поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
23.05.2010 Матбугат

ЯҢА ТАТАР МАТБУГАТЫ

“Ватаным Татарстан: өйдән-өйгә” акцияләре узганда, татар газеталарын төп укучысы кем, дигән сорауга җавап эзлибез. Авыл булмаса, матбугат та калмаячак икән ул.

Шәһәр мәдәният һәм гыйлем үзәге дип саналса да, татар газеталары анда кирәксез товар булып ята. Авылда гына ул бер гаилә 4-5 газетага языла. Гомумән алганда исә, татар газеталары, нигездә, авыл җирендә яшәүче урта һәм өлкән яшьтәге хатын-кызлар һәм пенсионер абзыйлар өчен чыга. Пенсионер әби, 3-4 мең сум пенсия алса да, майда яки ноябрьдә 500 сумын матбугатка сарыф итмәсә, пенсиясен хәләлгә санамый. Авылда иң күп газета алдыра торган өй тышкы яктан башкалардан әлләни аерылып тормый, ә иң төзек, иң бай, иң матур өйләрдә, кагыйдә буларак, бер газета да укымыйлар.

 

Татар газеталарын өлкәннәр генә алдыруы авыр уйларга этәрә. Яңа буынны, 20-40 яшьтәгеләрне татарча укырга өйрәтмичә, милли мәгълүмат чараларының ышанычлы киләчәге бар дип әйтеп булмый. Әйе, бөтен дөньясында шул ук хәл, башка илләрдә дә газета укучылар “картая”. Әмма шулай дип кул селтәсәк, дөрес булмас, чөнки башка илләрдәге халык матбугаттан башка да милли үзгәлекләрен сакларга сәләтле. Мәсәлән, рус кешесе рус газеталарын укымаса да, рус булып кала. Ә татар газеталары милли үзаңны үстерүче буларак милләтнең саклануында бик зур роль уйный.

 

Яңа буын татарларын татарча ничек укытырга соң? Авылда яшиме, шәһәрдәме, бу аек фикер йөртүче, чынбарлыкка җайлашырга тырышучы, прагматик буын. Бу – “яңа татар”. Өлкәннәрдән аермалы буларак, алар дәүләттән күп нәрсә өмет итми. Алар “Син үзеңнән башка беркемгә дә кирәк түгел” дигән кагыйдә белән яши. Күбесенең рухи ихтыяҗлары милли мохиттән аерылган, чөнки алар өчен нәрсәнеңдер татар булу-булмавы түгел, ә файда китерүе генә мөһим. Телевидениедән татар тапшыруы кызык түгел икән, ул аны татар булганы өчен генә карамаячак. Гайбәт, гыйбрәт һәм фаҗигале хәлләр язып кына да (татар газеталарының яраткан темасы) аларның игътибарын җәлеп итеп булмый. “Яңа татар” русча камил белә, шуңа күрә рус мәгълүмат чараларыннан үзләренә кирәкле информация табуда кыенлык кичерми. Нәкъ иномарка сайлаган кебек: сез бит автомобильнең кайда җитештерелгәненә игътибар итмисез, аның ышанычлы һәм уңайлы булуы мөһимрәк. Рус мәгълүмат чараларын да “яңа татар” үзе өчен җайлырак дип саный. Һич кенә дә халыкны гаеплисе килми. Татар маңкортлаша, татарча укымый, милли мәсьәләләр белән кызыксынмый, татар дөньясына, матбугатына битараф, дип халыкны гына гаепләү җаваплылыктан качуның иң җиңел юлы. Күпләр шуннан файдалана да инде. Ә матбугат үзе шул кешеләрнең мәнфәгатьләренә туры килү өчен нәрсә эшли соң? “Яңа татар”ның ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен татар газетасы русларда да басылмаган, файдалы, эксклюзив мәгълүмат белән тәэмин итеп торырга, ягъни рус газеталарын да узып китәргә тиеш. Татар матбугаты моңа сәләтлеме? Кызганыч, юк. (Рус мәгълүмат чараларының кайчан да булса татар матбугатын чыганак итеп файдаланганнарын хәтерлисезме? Хикмәт тел белмәүләрендә түгел, кирәк булса испан теленнән дә тәрҗемә итеп алалар.) Татар матбугаты журналист тикшерүе, сәяси фаразлар, кыю аналитика, профессиональ комментарийлар белән шаккатыра алмый. Дәрәҗәбезнең шактый түбән булуын танырга кирәк, җәмәгать.

 

Күптән расланган факт: дәүләт милкендә булмаган газеталар укучы күңеленә якынрак. Сәбәбе – азмы-күпме бәйсезлек саклауларында, хакимият структураларына хезмәт күрсәтергә мәҗбүр булмавында. Алар укучының мәнфәгатьләрен хөкүмәтнекеннән өстенрәк күрә. Шәхси эшмәкәр дәүләткә караганда һәрвакыт яхшырак идарә итә – дөнья икътисады тарихы моны дәлилләп күрсәтте инде. Мәсәлән, шәхси кибет сельподан әйбәтрәк хезмәт күрәсәтә. Үз-үзенә генә ышанган, дәүләтнең ярдәменә зур өметләр багламаган нәшир да шулай. Бәлки, матбугатны үстерүнең бер варианты буларак, аңа тулы бәйсезлек бирергә, шуның белән табигый сайланышка юл бирергә? Йөзә белмәгән кешене күлгә ташлап, аны йөзәргә өйрәтәләр бит. Шуннан соң халыкка иң кирәклеләре, үз урынын таба алганнары, “йөзәргә өйрәнгәннәре” яшәп калыр. (Балалар газеталары кебек тар аудитория өчен чыгучы басмаларны грантлар формасында эшләтергә мөмкин.)

 

Әйе, шуннан соң “сары” булмаган татар газеталарының, бәлки, уннан берсе генә батмый калачак. Милләт дип лаф оручылар мондый “шок терапиясе”н татар матбугатын бетерү дип кискен каршы чыгачак. Дәүләт тә мәгълүмат кырын кулдан ычкындырудан, сәяси монополияне югалтудан курка.

 

Әлбәттә, куркыта. Ләкин уйлап карагыз: сандамыни хикмәт? Татар матбугаты мәсьәләсендә Марксның диалектика закончалыгы һаман да эшләми бит безнең: сан сыйфатка китерми!


Илдар МИРГАЛИМОВ
Ватаным Татарстан
№ 100-101 | 21.05.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»