поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.08.2019 Җәмгыять

Һәлакәткә юлыккан самолетны утырткан Дамир Йосыпов кичерешләре хакында сөйләгән

Сызрань татарлары автономиясенең элекке җитәкчесе Илсур Гыйльманов двигателе сүнгән самолетны җиргә төшереп утырткан Дамир Йосыпов белән сөйләшкән. Сөйләшүләренең ни хакында баруын ул “Татар-информ” журналистына әйтте.

“Минем кызларым әйтте. Дамир Юсупов дигән пилот диделәр. Башта аның өчен куркып киттем, нәрсәдер булдымы-юкмы икән дип. Аннан соң аңа шалтыраттым. Трубканы алды. Дамир, ничек хәлләр дим. Аллага шөкер, Илсур Гаязович, булды, ди. Тавышы тыныч иде, сабыр егет ул Дамир. Синең белән горурланабыз, синең исән-сау булуың өчен куанабыз, дидем. Кешеләр исән, бәрелгән җирләре генә бар, диде”, - дип сөйләде ул.
 
Илсур Гыйльманов шәһәр администрациясе каршындагы торак һәм ипотека фондының башкарма директоры булып эшләгән. Дамир Йосыпов бу ведомствога юрист булып эшләргә килә. Алар 2007 елда шәһәрдә милли-мәдәни автономия оештыра, Илсур Гыйльманов оешманың җитәкчесе, Дамир Йосыпов урынбасары була.
 
“Без аның белән җиде ел эшләдек. Ул беренче урынбасар, мин рәис. Бөтен Сабантуйларны, татар бәйрәмнәрен икебез үткәрдек. Казанга, Татарстанның Чүпрәле районына бардык, алар безгә Сабантуйга килә, без дә аларга йөрдек. Җиде ел йөрдек без аның белән Сабантуйларны үткәреп”, - дип сөйләде ул.
 
Илсур Гыйльманов Дамир Йосыповның, очучы булырга теләп, укырга китүен сөйләде. Соңрак ул үзе дә автономиядәге эшләрне яшьләргә тапшыра. Ул Дамир Йосыпов белән дус булып калуларын, аралашып яшәүләрен сөйләде. Әмма ул бүген бер генә тапкыр сөйләшә алган – Дамир вакыты юклыгын әйткән.
 
“Әйтәм бит, нинди эш кенә бирми идек, эшен һәрвакыт эшли иде. Ул шундый Аллаһка ышана торган егет. Дини кеше ул. Тәмәке дә тартмый, аракыны да беркайчан эчмәгән. Гаиләсе бар, олы улына 13 яшь. Әтисе пенсиядә, ул атказанган вертолетчы. Өч туганнан ул гына очучы булды”, - дип искә алды Илсур Гыйльманов.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 16.08.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»