поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
01.09.2019 Дин

Барыбызга да шунда кайтасы. Зират эченә трактор белән керергә ярыймы?

Ташландык хәлдә дә яхшы түгел, чистартсалар да, сүз чыкмыйча калмый. Зиратлар мәсьәләсендә урталык кайда? Чистартырга алынганнар икән, анда техника белән керергә ярыймы, әллә юкмы? Нинди агачларны кисәргә, кайсылары калса да ярый? Киләчәктә зират чатырманлыкка әйләнмәсен өчен, халык нинди кагыйдәләрне истә тотарга тиеш? “ВТ” хәбәрчесе әнә шул сорауларга ачыклык кертте.

Кырык елдан кабер булудан туктый
 
Кулга каләм алырга Саба районы Сабабаш авылы зиратында төшерелгән видео сәбәпче булды. Анда бер ир кеше, бу хәлләрдән безнең күңел елый, дип, сүтелгән чардуганнарны, җирдә аунап яткан кабер ташларын күрсәтеп йөри. Зират эчендә авыр техника йөргәнлектән, җир изелгән… Мәңгелек йортта чистарту эшләрен шулай тупас алып бару ярыймы икән? Без авыл кешеләре белән элемтәгә кердек.
 
Сабабаш авылыннан исемен атамауны үтенгән кеше зиратның чытырманлыкка әйләнгәне, авыр техника кертмичә мөмкин булму турында сөйләде. “Халык чардуганнарны үзе сүтте, ташларны үзе читкә куйды. Ләкин караучысыз каберләр дә бар. Алар зыян күргән, ахрысы”, – диде ул.
 
Шушы ук авылдан Рәфисә Шәйдуллина исә видео авторы белән килешеп бетми:
 
– Алдан ук агачларны кисәбез дип хәбәр иттеләр, шуңа күрә һәр кеше әти-әнисенең, туганнарының каберен барларга тиеш иде. Ул зур агачлар череп, сынып, кабер өсләренә төште. Җыештырырга баргач, өскә төшмәсә ярар иде, дип уйлый идек. Ауган агачларны җилкәгә салып ташып булмый. Кисеп бетергәч, өмә ясап чистартырбыз. Чардуганны күчергәндә урынын билгеләп,  чөй кагып куйдык. Кемнәрдер, пластмасс шешә эченә язып, билге ясадык, диделәр.
 
Сабабашта халык ни өчен икегә бүленгән соң? Сабабаш – Лесхоз авыл җирлегенә керә. Аның башлыгы Айрат Әюпов әйтүенчә, бүген авылда яшәүчеләр бу эшкә каршы төшмәгән:
 
– Бу эш үзара салым акчасына башкарылды. Күмәк акчага нинди эш башкарыйк, дип киңәшләшкәч, авыл халкы зиратны чистарту эшен сайлады. Сабабашлыларга техника керәчәген әйттек, агач кискәндә зыян килмәсен өчен, чардуганны, кабер ташларын алып куярга тәкъдим иттек. Эш беткәч, ташларның барысын да үз урыннарына урнаштырып барабыз. Ризасызлык белдерүче шәһәрдә яшәүче кешедер дип уйлыйм мин. Чөнки эш башлар алдыннан үзара килешкәндә, беркем дә каршы төшмәде.
 
Татарстан казые Җәлил хәзрәт Фазлыевтан зират өстенә техника кертергә ярыймы, дип белештек. Ул болай җавап бирде:
 
– Бу мисалга килгәндә, үз күзең белән күрмәгәч, төгәл фикер әйтү кыен, ләкин чистарту эшләре алып барганда, техникасыз да булмый. Каберләрен үк актармаганнардыр, дип уйлыйм. Кабер өстеннән тракторның үтүе дә мөмкин. Аннан килеп, кабер кырык елдан соң кабер булудан туктый бит.
 
 
Сакчыл хуҗа альпинист чакыра
 
Татарстанда 3600 зират бар. Шуның 2800е – мөселман зираты. Бүген зиратларның 2300е тәртипкә китерелгән икән инде. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәтенең аксакаллар шурасы рәисе Айрат Әюпов сөйләде:
 
– Зиратларны чистарту эшләре күптәннән бара. Без район җитәкчеләре, авыл башлыклары, мәчет картлары белән берлектә эшлибез. Бу эш бик карап кына, сакчыл башкарыла. Яшел Үзән районының Карашәм авылында, мәсәлән, карт агачларны кисәргә альпинистларны чакырдылар хәтта. Алар агачларны тотам-тотам өстән кисеп, астагыларга биреп тордылар. Кабер ташлары ватылмасын өчен, шулкадәр сак эшләделәр. Бер тәүлек эчендә кара урман шикелле каберстанны чистартып кайттык. Ә инде кемнәрнең чардуганнары ватыла, авыл советы, халык бергәләп төзәтәләр. Зиратка трактор кертмичә булмый. Юан агачларны башкача төпләү мөмкин түгел. Күмәкләп эшләп, 2300 зират чистартылды, коймалары тотылды, сулары кертелеп, юллар салынды. Чистарту барышында XII – XV гасырларга караган кабер ташлары табылды. Чытырманлыкта нинди тарихи ядкәрләр яшеренеп яткан бит! Моннан тыш 25 районда укулар оештырдык. Зиратларны тәртипкә китерү –  бик зур эш. Мәсәлән, 1 чакрым юлны салырга 12 млн сум акча кирәк. 1 км юлга таш түшәр өчен, 4 млн сум таләп ителә. Уйлап карагыз, шушы изге эшкә Татарстан хөкүмәте, муниципаль берәмлекләр, авыл халкы күпме акча бүлеп бирде?! Ризасызлыкны исә күпчелек җирдә шәһәрдән кайтучылар белдерә. Соңыннан кайтып үпкә белдергәнче, күмәк эштә катнашсалар иде алар.
 
