поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.05.2010 Мәгариф

АМЕРИКА МӘКТӘБЕ

Сизәм: туган якка кайту белән мондагы мәктәп турында сораулар башланачак. Биреләчәк сорауларга җавап рәвешендәге язма бу.

Улым Нурислам Америкадагы гади мәктәпнең киндергарден дигән башлангыч классына йөри. Киндергарден – мәктәпкә әзерләү классы. Үзенә күрә мәктәп тә, бакча да. Балалар шунда бер ел укыйлар да, аннары беренче сыйныфка керәләр. Уку бушлай, чөнки бу дәүләт мәктәбе. Түләүле хосусый мәктәпләр дә бар. Улыгызны хосусый мөселман мәктәбенә бирегез дип, мәчеттә безгә дә тәкъдим иткәннәр иде. Акчабыз юк дигәч, анда керемгә карап түлисе, керемегез аз булса, түләү дә бик аз гына диделәр. Алай да бирмәдек инде.

 

Нурисламнарның укулары 9 сентябрьдә башланды. Шул вакыттан алып бүгенгә кадәр алар хәреф танырга, ә аннары гади сүзләрне танырга (ансыз булмый, инглиз телендә иҗекләп укуны күз алдына да китерүе авыр, сүзләрне танып, ятлап кына алалар), китаплар укырга, санарга, кушарга-алырга, аерманы табарга өйрәнделәр. Төрле кул эшләре, рәсемнәре белән өйдә үзенең бүлмәсе тулды. Кайберләрен олы-олы конвертларга тутырып, Башкортстанга әбисенә дә җибәргәләдек. Өйгә эш итеп бирелгән кечкенә 52 китапчык укылган, бүген шул хакта таныклык алып кайтты. Хәзер ачык төсләр белән бизәлгән, Дисней әкиятләре нигезендәге тагын кечкенә китаплар бирә башладылар. Өй эше катлаулашты: әкиятне укып, үзеңә ошаган фрагментын сурәткә төшерергә һәм китапның ни хакында булуын бер җөмлә белән генә язып куярга кирәк. Ирем Аврам: “Менә китаплар конспектлый башлады, уникенче сыйныфка кадәр шулай булачак”, – дип “сөендерде”.

 

Тагын бер нәрсә турында язып китим әле. Без яши торган Калифорния штаты сейсмологик яктан тыныч җир түгел. Монда бөтен кеше дә, бөтен нәрсә дә җир тетрәүгә һәрвакыт әзер. Мәктәпләрдә һәр уку елы башында җир тетрәү, янгын чыгу, су басу кебек казалар вакытында саклану кагыйдәләрен өйрәтәләр, кабатлаталар. Русиядәге кебек кәгазьдә генә түгел, ә балаларны класстан чыгу, үзеңне ничек тоту, кемнәргә иярү, кемнәрне тыңлау кебек гади генә кагыйдәләргә өйрәтәләр. Болардан тыш, без – әти-әниләр балага тиешле беренче ярдәм сумкасы әзерләдек. Анда баланың эчәренә су яки сок, ашарына бозылмый торган ризык (без балык консервлары һәм сохари куйдык), соңгы фотосы, алмаш эчке кием, әтисе яки әнисе язган хат (монысын бала әле укырга өйрәнмәгән булса, аңа укыйлар, каза вакытында әти-әни тиз генә килеп җитә алмаска да мөмкин, шуңа күрә сабый өчен үзенә күрә әхлакый таяныч) салына. Боларны сентябрь аенда ук әзерләп бирдек.

 

Мәктәпкә баруның беренче көннәреннән үк балаларга үз исемнәрен язарга өйрәттеләр. Русия мәктәпләрендәге язарга өйрәтү системасыннан бик нык аерыла икән шул боларда. Аннары кыска, тиз истә калучан инглиз сүзләре яздылар. Русиядә булса, әлбәттә, бала каләмне дөрес итеп тотарга өйрәнгәнче башта кыек сызыклар, нокталар яздырырлар иде. Нурислам укыган мәктәптән чиста, пөхтә язу өмет иткән идем – акланмады. Монда матур язу мөһим түгел икән шул. Ничек язсаң да ярый. Буйлы дәфтәрнең ике-өч буе зурлыктагы хәрефләр, саннар тезә генә улыбыз.

