поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.08.2019 Шоу-бизнес

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Илсөя Бәдретдинова сүзләренә җавап бирә

Узган атнада җырчы Илсөя Бәдретдинова үзенең Инстаграмына бер пост язды. Анда ул дин өлкәсендә туган кайбер сорауларына җавап эзли.

«Минем бу постны: «Нәрсәгә кирәкмәгәнне кашый инде?» – дип кабул итмәгез. Чынлап та кайбер нәрсәләрне аңламаганга язам. Бик четерекле темага кагылам. Алдан ук әйтәм, беркемне үпкәләтергә теләмим. Берничә җирдә корбан ашында булдым быел. Төрле җирдә төрле йола… Бер ханым өстәлгә куелган кыяр белән помидорга бәйләнде. Имеш, ул – закуска һәм ул дини бәйрәм өстәленә куелырга тиеш түгел. Икенчесе әйтә, мөселманнарга балык ашарга ярамый, ди. Чөнки ул чалынмаган. Өченчесе әйтә, өстәлдәге бөтен нәрсә хәләл кибеттән алынган булырга тиеш, ди. Гомумән, аңлатыгыз әле мин җүләргә: хәләл кибеттән алган күкәй белән, базардан алган күкәй арасында нинди аерма бар? Менә, уйлап утырам – безнең тавыклар хәләл күкәй саламы икән ул? Чөнки әтәчне керәшен Гена бабайдан сатып алдык. Ә нинди була ул хәләл туңдырма?

Аннан соң, аңламыйм: хәзер хәләл каш ясату модага керде. Җонны йолку ярамый. Бу тәндәге бөтен җонга да кагыламы? Тырнакны буярга ярамый… Ә битне – ярый. Аңламыйм бит… Биттәге җыерчыкларны укол ярдәмендә тигезләргә ярамый, чөнки бу «Аллаһының биргәненә каршы килү» дип санала икән. Миңа шулай аңлаттылар. Ә нигә тешне яматырга ярый? Чересен шунда…

Хәтта эт күтәреп фотога төшкән өчен дә эләкте үземә.

Мин чын күңелемнән Аллаһның барлыгына, берлегенә ышанам. Кулымнан килгәнчә, белгәнемне укыйм. Ышанган, чынлап та акыллы, диндәге кешеләрне бик хөрмәт итәм. Ләкин соңгы вакытта Коръәнгә яңарышлар киләме соң, аңламыйм. Аңлатыгыз әле?» – дип яза ул.
 
Җырчының бу сорауларын Казан шәһәренең «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга бирдек.
 
– Рөстәм хәзрәт, чынлап та, дини мәҗлесләрдә өстәлгә кыяр белән помидор кую закуска кую белән бер буламы? Мөселманнарга балык ашау тыеламы? Алай булгач, дини бәйрәмнәрдә өстәлләребездә нинди ризыклар булырга тиеш, ә нинди ризыклар хәрәм санала?
 
