|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.08.2019 Җәмгыять
Милли Музей бәйрәмгә чакыраТатарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Милли музее сезне зур бәйрәмгә чакыра. Ул Казанда узачак шәһәр һәм Татарстан Республикасы көненә багышланган. 30 августта көн дәвамында Кремль урамы буенча җәяүле экскурсия, тематик экскурсияләр һәм күзәтү, документаль һәм ретрофильмнар күрсәтү, «Татарстан – безнең уртак йортыбыз» интерактив балалар мәйданчыгы һәм "Осталар шәһәре" иҗади остаханәсе эшлиячәк.
Программада:
12.00 – "Музейда бум" - экспозициясе,
13.00 – "Минем республикам чәчәкләре" – мастер-классы,
14.00 – "Җанлы экспозиция" – интерактив экскурсия,
16.00 – "Зилант хәзинәләре" -квест-уены һ.б.
Сезне Казан ш., Кремль ур., 2 адресы буенча көтеп калабыз!
Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 292-89-84
--- |
Иң күп укылган
|