• 03.08-23.08 Гигант шоу. Цирк. 13:00
  • 30.08 "Күтәренке күңел белән". Музыкаль-юмористик шоу. УНИКС. 18:00
  • 15.10 Әнвәр Нургалиев. УНИКС. 18:30
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 21 Август Фәнис Кәлимуллин
  • 21 Август Ләлә Миңнуллина
  • 21 Август Харрас Әюпов (1946-2008)
  • 22 Август Энҗе Басыйрова
  • 22 Август Яхъя Халитов
  • 22 Август Тәлгать Абдуллин
  • 22 Август Айгөл Бариева
  • 22 Август Алмаз Фәтхуллин
  • 22 Август Марат Бәшәров
  • 23 Август Дания Нуруллина
  • Этнэдэн Фэнияне эзлим.1954 елгы.Богелмэдэ Укыган иде. Ике кызы бар икэнен белэ идем. Тубэн Коеккэ Файзрахманов Салихка кияугэ чыккан иде. Кызлары Лилия, Лидия исемлелэр. Телефон номерым 89393321749
  • Бер булмале фатир снимать итабез Ике егет тулырак мэглумат тел буенча тел 89393923808
  • Павлюхина урамындагы тулай торак бүлмәсен тәртипле кызларга озак вакытка арендага бирәм. 89033052264
  • 2109 машинасынын сул як ишеклэре сатыла. Черемэгэн, тузмаган. Бэясе договорная. Тел.:89270410678.
  • Отопительный радиатор сатыла. 1 шт.-1000 сумнан. 6 штук. Тел.:89270410678
  • Сенчик сатыла (килосы 230 сум), суган сатыла (килосы 25 сум).Сенчикнын корэне дэ бар.Атаныш районыннан. Тел.:89270409370
  • Авыл кукэе сатам. 10 шт. - 60 сум. Узем алып килеп бирэм. (Казан шэхэре буенча). Тел.: 89375255146
  • Казанда, Үзәккә якын урында, ике татар тәртипле, начар гадәтләрсез, студент егетләргә вакытлыча яшәп торырга 1 бүлмәле фатир кирәк.15-16 мең тирәсе. Телефон: 89963369167
  • Казан үзәгендәге ремонтланган чиста бүлмәгә кертергә кыз кеше эзлибез. Бик уңайлы урында, тукталыш якын. КГСАУ, КГТУ һәм башка вузлар тирәсендә. Адресы - Әмирхана Еники, 3. Тел.:89375779892
  • Казан шәһәре Бр. Касимовых 22/7 адресы буенча урнашкан бүлмәгә начар гадәтләре булмаган ике кыз кертәм. Яшәү өчен барлык шартлар да бар. Тел: 8987 209 86 93

 

 

 
Архив
 

               

19.05.2010 Мәдәният

СУГЫШ ЕЛЫ МАЛАЕ

Заманында 80 яшьтән узып туксанга якынлашкан күп кенә шәхесләр: Бакый Урманче, Нәкый Исәнбәт, Әмирхан Еники, Исмәгыйль Һилалов, Хәким Сәлимҗанов, Риза Ишморат, Ширияздан Сарымсаков, Хәсән Гобәйдуллин һәм башка өлкәннәр белән еш очрашырга туры килде. Ничаклы бетмәс-төкәнмәс байлык иде аларда. Иман ныклыгы, рух бөеклеге, тормышка, кешеләргә, милләткә мәхәббәт!

Бөеклеккә ирешкән картлар гына түгел аларның миңа иң гадиләре дә кадерле. Һәммәсе кыйммәтле казылмаларга бай тауларга охшаган. Бездә бит Япония түгел, картларыбыз иртә китә. Шагыйрь әйтмешли «күз текәмә кая, түмгәк-калкулыклар» гына кала. Тигезлекләр. Ә кадерле тормыш тәҗрибәсен, кирәкле хатирәләрне туплаган таулар – озын гомерле олпат картларны табу кыен.

 

Фердинанд Фарсин минем өемә үк килгәч, башта аптырап калдым. 80 яшен тутырган көннәре икән. Люция апага да сиксән яшь булыр иде бит дип искә төшердек. Сүз үзеннән үзе үткәннәргә китеп барды. Аларның балачагы сугыш еллары өермәсендә калган шул.

 

Ул гыйбрәтле елларны Фердинанд абый ничә сөйләсә дә тыңлыйсың. Чөнки аның кайнар хәтирәләрендә «Шонкар театры», анда Минзәләдә политрук булырга укып йөргән Муса Җәлил, Мамадыш, Чистай, Минзәлә театрларының үзенчәлекле тормышы саклана. Аларда, артист, режисер, директор булып эшләү белән бергә, пьесалар һәм музыка да язгалаган Юныс Фарсин, Мәскәүдә Айдарскийлар, Казанда Мутиннар, Тинчуриннар белән бергә эшләгән, хәтта Фатыйма Ильскаяга өйләнгән абыйлары Мөхәммәт Парсин бар. Мөхәммәт Парсинның театр белгече буларак хезмәтен Галимҗан Ибраһимов та үзенең күп санлы мәкаләләрендә уңай бәяләгән.