– Дин ул бер, ләкин төрле авылларда төрле гадәт һәм тәртип булырга мөмкин. Кемдер хәер тарата, кемдер таратмый. Кемдер ризыгы шундый булырга тиеш, дип, бәрәңге белән ит әзерли, кемдер әзерләми. Без аларга гаҗәпләнгән күзләр белән карамыйк. Бөтен йолалар тигез, күп йолалар дингә каршы килми, шуңа күрә кайсы авылга нинди йола туры килә, шуны үтәсәгез, гөнаһы юк һәм без мәсәлән чит авыл кешесенең мәҗлесенә эләктек һәм нәрсәнедер ошатмадык икән, тавышланмыйк, борынны күтәрмик, шулай-болай дип өйрәтмик, чөнки аларны үз муллалары, үз әти-әниләре, әби-бабайлары шулай өйрәткән һәм ул да дөрес була. Тозлаган кәбестәгә дә бәйләнүче булырга мөмкин, урыс ризыгы, дип. Гөмбәләргә дә бәйләнүчеләр бар. Әгәр дә без хәләл һәм хәрам күзлегеннән карасак, тозланган кыяр, помидор, кәбестә, гөмбәләр барысы да хәләл, әгәр дә алар эченә хәрәм ризык куелмаса. Беләбез, кемдер кыяр тәмлерәк булсын дип, аны тозлаганда хәмер дә өстәргә мөмкин, башка тыелган әйберләр дә. Менә ул вакытта бу тыелган ризык санала. Ләкин әгәр хәләл юл белән тозладык икән, ул рөхсәт ителә. Кыяр-помидорны тозламаган килеш кисеп куйсаң да, ул да хәләл ризык, ул да, әлбәттә, рөхсәт ителә. Балык мәсьәләсендә рәсүлебез г.в.с. катгый рәвештә әйткән һәм безнең мәсхәбебездә суда булган бөтен әйберләр ул – хәләл. Әгәр ул судан чыгып йөрсә, мәсәлән, креветкалар, краблар шикелле, ул вакытта ул безгә макруһ, тыелган. Балыкларның исә бөтенесе рөхсәт ителгән, хәләл дип саналган, шикләнмәгез. Кемнәрдер өстәлгә тавык итеннән ризыклар пешереп куя: «Мин тавык ите сатып алдым, тавык ите хәләл була», – ди. Ләкин әгәр дә ул «Бисмилләһир-рахмәнир-рахим, Аллаһу әкбәр!» – дип чалынмый икән, тавыкмы, сыермы, үрдәкме, ул хәләл була алмый һәм безгә аны ашарга ярамый.
 
– Хәзер кибеттә хәләл йомырка, хәләл ипи, туңдырма һәм башкалар бар. Мөселман кибеттән бары тик шул хәләл дип тамга салынган ризыкларны гына алып ашарга тиеш буламы? Җырчы әйткәнчә, әтәчен керәшеннән сатып алган булса, ул әтәч ярдәме белән салынган йомырка хәрам буламы?
 
– Аллаһның рәхмәте белән, Диния нәзарәте каршында шушы хәләл комитеты эшли. Сатуга чыгарылган әйберләрнең хәләл булу-булмавын дикъкать белән тикшерә. Әлбәттә, Русиядә хәләл комитетлар бик күп таралган, ләкин безнеке иң ышанычлысы, чөнки ул чынлап та яхшылап тикшерә. Күкәй турында минем дә күп уйланганым булды. Ничек ул хәләл була ала яки була алмый икән, дип. Зур фермаларда тавыкларны кайчак берничә көн эчендә үстерәләр, көненә берничә йомырка салсын дип, аңа нәрсә генә ашатмыйлар. Хәтерләсәгез, безнең әби-бабаларыбыз тарафыннан килгән бер гореф-гадәт бар. Берәр малны чалыр өчен сатып алсак, аны берничә көн үзебездә тотып, әгәр пычрак ризык ашаган булса, алар чыгып бетсен дип, аны яхшылап ашатып, соңыннан гына чала идек. Тавыкка да хәзер кайбер фермаларда ни генә ашатмыйлар, йомыркага аның нинди генә элементлары кермәс! Хәләл комитеты мәсәлән, тавыкларга нәрсәләр ашатуларын, аларны ничек үстерүләрен тикшереп тора. Әлбәттә, йомырканың кайсын ашасаң да ярый, ләкин аның хәләл тамгасы сугылганы, хәзерге бик модада булган сүз белән әйтсәк, экологик яктан чиста була.
 
Керәшеннән алган әтәч мәсьәләсенә килгәндә… «Чаллы-бройлер» йомыркасымы, башкасымы, аның хуҗасы урысмы, чуашмы икәнен тикшермибез бит без җәмәгать. Шуңа күрә тавыкны яки әтәчне кем үстерсә дә, аны ашау, йомыркасын ашауның гөнаһы юк. Мәсәлән, шундый кызыклы хәл булган иде минем белән. Интернетта корбанга чалу өчен сарык таптым. Егетләр алып килде, татарча рәхәтләнеп сөйләшәләр. «Үзегез дә корбан чаласызмы?» – дип сорыйм. Болар әлеге сораудан уңайсызланып китте: «Хәзрәт, без керәшеннәр бит», – диләр. Керәшеннән алсак та, кемнән алсак та, гөнаһы юк, ләкин үзебезнең җирлектә булган ризыкларны ашасак, күпкә хәерлерәк.

