поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.08.2019 Язмыш

“Әнине сатам” (БУЛГАН ХӘЛ)

Газеталар укыганда “Әнине сатам” дигән язмага күзем төшеп, эсселе-суыклы булып киттем. Мәскәүдәге Бауман районында булган хәл турында язылган иде анда. Укып чыккач, шактый вакыт һушымны җыя алмый утырдым, аннан яңадан укып чыктым. Кыскача эчтәлеге болай.

Мәскәүнең Бауман районында фатир сатыла, шундый ук фатирлар белән чагыштырганда бәясе шактый арзан. Сәбәбе – фатир хуҗасы, 47 яшьлек банкир ир, гаиләсе белән Эквадорга күченгән. Әмма бер мәшәкатьле ягы бар: фатирда аның хуҗасы – ирнең 82 яшьлек карт әнисе яши һәм ул бердәнбер торагын сатуга теше-тырнагы белән каршы икән. Гомер буе институтта укыткан, улын ялгыз үстергән ана хәзер суд юлын таптый, ләкин судта җиңелә икән. Баксаң, улы фатирны үз исеменә генә хосусыйлаштырган, ә карт ана пропискада гына тора ди. Фатирны ...әнисе белән бергә сатып җибәрү өчен банкир 9 миллион сумлык торакны 6 миллион ярым сумга сатуга куйган. Ана кеше улы белән икесенең арасын килен бозды дип саный, чөнки шул хатын белән тора башлагач улы әнисе янына килеп тавыш куптара башлаган. Әбинең иң курыкканы “кара риэлторлар”. Аларның арзанлы фатирларны сатып алып, торак ияләреннән котылу өчен әллә нинди җинаятьләр кылулары турында гел сөйләп, язып торалар бит.
 
Моннан берничә ел элек миңа да нәкъ шундый ук дип әйтерлек вакыйга шаһиты булырга туры килде. Казанда яшәүче бик яхшы танышлар белән булды ул хәл. Мәскәү вакыйгасыннан аерыла, әмма үзәгендә бер үк мәсьәлә. Бер районнан булмасак та, Мәрзыя апа гаиләсе белән күптән таныш идем мин. Исемнәрне үзгәртәм, чөнки күңелсез генә түгел, гайре табигый нәрсәләр турында сүз бара монда.
 
Мәрзыя апалар элек-электән бик яхшы яшәделәр. Ныклы, җитеш тормышлары – бары тик үз тырышлыклары нәтиҗәсе. Алар элек-электән 30-40 умарта оясы асрап, тирә-як авыл кешеләрен бал белән тәэмин итеп тордылар. Баллары бик сыйфатлы, шикәр кушмыйлар, бары чәчәктән генә җыелган дип сөйлиләр иде. Данлыклы балны әллә кайлардан килеп алалар, бүтәннәр сата алмый интеккәндә аларның балына чират алдан ук тезелеп куела иде. Бу әле аларның бердәнбер шөгыльләре түгел, күпләп мал-туар, кош-корт та асрадылар, үзләреннән артканны акчага әйләндерә килделәр. Җиңел машиналар авылларда бармак белән генә санарлык вакытта аларның капка төбендә өр-яңа “Жигули” ялтырап-елкылдап тора иде. Саклык кассасында шактый гына акчалары бар дип сөйләшәләр иде алар турында. Бер малай, бер кыз үстерделәр.
 
