|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.08.2019 Җәмгыять
8 айлык бала ана сөте аша наркотиклар белән агуланганМәскәүдә 8 айлык сабый наркотиклар белән агуланган. РИА Новости язуынча, ул балага ана сөте белән эләккән дип фаразлана. Ана кеше бу хәлне очраклылык дип аңлата. Әлеге гаилә авыр тормыш хәлендә калучылар буларак, халыкны социаль яклау бүлегендә исәптә тора. Гаиләдә ике бала үсә. Бүген зурысы әтисе белән аерым яши, ә зыян күргән 8 айлык кыз әнисе тәрбиясендә булган.
Хәзер агуланган бала дәвалану курсы үтә. Табиблар белдерүенчә, кызның гомеренә инде куркыныч янамый.
Тикшерү эшләре дәвам итә.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|