|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.08.2019 Мәгариф
Татарстанның 29 районында укучыларның белеме гадел бәяләнмәгән
Бөтенроссия тикшерү эшләре нәтиҗәләре буенча, Рособрнадзор Татарстанда укучылар белеме гадел бәяләмәгән районнарны ачыклаган. Бу - 29 муниципаль районда 53 мәктәп. Бу хакта бүген "Тәрбия - белем бирү сыйфатын күтәрү факторы" темасына республика август киңәшмәсендә ТР вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте. "Муниципаль мәгариф органнарына бу мәсьәләгә җитди игътибар бирү, Рособрнадзордан алынган нәтиҗәләргә җентекле анализ үткәрү һәм укытучылар белән тиешле методик эш оештыру мөһим", - диде министр.
Бөтенроссия тикшерү эшләре - урта һәм югары сыйныф укучыларының төрле фәннәрдән белемнәрен тикшерү чаралары, дип яза Татар-информ.
Мондый тестлар беренче тапкыр 2015 елда узган. 9-11 сыйныфларда укучыларның белемнәре БДИ һәм Төп дәүләт имтиханы өчен сайланмаган предметлардан сынала.
--- |
Иң күп укылган
|