|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.08.2019 Фаҗига
Алабугада 23 яшьлек егет судан йөзеп чыга алмаган, ә дуслары ярдәм итәргә өлгермәгәнАлабугада 23 яшьлек егет иске пристань тирәсендә баткан. Бу хакта бүген 75нче янгын сүндерү-коткару часте башлыгы Евгений Шумилов хәбәр итте. «4.40 сәгатьтә Мамадыш водолазлары суга баткан егетнең мәетен чыгарган. Фаҗига иске пристань территориясендә булган. Ул анда дуслары белән йөргән», – дип сөйләде Евгений Шумилов.
Татар-информ язуынча, 23 яшьлек егет култыксага утырган һәм суга төшеп киткән. Егет ярга кадәр йөзеп чыга алмаган, ә дуслары ярдәм итәргә өлгермәгән.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|