поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.08.2019 Әдәбият

Фатыйх Кәрим истәлегенә

Күренекле татар шагыйре, Бөек Ватан сугышында Кенигсберг (хәзерге Калининград) өлкәсендәге Багратио-новск шәһәреннән ерак түгел җирләрне немец фашистларыннан азат иткәндә 1945 елның 19 февралендә батыр-ларча һәлак булган Фатыйх Кәримнең тууына быел 110 ел тулды.

Шуны истә тотып, мин, Калиниградта ял иткәндә, Багратионовск шәһәренә барып, шагыйрьнең кабере өстендә дога кылып, чәчәкләр утыртып, бер уч кабер туфрагын алып кайтып, Башкортостан Республикасы, Бишбүләк районы, Ает авылындагы музеена тапшырган идем. Фатыйх Кәрим исемендәге урта мәктәптә авыл халкы белән бергә матур гына кичә дә уздырдык.
 
Багратионовск мемориал комплексында Фатыйх Кәримнең гүзәл һәйкәле дә бар. Шагыйрьнең Казанда яшәүче кызы Ләйлә Фатыйх кызы, ел саен шунда барып, җирле “Карендәшләр” татар җәмгыяте әгъзалары белән бергә әтисенең шигырьләрен укыйлар, шагыйрьне искә алалар. Багратионовскның матур бер урамы Фатыйх Кәрим исемен йөртә. Истәлекле такта да бар, анда болай дип язылган: “Улица названа в честь татарского поэта Фатиха Карима, погибшего 19 февраля 1945 года в боях за освобождение нашей Родины”.
 
Киләсе елда без Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Ул канлы-фаҗигале еллар ерагайса да, татар халкының каһарман уллары даны мәңге сүнмәячәк, исемнәре онытылмаячак!
 
Шул сәяхәттә күңелемә килгән шигъри юлларымны газета укучыларына да тәкъдим итәсем килде.

Тыныч йокла, Фатыйх абый

“Дим буена тиздән кайтам”, - диеп,
Хыялландың сугыш кырында.
Ватан өчен бирдең гомереңне,
Калды исемең халык җырында.

Багратион исемен йөрткән шәһәр өчен
Язмыш язган сиңа үләргә.
“Тыныч йокла, Фатыйх абый”, - диеп,
Дога кылдык, килеп кабереңә.

Татар исемең йөрткән урамдагы
Яшь кешеләр әйтте, сине белүче:
“Татар шагыйре ул, дошманнардан
Безнең илне азат итүче”.

Фатыйх абый, насыйп булды
Һәйкәлеңне барып күрергә.
Дога кылып, кабер туфрагыңны
Кайтарырга туган илеңә.

Музееңда синең рухың яши,
Авыл мәктәбе дә синең исемдә.
Халык сөя сине, Фатыйх Кәрим,
Дан һәм мактау сиңа илеңдә!
 
Идеал ГАЛӘВЕТДИНОВ.

---
Бердәмлек
№ --- | 16.08.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»