поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
19.08.2019 Мәдәният

Театраль Сабантуй 2019 җиңүчеләре - кемнәр алар? (ФОТОрепортаж)

17 нче августта Теләче районы Сабантуй мәйданында XIIРеспубликакүләм Театраль Сабантуй гөрләп узды. Театраль Сабантуй быел республикабызның барлыгы ун театр артистларын бер мәйданга җыйды.

Театраль Сабантуй Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Фатыйх улы Зариповның театрларны һәм килгән кунакларны, тамашачыларны сәламләүдән башланып китте. Илдус Фатыйхович үз районы белән чын горурлык хисләрен яшермичә: “иң күп узган Сабан туе бездәдер, чөнки Теләче халкы бик уңган, булган!” , - дип билгеләп үтте.

Мәдәният министры урынбасары Ленар Сәетҗан улы Хәкимҗанов шулай ук артистларны, кунакларны әлеге матур бәйрәм белән котлады: “Театраль Сабантуй матур һәм күңелле булып истә калсын!”, - дип теләкләрен белдерде.
 
Быелгы Театраль Сабантуйның тагын бер мөһим вакыйгасы булып, WorldSkills флагын Теләче районы мәйданында килгән кунаклар хозурына тәкъдим итү булды.
 
 
Театрлар парадыннан соң Сабан туеның иң күңелле һәм иң кызык өлеше – уеннар һәм концерт башланып китте. Мәйданда артистлар һәм театр хезмәткәрләре йомырка салынган кашык кабып, капчык киеп, көянтә-чиләк белән йөгерү; армрестлинг, гер күтәрү; таяк белән, аркан белән тартышу; капчык сугышы, чүлмәк вату, бию марафоны, сиртмәле бүрәнә буенча йөрү кебек уен төрләрендә көч сынашты. Килгән кунаклар өчен мәйданның икенче өлешендә театр артистлары һәм эстрада артистлары – Рәсим Низамов һәм ИлСаф катнашында җырлы-биюле матур концерт программасы тәкъдим ителде.
 
Быелгы Театраль Сабантуйның үзенчәлеге булып, театр артистлары һәм тамашачылар өчен махсус чәй өстәле оештыру булды. Театраль Сабантуйда катнашучы һәр театрдан 4-5 артист, үзләре башкарган рольләрдәге костюмнардан, чәй өстәле артында тамашачылар белән әңгәмә корды, истәлеккә фотога төште.
 
 
Сабан туеның күрке – көрәш исә кызганнан-кыза барды. Көрәшчеләр, чын мәгънәсендә, матур көрәш күрсәтте. XII Театраль Сабан туеның абсолют батыры – Татарстанның атказанган артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Алмаз Гыйлван улы Фәтхуллин! Ул ТР Президенты бүләге – машинага лаек булды.
 
XII Театраль Сабан туе уеннарында җиңүчеләр түбәндәгеләр:
 
Капчык киеп йөгерү (хатны-кызлар):
 
1 урын: Заһидуллина Ләйсән (Әлмәт театры).
 
2 урын: Кәримуллина Диләрә (С.Өметбаев исемендәге Минзәлә театры).
 
3 урын: Вахитова Алсу (Буа театры).
 
 
Капчык киеп йөгерү (ир-атлар):
 
1 урын: Гарипов Рәдис (Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама театры)
 
2 урын: Мөхәмәтҗанов Фәннүр (Камал театры)
 
3 урын: Нургалиев Эльмир (Әлмәт театры).
 
 
Капчык сугышы:
 
1 урын: Мөхәмәтҗанов Фәннүр (Камал театры).
 
2 урын: Гәрәев Алмаз (Камал театры).
 
3 урын: Шагимарданов Алмаз (Әлмәт театры).
 
 
Гер күтәрү (60 яшькә кадәр):
 
1 урын: Парфенов Тимур (Буа театры).
 
2 урын: Садриев Раил (Буа театры).
 
3 урын: Заһидуллин Айдар (Әлмәт театры).
 
 
Гер күтәрү (60 яшьтән өлкәнрәкләр):
 
1 урын: Яруллин Рәис (Буа театры).
 
2 урын: Хисматуллин Равил (Тинчурин театры).
 
3 урын: Хәмитов Роберт (Тинчурин театры).
 
 
Таяк тартышу(хатын-кызлар):
 
1 урын: Фәррахова Айгөл (С.Өметбаев исемендәге Минзәлә театры).
 
