поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.08.2019 Авыл

Авыл “интеллигенты” (ЮМОРИСТИК ХИКӘЯ)

Әллә әтәч кычкыра инде? Кара, таң атып килә икән ич, көтү куарга соңга калмагае! Әнисә тиз генә торып киенде дә, чәй дә куймыйча, йортка чыкты. Көтү куып кайткач, Хәлиме белән бергә утырып эчәрләр әле.

Савып бетергәндә урамда сыерлар мөгрәве, күрше хатыннары сөйләшкән тавышлар ишетелә башлаган иде инде. Әнисә дә сөтлебикәсен урамга чыгарып, авыл башына таба озата китте. Бераздан аны уң як күршесе Фирая басып җитте. “Бүген каршы алырга да барырга булыр инде Төнкәйне! Кичә кабат өйгә кайтмады, кич буе эзләдек! Әрәмәгә киткән бит, әй!” – дип, сөйләнә-сөйләнә, күптән түгел генә сатып алган танасына ымлады Фирая.
 
- Әнисә апа, кичә Шәймардан Гөлүзәсенә яучы килгән, ишеттегезме? Аллаһы төләсә, тиздән авылда туй төшәр, - дип, соңгы яңалыгы белән дә уртаклашты яшь хатын. Бу бер дә гайбәт сату түгел - авылда көтү кууның йоласы шундый. Күрше-күләннең хәлен беләсең, авыл өстендәге яңалыкларны ишетәсең. Авыл халкы бер гаиләдәй тату яши, туйларны да бергәләп төшерәләр, соңгы юлга да бөтен авыл белән озаталар.
 
- Тагын малларын минем капка төбеннән алып баралар! Сыер бугына батырып бетердегез инде!
 
Озак еллар шәһәрдә яшәп, лаеклы ялга чыккач кына туган йортына кайтып төпләнгән Сәкинәнең күңел болгандыргыч тавышыннан хатыннар сискәнеп китте.
 
- Нәрсә дип кычкырасың әле, Сәкинә апа? Авылда яшибез ич, капка төбе саен тизәк бит монда, - дип елмайды Фирая.
 
- Минем малларым юк, сезнең сыерлар артыннан тирес түгеп туйдым инде! Минем капка төбемнән йөрмәсәгез ярамыймы?! - дип черелдәде һаман Сәкинә. Әнисә, хәлне җиңеләйтергә теләгәндәй: “Тирес чистартасың килмәсә, йортыңны арт урамга мендереп куй, Сәкинә апа, анда сыерлар йөрми”, - дип әйтеп салды. Хатыннар кычкырып көлеп җибәрделәр, ә ирләр: “Дөрес әйтәсең”, - дип елмаештылар. Сәкинә авызын бер ачты, бер япты - әйтер сүз тапмагач, капкасын шартлатып япты да пыр тузып йортына кереп китте.
 
Әнисә сыерын озатып өйгә кайтканда, Хәлим торып чыккан, тавык-чебешләргә җим салып йөри иде. Хатын өйгә кереп чәй куйды, коймак пешереп алды. Кич йөреп кайткан кызларын уятырга жәлләп, Хәлим белән икәү генә чәй эчәргә утырдылар. Шулвакыт капка ачылган тавыш ишетелде. Тәрәзәдән карасалар - йортта Сәкинә басып тора.
 
- Мактап йөрисең икән, Сәкинә апа, кер әйдә, чәй эчәбез, - дип, сөйләнә-сөйләнә, Әнисә өй алдына чыкты.
 
Тик авылдашының йөзенә карап, эчендә ут януын күрде. Йөзе кызарынып-бүртенеп чыккан, үз-үзен кая куярга белми.
 
- Син нәрсә, бөтен авыл алдында мине мыскыл иттең?! Үзеңне шундый акыллы дип уйлыйсыңмы әллә? - дип кычкырырга тотынды Сәкинә.
 
- Иии, нишләп мыскыл итим ди инде, Сәкинә апа?! Көлешеп кенә алдык бит. Син дә шул йорт алдың белән туйдырып бетердең инде. Чынлап та, авыл булгач, тизәксез булмый инде ул, - дип көлеп җибәрде Әнисә. Ә авылдашы бер генә дә тынычланырга теләмәде.
 
- Сез, авыл хатыннары, букка буялып ятарга өйрәнгәнсез! Мин әлегә кадәр шәһәрдә яшәдем! Мин югары белемле белгеч, авыл интеллигенциясе! - дип кычкыра бирде.
 
- Кычкырма шулкадәр, балаларны уятасың! Интеллигент булгач, үзеңне интеллигентларча тот! Ә син авыл буйлап гайбәт сөйләп йөрисең, урамда кешегә теләсә нәрсә кычкырасың! Өй алдыңнан узарга да куркабыз бит инде, шунда ук эт кебек чәңгелдәп, йөгереп чыгасың, - дип җавап биргәнен сизми дә калды хуҗа хатын. Сәкинәгә бу сүзләр җитә калды инде, Әнисә өстенә ташланып, аның чәченә ябышты. Хәлим булмаса, бу хәлнең нәрсә белән бетәсе билгесез иде. Тик ир кеше җитез генә икесен ике якка аерып җибәрде.
 
- Тилердегезме әллә, көпә-көндез сугышып ятасыз! Сәкинә, бар, кайтып кит, милиция чакыртам хәзер! - дип хатынны кулыннан эләктерде дә этә-тертә капкадан чыгарып җибәрде.
 
- Үтерәлә-әр! Караул! - дип, ясалма тавыш белән кычкыра башлады Сәкинә. Каушап калган Хәлим хатынны кулыннан ычкындырды, ә тегесе беләге белән капка баганасына барып бәрелде. - Милиция?! Милиция! Мин хәзер сезнең үзегезне утыртам! - дип кулын ышкый-ышкый өенә таба атлады Сәкинә.
 
...Берничә көннән Әнисәгә районның полиция бүлегеннән чакыру китереп тоттырдылар. Сәкинә кара янган беләген хастаханәдә күрсәткән, кыйнадылар дип, гариза язган икән. Берничә ай тикшерүдән соң, суд Әнисәне гаепле дип тапты. Хатынның капкага үзе барып бәрелгәнен күрүче шаһит булмагач, нишләтәсең?
 
Тик Хәлим һәм туганнары бу карар белән килешмәделәр. Эшне өлкә судына кадәр җиткерделәр. Анда судның беренче утырышында ук Әнисәне аклап чыктылар. Тик хатын судьяның: “Хөкемне шулай калдырыйкмы?” - дигән соравына “әйе” дип баш какты. Гади авыл хатыны суд карарын шулай калдыру - “гаепле” дигән карар булуын каян белсен инде?! Судлардан, сорау алулардан да тәмам арыган иде ул. Шулай итеп, гаепсез килеш аңа шартлы хөкем “чәпәделәр”...
 
Ояты уяндымы, авыл халкы көн күрсәтмәс дип курыктымы, Сәкинә авылдан кабат шәһәргә күченеп китте. Бәлки, аның кебек “интеллигент” кешегә авыл тормышы ярамагандыр...
 
 

Әминә ШИҺАПОВА
Бердәмлек
№ --- | 16.08.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»