Бервакыт, һич көтмәгәндә, завхоз булып эшләүче Мидхәт абыйга ревизия килеп төшә дә, шактый гына акча җитмәвен ачыклый. Тормышта үтә гадел Мидхәт абый хезмәтендә дә гаделлекне беренче урынга куеп эшләгәнлектән, бик нык гарьләнеп, яңадан исәп-хисап ясауларын таләп итсә дә, колхоз рәисе тулысы белән ревизор ягына баса. Җитмәгән акчаны Мидхәт абыйдан түләтәләр. Аның өчен шулкадәр зур сумма булмый, югыйсә, ләкин гарьчел Мидхәт абый бу хәлне бик авыр кичерә. Яраткан эшен ташлап, өенә бикләнә. Хатынының үгетләренә дә карамый, атна буе йокысыз үткәргән төннәрдән соң, торып, район үзәгенә эш эзләргә китә. Яхшы эшкә урнашып, торырга фатир белешеп кайта. Мәрзия апа үзе генә яшәргә теләми һәм мәсьәләне кабыргасы белән куя: Мидхәт абый яки аның белән законлы рәвештә аерылыша, яки гаиләсен дә үзе белән алып китә. Шулай итеп, гөрләп барган тормыш мизгел эчендә сүнә. Сүз уңаеннан шуны әйтеп үтим, Мидхәт абый эшенә ревизия үткәргән кеше яшьлегендә Мәрзыя апа артыннан йөреп, кире кагылган, гомере буе аларның тормышыннан көнләшеп, үч алу нияте белән янган ир була. Соңыннан эчкән баштан ул: “Мидхәтнең бернинди җитмәүчелеге юк иде, кемгә аркылы төшкәнен белсен өчен үч алдым!” – дип мактанып сөйли. Ләкин инде соң иде, Мидхәт абыйлар авылга бүтән беркайчан да кайтмаска дип, бар нәрсәләрен сатып, район үзәгенә күченеп киттеләр. Эш яраткан кешене бөтен кеше ярата, Мидхәт абыйлар монда да тиз арада ияләшеп, хөрмәт яуладылар. Мәрзыя апа –больницага, Мидхәт абый мәктәпкә урнашты.
 
Тик биредә аларны бәхетсезлек сагалап торган икән, мәктәпне “бишле”гә генә тәмамлап, институтка керергә әзерләнеп йөргән кызларын машина бәрдереп үтерде. Бу вакытта уллары инде институтның өченче курсын тәмамлап килә иде. Әлеге коточкыч хәсрәттән соң Мәрзыя апа еш кына йөрәгеннән зарлана башлады. Сәламәтлеге тәмам бетеп, больницаларда озак-озак ятып чыга торгач, аңа икенче группа инвалидлык биреп, пенсиягә озаттылар. Шулай да әле үзен-үзе йөртә, Мидхәт абыйны кайнар аш белән каршы ала иде. Уллары институтны уңышлы тәмамлап, Казанда төпләнеп калды, бергә эшләгән хезмәттәш кызы белән гаилә корып җибәрделәр. Бик тату торалар, тормышлары да күркәм иде. Тырышып эшләп акча туплаган Мидхәт абый белән Мәрзыя апа яшьләргә Казаннан бер бүлмәле фатир алып бирделәр.
 
Соңгы вакытларда Мәрзыя апа тагын да бетереште. Ләкин күп вакытын урын өстендә үткәрә башлаган хуҗабикә түгел, ә таштай нык күренгән, җимертеп эшләп йөргән Мидхәт абый эш урынында кинәт егылып үлеп, шаклар катырды. Мәрзыя апа бу хәлдән соң гел урын өстенә калды. Килене кайтып бераз карап-тәрбияләп торса да, анага даими тәрбия кирәк иде. Шуңа Мәрзыя апаны Казанга алып киттеләр.
 
Район үзәгендә яңабаштан җиткерелгән шәп йортны сатып, шул акча янына саклык кенәгәсендәге саллы гына сумманы да кушып, Казаннан бик шәп фатир алганнар. Тик улы аны әнисе исеменә түгел, ә үз исеменә рәсмиләштергән. Тора-бара ул әти-әнисе алып биргән бер бүлмәле фатирны да, яңа фатирны да сатып, хатыны белән каядыр китеп барды. Яңа фатир “әнисе белән бергә” сатылган диделәр. Авылдашлары Мәрзыя апаның хәлен белергә кергән булганнар, тик аларга: “Монда андый хатын яшәми”, – дигәннәр. Шулай итеп, Мәрзыя апа эзсез югалды...
 
Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА. Мамадыш районы, Ямаш авылы.
Фото: пиксабай

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 26.08.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»