поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.08.2019 Җәмгыять

"Мин генә ялгыз калдым менә"

Шимбә иртәсендә мин, гадәттәгечә, шәһәребез уртасындагы Воронеж күлләре тирәсен әйләнеп, һава сулап кайтырга чыктым. Күлләрне әле боз каплап китмәгән, җепшек кар яуган елак көн иде. Мине елның бу вакытында өстәге күл аеруча кызыксындыра. Гадәттә, бөтен Самара күлләрендә җәйләгән кыр үрдәкләре шушы күлгә җыелып, Көньякка китәргә әзерләнәләр иде. Кызганычка, боз сырган күл читләрен күреп, аларның очып китүен күрми калуымны аңладым. Кызганыч...

Шушы уйлар белән астагы күл янына килеп җиткәндә ак карда кара карга күреп алдым. Минем килүемне күреп очып китмәде ул, ә ничектер кыйшаеп, уң канатын сөйрәп, ераккарак китәргә талпынды. Карга әле яшь, быелгы язны гына йомаркадан чыккан булып тоелды миңа. Андыйлар әле тәҗрибәсез була, бәлки берәр эт канатыннан эләктереп алгандыр, дип, нишләргә белмичә басып торам. Нишләргәме? Әлбәттә, ярдәм итәргә кирәк! Урамда суык, кош баласы җим таба алмас, биредә этләр дә, мәчеләр дә күп йөри, таларлар...
 
Мин каргага таба бер адым атлаган идем, ул, канатын сөйрәп, өч адымга чигенде. Башым эшләде бит, курткамны салып, карга өстенә ташладым һәм курткам белән бергә кулыма алып, өемә таба ашыктым.
 
Җылы фатирда җим чүпләп, су капкан карга баласы бераз тынычланды. Мин каерылган канатын тикшереп карарга дип тотынган идем, юк, бирмәде, ярдәм сузган кулымны чукып, карр-карр дип, өстәл астына кереп качты. Тавышында авырту да, сагыш та бар иде сыман. Өстәл астыннан миңа таба шомырт кара күзләр карап тора. “Килмә яныма”, дигәндәй карга тагын бер мәртәбә “карр” дип куйды. Бу юлы тавышы усал түгел, кисәтү кебек кенә яңгырады. “Ә-ә-ә, син Каркуша мени! Әйдә, таныш булыйк”, - дидем мин аңа.
 
Тиздән без дуслашып киттек. Ул миңа канатын карарга, бәйләвеч салырга рөхсәт итте. Шулай бергә яши башладык инде. Канаты, тиешле дәва булмаганлыктан, төзәлергә ашыкмый иде. Ә башы бар: аз гына җим бирми торсам да, калай тәлинкәсе янына килә дә, зәһәр тавыш чыгарып чукый башлый. Янәдә, ашарга кая? Ә ашап туйгач, аны кулыма алырга рөхсәт итә. Креслога утырып зәңгәрсу- кара канатын сыйпап утырырга ярата башладым. Каркуша да моңа риза, күзләрен йомып йокымсырап утыра иде. Йоклап туйгач, бөтен бүлмәләрне тикшереп йөри.
 
Яңа елдан соң мин Каркушаны ветеринарга алып бардым. Ул башта куркып, башын җилкәсенә җыерды. Аннары, начарлык эшләмәгәнен аңлап, канатын карарга да рөхсәт итте. Доктор безне шатландырды: “Язга таба канаты төзәлер, зур зыян юк”, - диде. Миңа күңелсез булып китте. Ияләштем мин аңа, янымда тере җан бар, аның белән сөйләшеп тә, әрләшеп тә була иде. Ләкин аңа үзенең иптәшләре кирәгрәктер, язга таба җибәрермен инде, дигән карарага килдем.
 
Ә Каркушам һаман батырая бара. Берзаман урлаша башлады. Башта бер бал кашыгы югалды. Мин аптырадым, ләкин үзем чүп чиләгенә ташлаганмындыр дип, тынычландым. Карыйм тагын бер кашык юкка чыкты, аннан тагын... Монда минем гаеп юк ахыры, Каркуша эшедер бу, дип җинаятьче артыннан караштыргалый башладым.
 
Беркөн аш бүлмәсендә газета укып утыра идем. Күрәм, Каркуша чаба-чаба каядыр ашыга. Ишек янына килеп басты да, башын анда-монда боргалап, мине күзли. Ярар, комачаулыйм икән. Мин әкрен генә торып, телевизор каршына барып утырдым. Бераздан кухняда ниндидер тавыш ишетелде. Мин ишек янына барып, муенымны сузып карап торам. Каркуша җан-фәрманга урындык өстенә кунакларга тырыша. Өченче омтылыштан урындыкка менеп басты да, өстәлгә менәр өчен сикергәли башлады. Тик ул өстәлгә менеп җитә алмады, ләкин өстәл җәймәсен шудырып, ялтырап яткан калакны эләктереп ала алды. Мин чәй эчкәннән соң аны җыеп куярга онытканмын икән. Ә Каркуша идәнгә сикереп төште дә, ваннага таба йөгереп китте. Бер минут та үтмәгәндер, карак берни дә булмагандай, ванна ишегеннән килеп чыкты һәм, минем яннан эшлеке кыяфәт белән узып, яраткан урынына барып, нәрсәдер күзәтә башлады.
 
Мин дә төшеп калганнардан түгел идем. Ваннага кереп эзли башладым. Аскарак иелгән идем – менә алар, дүрт кашыгым да ванна астындагы бер почмакта тик яталар. Каргалар ялтыраган әйбер яратуын белә идем инде. Ә менә ничек итеп яшерү өчен җайлы урын таба белүе мине хәйранга калдырды. Ә ялтыравыклы кашыкның өстәлдә булуын ничек күргән ул? Җәяүләп идәндә йөри бит әле?
 
Ләкин кашыклар табылганнан соң Каркуша башкача алай эшләмәде. Күзе тәрәзәдә иде аның: язгы кояш нурларында кызынды, урамдагы каргаларга кызыгып карый башлады. Яз килә, карлар эри, кара каргалар кайта... Каркуша моңсулана башлады.
 
Беркөн эштән кайтып ашарга утырган идем, ул минем тезләремә сикереп менде. Мин аны ике канатыннан тотып күтәрсәм, күрәм – исән-имин минем Каркушам, дуслары янына чыгарга әзер. Ләкин мин Каркушаны иреккә чыгаруны ял көненә калдырдым. Иртән ашап эчкәч, карганы кулыма алдым да, аны табып алган урынга алып килдем. Очып китсә – китсен, китмәсә – алып кайтырмын, дип уйладым. Ә көне шундый матур! Кошлар сайраша, чыпчыклар чыркылдаша, каргалар да үз телләрендә әйткәләшәләр! Каркушаның тыны кысылды кебек. Башын сузып-сузып нәрсәдер эзли, кемнедер көтә кебек тоелды. Мин аны җиргә төшердем дә, ераккарак китеп күзәтә башладым. Ул, шуны гына көткән кебек, каргалар җыелып утырган куаклар ягына китеп барды. Янымнан узып баручы күрше хатыны белән исәнләшкән арада Каркушаның башка каргалар арасына кереп югалуын күрми дә калдым. Каргалар аны зәһәр каркылдашып каршы алдылар. Димәк, үз иткәннәр. Аңа туганнары арасында рәхәт булыр инде, тик мин генә ялгыз калдым менә.
 
Евгения САБЛУКОВА.
 
Самара шәһәре

---
Бердәмлек
№ --- | 24.08.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»