|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.08.2019 Мәдәният
Равил Әхмәтшин Элвин Грейны зурлаганТатарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин танылган музыкант һәм башкаручы, Башкортстан Республикасының атказанган артисты Радик Юльякшинга Рәхмәт хаты тапшырды. Очрашу Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегегендә булды, дип яза Татар-информ.
Элвин Грей хәзер Мәскәүдә яши һәм эшли. Ул Равил Әхмәтшин белән иҗади планнары турында уртаклашты. Шулай ук алар артистның Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге проектларында катнашу мөмкинлекләре турында да сөйләштеләр.
Радик Юльякшин (Elvin Grey) узган ел Мәскәүдәге «Мәскәү – Татарстан күпере» IV яшьләр форумы эшендә спикер сыйфатында катнашты, шулай ук чараның концерт программасында чыгыш ясады.
Равил Әхмәтшин артистны 9 ноябрьдә узачак V Яшьләр форумына да чакырды. Шулай ук Радикка вәкиллек проектларына ярдәм иткән һәм форумда катнашкан өчен Татарстан Вәкаләтле вәкиллегенең Рәхмәт хатын тапшырды.
Үз чиратында, Радик Юльякшин (Elvin Grey) Равил Кәлимулла улына һәм Вәкаләтле вәкиллек хезмәткәрләренә үзләренең музыкаль дискларын бүләк итте. Шулай ук 2020 елда узачак зур соло концертына чакырды.
--- |
Иң күп укылган
|