– Рөстәм хәзрәт, дин буенча кашларны йолку ярыймы? Ярамаса, бу тәннең башка өлешендә булган йоннарга да кагыламы?
 
– Гомумән, әгәр дә медицина күрсәтмәләре булмаса битебезне үзгәртү, битебезгә төрле пластик операцияләр ясату, кашларны йолку, дин ягыннан, тыелган дип санала. Әйтик кеше авариягә эләккән, бите ямьсезләнгән – андый вакытта операцияләр белән төзәтү ярый. Ә тәндәге башка йоннарга да шушы тыю кагыламы дигәндә, Аллаһның рәхмәте белән безнең динебез чисталык дине һәм башка йоннарга ул кагылмый, башка җирләрне чиста-пөхтә тотарга тиешбез. Гаурәт җирләре, култык аслары һәрвакыт чиста булырга тиеш. Хатын-кыз бу сорауны биргәч, бәлки аяклары турында уйлыйдыр, әлбәттә, аякларны карау гөнаһ дип саналмый.
 
– Йөзне операцияләр белән үзгәртергә ярамый, дидегез. Ә менә биттәге җыерчыкларны уколлар ярдәмендә тигезләү тыелганмы? Әгәр тыелган икән, Илсөя Бәдретдинова әйтмешли, черегән тешне ямату да тыеламы?
 
– Әгәр безнең битебез тиз картая, ә без яшь күренергә телибез һәм төрле уколлар ясатабыз икән, әйе, галимнәр тарафыннан уколлар, массаж белән төрле маскалар белән битләрне карау тыелмаган. Ләкин моны тешне каратмау белән чагыштырып булмый. Теш – ул беренче чиратта сәламәтлек. Тешне яматмасаң, ул сызлый, төнлә дә йоклый алмыйсың. Ә әгәр битләребезне карамасак, ул начар кыяфәттә генә күренәчәк, йокларга комачау итмәячәк. Әйе, битне маскалар белән карарга ярый, ләкин Коръән китабында шундый аять бар, Аллаһы Тәгалә анда: «Үз-үзеңә зыян китерү гөнаһ», – ди. Бу уколларга кешенең тәне ияләшә башлый, аның соңга таба бик ярдәме дә булмаска мөмкин. Шуңа күрә, бу әйбер белән хатын-кызларыбыз артык мавыкмаса, хәерлерәктер.

– Эт татар халкы өчен асрарга тыелган хайванмы? Аны тотып фотога төшәргә ярамыймыни?
 
– Эт мәсьәләсендә рәсүлебез г.в.с. этләрне тоту ярый, ди. Ләкин бер максат белән: әйтик без шәхси өй белән яшибез һәм ихатаны саклау өчен кирәк булса. Ауга йөргәндә дә куллану ярый. Ләкин шушы этнең селәгәе киемгә эләгә икән, кием пычрак санала. Аның белән мәчеткә дә керергә, намаз укырга да ярамый. Бу киемне башта юарга тиешбез. Фатирларда кайбер хатын-кызлар, бала урынына кечкенә этләр асрый башлады. Кулларында йөртәләр. Дин ягыннан этнең калдыклары булган җиргә, этләр яши торган фатирга фәрештә керми. Шуңа күрә өйдә эт тоту ярамый. Гөнаһ дип санала. Песиләргә килгәндә исә, алай түгел, песиләр чиста хайван дип исәпләнә динебездә. Этне тотып фотога төшүнең гөнаһы юк, ләкин шул вакытта киемнәребезне, өйләребезне чиста-пөхтә тотыйк.
 
Әңгәмәдәш – Айгөл ЗАКИРОВА, Безнең гәҗит
Фото: Татар-информ

 


---
Матбугат.ру
№ --- | 26.08.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»