поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.08.2019 Авыл

Фирдүс Тямаевның үзен биеттеләр

Кармыш авылының тарихы XVI гасырларга барып тоташа. Авыл турында мәгърифәтче Каюм Насыйри да истәлекләрендә язып калдырган.

Элек авыл тагын да зуррак булган дип сөйли кармышлылар. Базарлары гөрләп торган, авылда өч мәчет эшләгән, ат фермаларына кадәр булган. Хәзер дә, шөкер, мәчетләре дә, мәктәпләре дә бар, фермерлар мал асрау белән шөгыльләнә, тырыш кешегә эш җитәрлек. Кармышта 200ләп хуҗалык исәпләнә. Авыл чишмәләргә бик бай. Электән сакланып килгән гореф-гадәтләрне дә сакларга тырышалар. Быел 19нчы тапкыр Чишмә бәйрәмен уздырдылар. Ул Бәйрәш чишмәсе буенда үтте. Шул ук көнне Тәнкә чишмәсен ачу тантанасы да булды.
 
Бу чишмәнең тарихы авылның барлыкка килүе белән бәйле. Кармышта яшәүче Сания апа белән Фәрит абый Әхмәтҗановлар сөйләвенчә, авыл белән бәйле риваятьләр бар. XVI гасыр­ларда авылга Тәтеш районыннан Кармыш бабай килгән булган. Ул үзенә төпләнү өчен уңышлы урын эзләгән. Бу җирләргә килгәч тә, чишмә буена ятып йоклаган, төшендә бик күп көмеш тәнкә һәм үзен умарта кортлары сырып алганны күреп уянган.Төшен – байлыкка, умартаны нәсел үрчүгә юраган. Шулай авылга нигез салынган. Кармыш бабай гаиләсен дә бирегә алып килгән. Чишмәгә Тәнкә дип исем биргәннәр, ә авыл Кармыш дип атала башлаган. Хәер, авылның тагын бер исеме бар әле – Янгильдино. Рус телендә шулай атала. Монысы Кармыш бабайның оныгы исеме белән бәйле икән. Бабай улын өйләндергәч, алар балаларына Җанкилде дип исем кушканнар. Шул исем халык телендә Янгильдинога әйләнгән.
 
 
Сания апа белән Фәрит абый инде 45 ел тигез тату гомер кичерәләр. Фәрит абыйның сеңлесе улы Рөстәм Сәләхетдинов чишмәне төзекләндерүгә зур өлеш керткән эшмәкәрләрнең берсе. Госман Низаметдинов та һәрчак туган авылын кайгыртып тора. Авылдашларына ел саен бәйрәм оештыра. Бу юлы ул чишмә бәйрәменә популяр җырчылар Фирдүс Тямаев белән Вадим Захаровны чакырган иде. Рәхәтләнде халык концерт карап, биеделәр дә, кушылып җырладылар да. Кармышта яшәүче Альберт абый Сабитов Фирдүснең үзен дә биетте әле. «Авылны яратмасаң булмый, бары авылның урамнарын, кешеләрен яраткан очракта гына аны үстерергә, торгызырга була, бу эштә берләшеп эшләү мөһим»,– ди Госман Низаметдинов. Бу рәвешле җан атып торган уллары-кызлары булганда, авыллар яшәр әле, иншалла.
 
Чувашия, Кармыш

Эльвира МОЗАФФАРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 21.08.2019
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»