поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
24.08.2019 Җәмгыять

Герой Дамир Йосыповка журналистлар белән аралашуны тыялар

“Уңгарак барабыз, кояшка таба”. Узган атнада 200дән артык кеше утырган очкычын исән-имин җиргә төшергәч, татар егете Дамир Йосыпов әйткән бу сүзләр канатлы гыйбарәгә әверелде. Икенче көнне үк А-321 экипажы командирына “Россия Герое” исеме бирделәр. Ульяновск өлкәсендә яшәүче хезмәттәшебез Рәмис САФИН Дамирның кече ватанында булып, очучының әти-әнисе, туганнары һәм дуслары белән очрашты, моңа кадәр билгеле булмаган якларын ачты, аның тормышындагы кайбер вакыйгаларга ачыклык кертергә тырышты.

Алдан килешеп куйсаң да, шулай булмас: без килгәндә, Дамирның әти-әнисе Касыйм абый белән Минзилә апа телевизордан уртанчы улларына “Россия Герое” исеме бирү турындагы хәбәрне тыңлап утыра иде. Аларның шатлыгын бүлешергә һәм котларга дуслары, туганнары да җыелган. Озак та үтмәде, батырның әти-әнисен тәбрик итәргә шәһәр башлыгы да килеп җитте.
 
Бәхетле ата белән ана, улларын котларга дип, телефоннан шалтырата, ләкин Дамирның телефоны буш түгел. Ниһаять, әни­се тоташа алды. Миңа калса, Касыйм абый белән Минзилә апа нинди вакыйга булганын үзләре дә аңлап бетерми бугай әле. Өй тулы халык, танышлар да, таныш булмаганнар да шалтырата.
 
Минзилә апа сөенергә дә, көенергә дә белми. Күңеленә шик тә кергән. “Улымның исән калганына бер сөенсәм, бу ватык самолетны ничек түләп бетерербез икән, ул 100 миллион торадыр дип кайгыра да башладым”, – ди ул. Касыйм абый, дулкынлануын чак тыеп, улын дәрәҗәле бүләк белән котлый, “рәхмәт үзеңә” дип сүзен төгәлли.
 
Касыйм абый үзе дә – очучы. “Дамирны үзем белән эшкә алып йөри идем, кызыксынуы балачактан бар иде”, – дип искә ала хәзер вертолетчы.
 
Дамирның батырлыгын чит ил матбугат чаралары да бил­геләп үтә. “Гардиан” газетасы: “Самолетны исән-сау утырткан пилот милли геройга әверелде”, – дип яза. “Нью-Йорк Таймс” яз­ма­сында: “Дамир Йосыпов 2009 елда самолетны Гудзон елгасына утырткан Америка пилоты мог­җи­засын кабатлады. Ул чакта капитан Чесли Салленбергер һава судносын Гудзон елгасына утыртты”, – диелә.
 
“Казан авиапредприятиесе” җәмгыяте генераль директоры, пилот Мөхәммәт Зәкәрҗаев та, экипаждан уңганбыз, дигән бәя бирә:
– Алар шул мизгелдә аек акыл, салкын кан белән дөрес, төгәл хәрәкәтләр ясаган. Әгәр самолетны утырткан вакытта тигезлек сак­ланмаса, ул икегә аерылган, ян­гын чыккан булыр иде.
 
Дамирның әтисенең нәсел тамырлары – Ульян өлкәсендәге Иске Кулаткы районының Кирюшкино авылына, әнисе Мин­зи­лә апаның исә Татар Сайманы авылына барып тоташа. Сабый чактан ук авыл тәрбиясе алып үсә ул.
 
Россия Герое, мәктәптә укыганда, Сызраньның үзәк мәчете­нә йөри башлый. Мәдрәсә мөгал­лиме – 85 яшьлек Галиулла абый ярдәме белән Коръән укырга өй­рәнә. Татар иҗтимагый тормышында да актив катнаша, шәһәр автономиясе рәисе урынбасары итеп тә сайлана. Шәһәрнең Көн­батыш бистәсендә имам булып эшләргә тәкъдим итәләр.
 
Сызрань шәһәре мәчете имамы Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев ул егетне Аллаһы Тәгалә шушы изге эшкә әзерләгәндер дип уйлый:
– Берзаман мине Самарага күчерү ниятләре бар иде. Шул вакытта без имам итеп тә, имам-мөхтәсиб итеп тә Дамирны калдырырга ниятләдек. Күрәсең, Раб­быбыз әйткәндер: тукта әле, Илгизәр, сиңа – җәмигъ мәчете салырга, бу егеткә шул халыкны коткарырга кирәк.
Галиулла Әбдрәшитов Да­мир­ның тырышып гарәпчә өй­рәнүен, Коръән ятлавын бүгенге­дәй хәтерли. Абыйсы Алимҗан: “Нинди генә вазифаны башкарса да, диннән читләшмәде, намаз укый, ураза тота“, – диде.
 
Сызраньда татар мохтәрияте җитәкчесе урынбасары, хаки­мият­тә юрист та булып эшли Дамир. 2013 елда Санкт-Петер­бург­та авиация уку йортын тәмамлап, хыялдагы һөнәрен сайлый. Кылган гамәле белән бу адымның һич тә ялгыш булмавын дәлил­ләде.
 
Самолетын исән-сау утырткан герой исә иң әүвәл пассажирларга сәламәтлек теләде:
– Зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуын, сәламәтләнүен телим. Самолетта очарга беркайчан да курыкмагыз.
 