Айрат хәзрәт: “Зиратлар элек-электән тәртиптә торган, безнең бабайлар үрчи торган куаклар, зур булып үсә торган агачлар бик утыртмаган”, – ди. Каплап алып үсә торган Америка өрәңгесе – совет заманы күчтәнәче, ди хәзрәт. Зиратлар ташландык хәлгә килмәсен өчен, үзеңне тоту кагыйдәләрен булдырганнар. Анда кабер өстенә нинди агачлар утыртырга ярый, кайсылары ярамаганы да язылган. Җәлил хәзрәт иң отышлысының туя агачы булуын әйтә:
 
– Кечкенә, таралмый торган агачлар утыртырга киңәш итәбез. Туя куагы бик отышлы. Казанның мөселман зиратында исә бөтенләй дә агач утыртмыйлар. Анда чәчәк кенә утыртырга ярый. Агач картая, ава бит ул.
 
Буа районының кайбер авылларында чәчәк тә утыртмаска киңәш итәләр. Җәлил хәзрәт бусы белән килешмәде. “Кешенең күңелендә бар икән, утыртсын, бары тик ясалма чәчәкләр китермәсеннәр. Анысы инде – безгә ят күренеш”, – диде ул.
 
Зират мәсьәләсендә Айрат хәзрәт, күп нәрсә җирле башлыкка бәйле, дигән фикердә. Сүзен куәтләп, мисалга Ютазы районындагы Әпсәләм авылын китерде:
 
– Андагы шикелле төзек каберлекне мин, мәсәлән, чит илләрдә генә күргәнем бар. Юлы ясалган, коймалары тотылган, яңгыр яуса, каплавычы, җеназа урыны бар. Чистайда, Мамадышта, Кукмарада, Актанышта, Мөслимдә, Әлмәттә, Зәйдә дә эш күмәк төстә башкарылды. Мамадышта керәшеннәр татар зиратларын чистартты. Зиратларда 260 тарихи таш табылды, – дип сөйләде ул.
 
Сүз уңаеннан, Мамадыш районының Түбән Яке авылы мулласы Нәкыйп хәзрәт Сәгыйров, авыр булса да, кабер өсләренә техника кертмибез, ди.
 
– Ава торган агачларны ир-атлар җыелышып кисәбез. Билгеле инде, мондый эшкә керешкәндә, чардуганны сүтеп алмыйча булмый. Агачын кискәч, чардуганны кире урынына корабыз. Элек-электән техника кертмәдек. Атлар керткән бар, трактор юк. Сабабаш мисалына килгәндә, ризасызлыкның сәбәбе – белем җитмәүлектәндер дип уйлыйм. Барыбызның да Аллаһ йортына кире кайтасыбыз бар. Чиста, пөхтә булсын, дип уйлаган кеше ризасызлык белдермәс иде инде. Гадәттә авыл тормышын оныткан кеше була алар. Бу очракта ике якка да бер-берсе белән аңлашу кирәк дип уйлыйм, – диде ул.
 

Унсигезен кордык, унтугызынчысына да көч җитәр
 
Язмага нокта куярга җыенганда, редакциягә 93 яшьлек Наилә Фәйзуллина шалтыратты. Ул Сабаның иске зиратыннан бик борчылып кайткан.
 
– Зиратны чистарттылар дигәч, туганнарым ярдәме белән иске зиратка барып кайттым. Мин үзем Казанда торам, яшем олы булгач, еш кайтып йөри дә алмыйм, ләкин зиратка берничә ел элек кайтып, чардуганнарын буяп килгән идек әле. Анда минем әтием, Гайфулла абыем ята. Шушы абый сугыштан кайткач, әти кабере өстенә каен агачы утыртты, үз куллары белән кабер ташы ясап, аны да урнаштырган иде. Шул каенны кискәннәр икән инде. Ул да булмагач, каберне таба алмам дип курыккан идем, таптык, Аллага шөкер. Ләкин чардуганы әллә кая юкка чыккан. Читтә бер өем чардуганнар ята иде, ләкин безнеке ул өемдә табылмады. Мин инде хәзер нишләргә дә белмим. Хәллерәк чагым булса, башлыкка кереп, гозеремне үз авызларым белән әйтер идем, хәзер дәрманым калмады шул. Минем гозеремне газета аша ишетеп, әтием белән абыем каберләре таралып ятмасын өчен, чардуган куелмас микән?
 
Наилә әби гозерен Саба шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Расих Хәсәновка җиткердек. Ул әлеге зиратның 1972 елда ук ябык булуы турында әйтте. Әбинең гозерен тыңлагач, караучысыз калган 18 кабергә чардуган корганнарын хәбәр итте. “Үзе кайтып йөри алмаса, туганнары мөрәҗәгать итсен, ярдәм итәргә тырышырбыз. 18 кабергә чардуган куйдык, 19нчысына да көчебез җитәр”, – диде ул. Ахирәт йортын тәртипкә китергәндә, аңлашу – иң саваплысыдыр.

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 01.09.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»