|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.08.2019 Әдәбият
"Әдәби марафон"да катнашучылар өр-яңа китаплар белән таныштыБүген чираттагы "Әдәби марафон"да катнашучылар Татарстан китап нәшрияты чыгарган өр-яңа китаплар белән танышу мөмкинлегенә ия булды. "Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) проекты - ВКонтакте социаль челтәре кысаларында Татарстан китап нәшрияты һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан берлектә оештырылып үткәрелә торган онлайн-проект. Проектның төп максаты: кешеләрдә яхшы гадәт - татарча әдәби әсәрләр, китаплар һәм журналлар уку гадәтен формалаштыру. Проект барышында китап укучы марафончылар вакытны дөресрәк файдалана башлыйлар, яңа дуслар табалар, үзара яхшы мөгаләмәдә булырга һәм ярдәмләшергә өйрәнәләр, татар интернетын файдалы мәгълүмат - татар китапларыннан кызыклы һәм файдалы өзекләр белән баеталар.
--- |
Иң күп укылган
|