 

Америкада һәр мәктәп үзе булдыра алганча акча эшли. Нурислам мәктәпкә йөри башлау белән безгә төрле кәгазьләр төяп җибәрергә тотындылар. Кайсысында яңалыклар, кайсысында төрле чараларга программа, китап ярминкәсеннән Нурислам сайлап алган китаплар исемлеге (алар өчен түләргә акча яки чек җибәрергә кирәк, яисә инде бөтенләй алмаска да мөмкин). Моннан тыш, мәктәпкә ярдәм йөзеннән яңадан эшкәртелә алучы чүп-чар (тимер яки пыяла банка, кәгазь) кабул ителүе хакында да, киләсе атнаның кайсыдыр көнендә билгеле бер ресторанда ашаганың өчен түләгән акчаңның егерме проценты мәктәп хисабына күчүе, шуңа әлеге ресторанга барырга кодалау һәм башка шуның кебек мәгълүматлы кәгазьләр белән күмеп ташлыйлар. Әлеге һәм башка мәгълүмат мәктәптәге төрле яңалыклар белән көн саен әти-әнинең электрон тартмасына да килеп тора. Теге яки бу сәбәп белән дәрес калдырган көннәрдә электрон тартмага “сезнең улыгыз Нурислам бүген мәктәптә булмады” дип тә язып җибәрәләр. Шулай ук һәр көнне кичке җидедә телефонга чылтыратып, директор үзе мәктәп яңалыклары белән таныштыра. Монысы автоматик рәвештә башкарыла, ягъни телефоныңны алуга, алдан яздырып куелган язманы кушалар да, директор тавышы яңалыклар сөйли башлый. Әле яңалыклар, планнар турында ай саен мәктәп газетасы да чыгып тора. Моннан тыш, һәр айда мәктәп ашханәсенең менюсын җибәрәләр. Менюдан күренгәнчә, дуңгыз ите бөтенләй юк. Ә инде безнең мәктәптә Азиядән, Һиндстаннан чыгучылар күп укыганлыктан, вегетариан ашлар да пешерелә (бу халыклар нигездә ит ашамый).

 

Америка мәктәпләрендә бәйрәмнәр шактый күп, шуларның берсе – укуның йөзенче көне. Бу бәйрәмгә һәр бала йөз данә нәрсә булса да алып килергә тиеш. Без катыргы кисәгенә йөз карабодай ябыштырып алып бардык. Кемдер макарон, борчак һәм шуның ише вак-төяк күтәреп килгән иде.

 

Мәктәп Калифорниянең Лос-Анджелес шәһәре университеты аспирантлары яшәгән комплекс янында урнашкан. Шуңа күрә мәктәптә укучыларның күпчелеге аспирант балалары. Үзләре укымышлы, белемле булгач, аларның балалары да шундый ук. Чыннан да, балаларның белем дәрәҗәсе буенча мәктәбебез Лос-Анджелес округында иң яхшысы санала.

 

Баланың мәктәптәге күрсәткечләре хакындагы кәгазь чирек саен безгә бирелеп барыла. Нурисламның укуы барышын без шунда язылганнан күрәбез: башта ул телне белми, аңламый, предметларны үзләштерүе дә бик авырлык белән барган. Аннары аңлый, төшенә башлаган. Класстагы башка балалардан калышмый дигән язманы без Яңа елга алдык.

 

Һәр чирек ахырында баланың үз туган телен белүен (!) тикшереп торалар. Нурисламны тикшерергә татар кешесе таба алмасларын уйлап, без урыс теленә ризалаштык, хәзер аның урыс теле белүен күзәтәләр. Бу эшкә шушы мәктәптә укучы бер урыс малаеның әнисе ярдәмгә килә: ул Нурисламнан имтихан алса, ирем Аврам бу хатынның улы белән сөйләшә. Әлбәттә, алар укытучы түгел, шуңа баланың туган телне белү дәрәҗәсенә билге куймыйлар. Алар бары тик бала үз анасы телен беләме, аңлыймы, аны онытмыймы – шуны гына тикшереп торалар. Нурисламның урыс телен белүе уку елы башыннан яхшырды гына. Ә дуслары һәм Аврам белән инглиз телендә иркен сөйләшә.

 

Балалар 15-20 минутлап дәрес укый да, аннары уйный, ял итә. Класс бүлмәсендә үк кечкенә китапханә, уенчыклар почмагы эшләнгән. Идәндә палас түшәлеп, балалар дәреснең күп вакытын шунда утырып, ятып уздыра. Ашар-эчәр, язар һәм рәсем ясар өчен генә парта артына утыралар.

 

Тәнәфестә балалар урамда уен мәйданчыгында уйнаганда (Калифорниядә башкача мөмкин түгел, балалар ел дәвамында гел тышта, яңгыр яуган көнне генә класста утыралар) аларның янында тәрбияче тора. Укытучы бу вакытта ял итә. Монда профсоюзлар бик көчле: укытучының ял итү хокукы бозылмавын тикшереп кенә торалар.Укытучыларның болай гына, тик торганнан ял итү көннәре дә бар. Шуны да әйтергә кирәк, Америкада башлангыч классларда укытучылар ел саен алышынып тора. Бер укытучы белән башлангычны бетергәнче уку юк. Шулай ук балаларның үзләрен дә бер класста гына укытмыйлар, ягъни икенче елны ул үзенең классы белән укымый, аны башка класска күчерәләр. Бу бала бер генә класска, һаман шул укучыларга һәм укытучыга гына ияләшмәсен, башкалар белән дә аралашсын, башка төрле уку-укыту ысуллары барлыгын да белсен өчен эшләнелә.