 

Чын мәгънәсендә сәхнәдә туган, бишектә чактан ук сәхнә кешеләре дөньясында яшәгән малайның күңелендә артист булу теләге уянырга тиеш иде. Әмма артист хыялыннан алдарак аның күңелендә хәрби кеше буласы килү уе алдарак бөреләнә. Минзәлә театрының Хуҗа Шонкаров дигән атаклы артистының ике малае белән ишек алдында уйнап ятканда «Шонкар дустым, син өйдәме?» – дип, хәрби киемнәр кигән Муса Җәлил килеп керә.

 

Мусаның малайларга үз итеп сүз кушуы, шаяртуы, ягымлы гына тегесен-бусын сораштырып торуы, пилоткасын кидертеп каравы, өлкәннәрнең Мусаны чорнап алулары, Муса абыйсының, әтисен читкә алып китеп, көлә-көлә озак кына сөйләшеп торуы, һәммәсе Фердинанд күңеленә гомергә чыкмаслык булып кереп урнаша.

 

Сугыш еллары шаян малайлардан бик тиз генә җитди яшүсмерләр әвәләп куя. Ир артистлар сугышка күпләп озатылган чорда сәхнәгә менеп гастрольгә дә чыккалаган яшүсмер, әти-әнисе авылга киткәч, авылда да яшәргә мәҗбүр була. Чөнки Юныс Фарсинга бик авыр хәлдә калган колхозны җитәкләүне йөклиләр. Сәнгать дөньясыннан килгән нечкә күңелле җитәкче: «Эшләгән кешегә тире кипкәнче үк эш хакын түләргә кирәк», – дип авыл кешеләренә 400 әр грамм икмәк бирдертә. Әллә шуңамы, аны монда озак тотмыйлар, сугышка озаталар. Гаиләсенә шушы Тәкермән авылында яшәп торырга туры килә.

 

Әлбәттә, кеше хәленә керә белә торган җитәкченең гаиләсенә авылда җылы карыйлар, мәгәр монда берәүгә дә ансат түгел, бөтен кешегә үз көнен үзе көтәсе. Әгәр дә, Фердинанд абыйга башкарак, рәхәтрәк, җиңелерәк шартларда үсәргә туры килсә, ул бүгенге без белгән искиткеч тырыш, нечкә күңелле, ярдәмчел, гадел кеше була алыр идеме икән?!. Кеше чын кеше булсын өчен авырлыклар күрергә тиеш дигәннәрендә хаклык, мөгаен, бардыр.

 

Сугыш елларында тормыш елдан-ел авырлаша бара. Әле бер гаиләгә, әле икенчесенә кара кайгы хәбәре килеп тора. Күпме өметләрне кисә ул. Фердинандның әнисе куян карый. Әнисенә беренче тапкыр ярдәмгә килүе малайны фаҗигале хәлгә шәһит итә. Балаларында ят кул исен сизгән ана куян балаларын өзгәләп ташлый. Фердинандны кыш айларында авылдан еракка утын кисәргә җибәрәләр. Авыр эшкә ачлык, салкын өстәлә. Яз көне җир тырмаларга чыгу, ян бакчаны казып бәрәңге утырту, көзге салкында бәрәңге алу, окоп казырга озатылу...

 

Җаннарны суырган сугыш тәмамлана. Зарыгып көткән җиңү көне күкрәктәге хыялларны уята, Муса Җәлилне күрүдән туган хәрби кеше буласы килү уе да тоныклана. Әтисе кабат театр дөньясында кайный башлый. Улы да кабат сәхнә кешеләренә якыная. Әтисенең Салих Сәйдәшев белән аралашуы, Салих абыйсының, “менә тагын бер артист үсеп җиткән икән», диюләре Фердинандның кайнар йөрәгендә, әти-абыйларыннан килгән театрны ярату хисен кабыза. Казан театр училищесында ул үзенең гомерлек тормыш һәм сәхнә юлдашы Люция Фарсина белән очраша.