2 урын: Мөсәлләмова Айсылу (Тинчурин театры)
 
3 урын: Никитина Әлфия (Кариев театры).
 
Таяк тартышу(ир-атлар):
 
1 урын: Галиев Рәмис (Әтнә театры).
 
2 урын: Заһидуллин Айдар (Әлмәт театры).
 
3 урын: Габдуллин Минвәли (Камал театры).
 
 
 
Сиртмәле бүрәнә буенча йөрү:
 
1 урын: Абдуллин Илнар (Тинчурин театры).
 
2 урын: Павлов Юрий (Т.Минңнуллин исемендәге Түбән Кама театры).
 
3 урын: Фазлиев Айзил (Әлмәт театры).
 
Бию марафоны:
 
1 урын: Заһидуллин Нияз һәм Гафарова Гүзәл (Әтнә театры).
 
2 урын: Нуруллин Алмаз һәм Камалиева Лилия (Тинчурин театры)
 
3 урын: Низамиев Динар һәм Шакирова Алсу (Кариев театры).
 
 
Армрестлинг (хатны-кызлар):
 
1 урын: Чупашова Люзия (Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама театры).
 
2 урын: Искәндәрова Миләүшә (Чаллы театры).
 
3 урын: Шириева Элмира (Кариев театры).
 
Армрестлинг (ир-атлар):
 
1 урын: Гәрәев Алмаз (Камал театры).
 
2 урын: Илматов Руслан (Тинчурин театры).
 
3 урын: Сафиуллин Радик (Әтнә театры).
 
 
 
Чүлмәк вату:
 
1 урын: Бәйрамова Сылу (Әтнә театры).
 
2 урын: Исмагилов Руслан (Чаллы театры).
 
3 урын: Шәрәфетдинова Әминә (Буа театры).
 
Аркан белән тартышу(ир-атлар):
 
1 урын: Шәрәфетдинов Әсфар, Сәлахов Шәүкәт, Валиуллин Марат, Вилданов Индус, Парфенов Тимур (Буа театры).
 
2 урын: Нуриев Дамир, Гайфулиин Нәфис, Нуриәхмәтов Рөстәм, Халиков Илдар, Хафизов Рифат (С.Өметбаев исемендәге Минзәлә театры).
 
3 урын: Хисмәтуллин Равил, Лотфуллин Айдар, Хәмитов Роберт, Хафизов Ирек, Хафизов Рөстәм (Тинчурин театры).
 
 
Аркан белән тартышу(хатын-кызлар):
 
1 урын: Егорова Рая, Фәррахова Айгөл, Хәертдинова Элвира, Хәбирова Фәнзилә, Шәймәрданова Гөлфәния (Минзәлә театры).
 
2 урын: Нургалиева Ләйсән, Хафизова Ләлә, Таһирова Раушания, Хасаева Флүзә, Искәндәрова Миләүшә (Чаллы театры).
 
3 урын: Мөхәммәтҗанова Лилия, Заһидуллина Рәзилә, Тимергалиева Вәсилә, Сафиуллина Ильфира, Гиниятова Гөлсинә (Әтнә театры).
 
Кашыкка күкәй салып йөгерү(хатын-кызлар):
 
1 урын: Гайзуллина Альбина (Кариев театры).
 
2 урын: Мәликова Индира (Чаллы театры).
 
3 урын: Усманова Сабира (Т.Миңннуллин исемендәге Түбән Кама театры).
 
Кашыкка күкәй салып йөгерү(ир-атлар):
 
1 урын: Гарипов Рәдис (Т.Миңннуллин исемендәге Түбән Кама театры)
 
2 урын: Вәлиев Раил (Буа театры).
 
3 урын: Кламов Руслан (Әтнә театры).
 
 
Көянтә-чиләк белән йөгерү (хатын-кызлар):
 
1 урын: Сөнгатуллина Гөлүсә (Камал театры).
 
2 урын: Мөхәмәтҗанова Рәзилә (Әтнә театры).
 
3 урын: Карпухина Эльвира (Кариев театры).
 
Көянтә-чиләк белән йөгерү (ир-атлар):
 
1 урын: Нургалиев Салават (Чаллы театры).
 
2 урын: Халиков Илдар (Минзәлә театры).
 
3 урын: Гарипов Рәдис (Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама театры)
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

---
Тинчурин театры
№ --- | 19.08.2019
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»