булырга мөмкин. Шулай да балалар өчен берни жәлләмибез, сыйфатлы әйберләр генә алырга тырышабыз.
 
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА сораштырды, Безнең гәҗит

---
Матбугат.ру
№ --- | 02.09.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»