 

Кышкы каникуллар иң озыны иде: 18 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр ял иттек. Март ахырында тагын бер атна язгы каникул булды. Җәйгесе ике айдан артыграк. Мәктәптә укулар 25 июньдә генә тәмамлана. Без генә быел ахырына кадәр тора алмыйбыз – бүген-иртәгә Русиягә кайтабыз.

 

Волонтерлар турында да язып үтим әле. Американнар волонтерлык дип үлеп китәләр, аларда бу бик мөһим хәрәкәт. Монда волонтер булып күпләр хезмәт куя һәм, әлбәттә, эше өчен бер тиен дә алмый. Үз теләге белән бушлай эшлиләр. Мәсәлән, бай гаиләләр, ярдәм йөзеннән ризыклар әзерләп, йортсыз кешеләрне ашатып йөрергә ихтимал. Шулай ук кайбер штатларда федераль юлларны да волонтер оешмалар чистартып тора. Мәктәп, сырхауханә, картлар йорты кебек урыннарда да әлеге бушлай эшләүчеләр армиясе ярдәм итә. Эш урыны таба алмаганнар да еш кына бу адымга бара, чөнки соңрак, урын бушаса, эшкә кереп калу мөмкинлеге бар. Яисә берәр җиргә эшкә кергәндә шушы урыннан тәкъдим хаты алырга була.

 

Волонтерлар мәктәптә иң зур эштә. Алар һәр җирдә башлап йөри. Әйтик, класстагы балалар иртән килү белән өй эшләрен бер папкага салалар. Ә волонтер әнә шул эшләрне папкадан алып, аерып куя, соңрак исә папкаларга иртәгәгә бирелгән өй эшләрен салып чыга. Моннан тыш, балаларның төшке ашка кадәрге тамак ялгап алу ризыкларын барлый: мәктәптән аласы снэклар (snack – төп төшке аштан тыш, тамак ялгап алу: чипса, сохари кебек ризыкларны шулай атыйлар. Гомумән, американнар өзлексез ашап тора, шул снэкны газлы-баллы су белән тутыралар гына, аннары ник симерәбез икән дип аптырый үзләре) өчен акчаларны саный, дежур ике бала белән ашханәгә барып, сок һәм сөт алып килә.

 

Мәктәпкә волонтер булып һәр әти яки әни бара ала. Башта аны төрле тестлар белән сынап карыйлар, педофил түгелме, янәсе. Беркайда да эшләмәүче, балалар үстереп өйдә генә торучы әти-әниләр бик теләп катнаша мондый эштә. Беренчедән, үзең кеше арасына чыгасың, икенчедән, мәктәптәге балаң гел күз алдында.

 

Волонтерлар шулай ук иртән мәктәп янындагы бөкеләрне киметү өчен эшләнгән туры юлларда да хезмәт куя. Бу очракта әфлисун төсендәге махсус таяклар белән юл билгеләнә. Әти-әни баласын китергәндә машинасы белән мәктәп янына борылып кереп, бөке ясап йөрмәсен өчен эшләнелә бу. Машина шул юлдан акрын гына бара, бик кыска гына вакытта – бала сикереп төшкәнче генә туктап тора. Балалар машинадан сикереп төшәләр дә, классларына чабалар. Ә волонтерлар килеп туктаган машинаның ишеген ачып, балага төшәргә ярдәм итәләр һәм ишекне ябып калалар. Әлбәттә, һәр балага, рульдәге әти-әнигә утыз ике тешкә елмаеп, хәерле иртә телиләр. Елмаю – Америкада һәр җирдә онытылмас атрибут. Мондый елмаю ясалма бит диючеләргә шуны әйтәсем килә: ясалмамы ул, түгелме, Русиядәге кебек кара көйгән кыяфәткә караганда мең тапкыр артык.

 

Ә мин үзем инглиз теле өйрәнергә колледжга йөрдем. Уку – бушлай. Йөр, өйрән генә. Миңа өйдән җәяүләп 15-20 минут атлыйсы. Шул юлдан барганда иртән һава суларга чыккан спорт киемендәге олы яшьтәге американнар шаккатыра. Карт белән карчык икәүләп җитәкләшеп, әкрен генә атлап, тирә-як белән сокланып баралар. Йөзләрендә – якты елмаю. Җитмәсә, миңа – инглиз телен өйрәнергә чабучы студентка “гуд морнин” дип, хәерле иртә телиләр. Егылып китәрсең!

 

Рәсемдә: улым Нурислам (сулдан беренче) классташлары белән туган көнен уздыра.


Айгөл ГЫЙМРАНОВА
Татарстан яшьләре
№ 60 | 20.05.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»