 Россия Каһарманының үзе белән без “ватсап”та гына языштык. “Гафу итегез. Әлегә миңа журналистлар белән аралашуны тыйдылар. Бераз соңрак сорауларыгызга җавап бирермен. Әй­дәгез, гаделлек булсын. Әлегә бер журналистның да сорауларына җавап бирмим. Миңа, барча элемтә – авиакомпаниянең мат­бугат хезмәте аша гына, дигән таләп куйдылар”, – дип җавап язды ул. Шуңа күрә аны якыннан белгәннәрдән сораштык.
 
Алимҗан Йосыпов, Геройның абыйсы:
– Үзем аннан дүрт яшькә өлкәнрәк булганга, Дамир күз алдымда үсте дип әйтә алам. Өч малай үстек без. Мин – иң өлкәне. Кече энем Артур ундүрт яшькә кечерәк, шуңа күрә аның турында алай әйтә алмыйм. Дамирыбыз, шөкер, төпле, яхшы белгеч булып җитеште. Бик грамоталы. Инглиз телен яхшы белә. Билгеле, үҗәт, тәвәккәл кеше булмаса, балачак хыялын тормышка ашырам дип, кабат имтиханнар биреп, 32 яшендә Богырысландагы очучылар әзер­­ләүче училищега кермәс иде. Дөрес, анда алган таныклык Ан-2 очкычында очу мөмкинлеге генә бирә. Кайбер журналистлар миннән, ул кайда укыды соң, Богырысландамы, Петербургтамы, дип кызыксына. Богырысландагы училище – урта уку йорты гына. Дамир белем алуын дәвам иттереп, белгечлеген тагын да камилләштереп, 2013 елны Петербург югары авиация уку йортының Ульяндагы филиалын тәмамлады, зур һава корабларын идарә итү таныклыгын алды. Хәзер аңа бу таныклыгы аэропорт башлыгы булып эшләргә дә мөмкинлек бирә.
 
Дамирыбыз бездән, бертуганнарыннан, динебезгә аеруча ихласлы булуы белән аерылып тора. Мәдрәсәдә укуын, дини гыйлем алуын тәгаен беләм. Шулай булгач, табигый, мәчеткә йөри, җомга намазларын калдырмый. Дога укымыйча, күккә күтәрелмим, дип әйтә ул еш кына. Сызраньда яшәгәндә, шә­һәр­­­дәге татар милли-мәдәни мох­тә­рияте рәисе урынбасары булып та сайланды энем. Шәһәр адми­нистрациясендә юрист булып эш­ләгәч, аңа бик күп мил­ләт­тәшләребез хокукый мәсьә­лә­ләрдә киңәш сорап мөрәҗә­гать итә иде. Кече энебез Артур Сызрань нефть эшкәртү заводында эшли. Мин үзем – полиция майоры. Шактый еллар икътисади җи­наятьләргә каршы көрәш ида­рәсендә хезмәт куйдым. Хә­зер отставкага җыенам. Әти-әние­без күптән лаеклы
ялда.

Ринад Шәрәфетдинов, Сызрань шәһәре татар милли-мәдәни мохтәрияте советы рәисе:
– Бу вакыйгадан соң Дамир белән күрешмәсәк тә, телефоннан сөйләшеп торабыз. Бу ка­һар­манлыгын югары бәяләп, мин аны шәһәребез татар җә­мәгатьчелеге исеменнән котладым. Әйе, Сызраньда яшәгәндә, ул минем урынбасарым, актив ярдәмчем иде. 2017 елда, мохтә­риятебезнең ун еллыгын бәй­рәм иткәндә, чакырып алып, аны Мактау кәгазе белән бүләк­ләдек. Әле ун көнлек ялда булса да, Сызраньга кайта алмый. Очкычны җиргә утырту буенча һаман нидер тикшерәләр, ди. Өч-дүрт көннән, насыйп булса, каһарма­ныбызны Казанга алып килеп, җәмәгатьчелек, журналистлар белән очраштыру ниятем бар. Мин үзем Татарстанга ел да киләм. Бөтендөнья татар конгрессы чараларында булабыз. Ел да Болгар җыенына барырга тырышабыз. Дөрес, быел Болгар җыены Сызрань Сабан туе белән бер көнгә туры килде. Шуңа күрә бара алмадым. Дамир да Болгар җыенында бер­ничә мәртәбә катнашты. Аның беренче хатыны Әминә исемле. Ул Сызраньда яши. Монда аның Ильяс һәм Ис­мәгыйль исемле 2006 һәм 2007 елгы ике малае үсә. Өчен­чесе, 2016 елгысы Динислам исемле. Анысы икенче хатыныннан – Натальядан туганы. Нишлисең, дөнья булгач, ае­рылулар булып тора. Әле аларның Аня исемле кызлары да бар. Дамир Екатеринбургтан Сызраньга еш кайтып тора, улларына яхшы тәрбия бирүне изге бурычы, вазифасы дип исәп­ли. Әти-әни аерылса да, балалар зыян күрергә тиеш түгел бит. Бигрәк тә малайларга ата тәр­биясе кирәк. Бу уңайдан Әминә­дән зар-шикаять ишет­кәнем юк.
 
Кайбер мәгълүмат чараларында аны, имам булып та торган, дип яздылар. Коръән укый алу әле ул – имам булып эшли алу дигән сүз түгел. Динебез кушканнарны үти, ураза тота, намаз укый, корбан чалдыра, җом­га намазларын калдырмый – анысын тәгаен әйтә алам. Дамир­ның әти­се Касыйм абзый 2017 елда хаҗда булып кайтты. Каһар­ма­ныбыз әле җыенмый шикелле.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 24.08.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»