 

Г.Камал театры чыгарган ике томлык китаптан Люция Фарсина һәм Фердинанд абыйның Г.Камал театрында уйнаган рольләрен барлыйбыз. Шуларны искә алабыз. Шатланган, горурланган Фердинанд абый кинәт бик күңелсезләнеп, «ә менә энциклопедиядә мине Люциямнән аердылар» бит ди. Фердинанд абыйның атказанган исем белән генә калуы аңа энциклопедиягә керү юлын япкан. Халык үзе заманында Тинчурин театрын «Фарсиннар театры» дип зурлый иде. Фарсиннар уйнаган теләсә кайсы спектакльгә дә атлыгып килә иде. Бу ике талант тудырган образлар Тинчурин театры тарихын бизәүче асылташлар: Фердинанд Р.Ишморатның «Үлемсез Җыр»ында Муса Җәлилне уйнаса, Люция анда Анна-Мария, Х.Вахитның «Беренче мәхәббәт»ендә Тәлгат икән, Люциясе – Рәхилә, Җ.Җаббарлының «Сулган чәчәкләр»ендә Фердинанд – Баһрам, Люция – Пәрәү һәм Арбузовның «Минем Маратым» да да Мараты – Фердинанд, мәхәббәте – Ләлә – Люция! Марсель Сәлимҗанов та Гольдониның “Ике хуҗаның хезмәтчесен» куйганда аларны аермый. Яшь гашыйк Труфальдиноны Фердинандка, аның сөеклесе Смеральдинаны Люциягә ышанып тапшыра. Һәм 45 яшьлек ике пар йөрәк бу тәрҗемә әсәрен шундый итеп уйный, спектакль гәҗәеп озын гомерле була.

 

Мольерның «Тартюф»ында – Тартюф, «Галиябану»да – Хәлил, «Кара йөзләр»дә – Закир, Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»ында – Искәндәр!!! Һәм тагын да берсеннән-берсе кызыклырак булган образларны санарга була. Әйтик, Т.Миңнуллинның «Китәр юлың еракмы?» дигән бер әсәрендәге Маннапов. Ул һич кенә дә Әлдермештәге Әлмәндәрдән калышмый. Ул образда татар халкының бик зур, бик катлаулы сораулары куелган иде.

 

Һәм шушы РСФСР халык артисты булырлык артистның атказанган гына булуы 1976 елгы гастрольләр вакытында ук ризасызлык уятты. Директор С.Шәкүров һәм Р.Тумашевлар документлары тутырылган, быел алачак дисәләр дә, язмаган булып чыкты.

 

Фердинанд абый кайчандыр бөтен СССР буйлап уйнап йөргән Муса Җәлиле турында сөйли. Шаккаткан: «Ничек инде, татар кешеләре була торып, татарны татар итүче алтын баганаларны кисә башладылар соң?»– дип кыза. Әминә ханымның: «Мусаны Берлинда биш хатынга өйләнгән дисәләр, ышанам, әмма туган илен сатты, дигәннәренә мәңге ышанасым юк!» – дигәнен искә төшерә. Менә тыңла, шушындый шигырьләрне язган кеше илен сата алырмы, – дип, – Муса Җәлил шигырьләрен яттан укый. – Сугышка кадәр үк «Алтынчәч»не язган ул», – ди.

 

– Нык икәнсез әле сез, Фердинанд абый, дигәч:

 

– Кая инде, 70 еллар ахырында ук миңа ике инфаркт ясадылар.

 

– Барыбыр бирешмисез, нәрсәдән көч аласыз?

 

– Люциям белән бергә үстергән бакчам бар, улым мине шунда машинасында йөртә. Аннары яхшы кешеләр дә күп. Шәймиев биргән өч бүлмәле фатирда яшим. Ниһаять, Тинчурин театрын да Фәнис Мөсәгыйть шикелле искиткеч шәп кеше җитәкли.

 

Карт артистның күзләреннән чәчрәп яшь чыга. Сугыш чорында тылда эшләгәннәргә медальләр бирәләр, Фердинанд абыйның да алты медале булган, әмма аларны урлап чыкканнар. Бүген 65 еллык җиңү бәйрәме уңае белән җиденчесе килгән икән, шуны барып аласы бар. Мин аңа саулык сәламәтлек, ак бәхетләр теләп озата чыгам. Фердинанд Фарсин кебек милләт өчен эшләгәннәрне рәнҗеттерәсе килми. Алар җылы сүзгә, хөрмәткә бик лаек!

Юныс САФИУЛЛИН
Сәхнә
№ 5 |
Сәхнә печать

Фикерләр

№2 (44352) / 19.05.2010 13:48:51

Юныс әфәндене ялгыша дип уйлыйм.
«Кеше чын кеше булсын өчен авырлыклар күрергә тиеш дигәннәрендә хаклык, мөгаен, бардыр». Кешелек сыйфатлары тумыштан бирелгән дип беләм. Бу хакта бик күп мәкаль-әйтемнәр дә бар, тормыш мисаллары да җитәрлек.

№1 (44342) / 19.05.2010 11:51:41

Кызганыч Люция апа 80 не тутыра алмаган. Гомеренең азагында шактый сынаулар аша үтәргә туры килгән икән..

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом