поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
15.08.2019 Мәдәният

Ваһапов урамында Рәшит Ваһапов музее

«Тузган торак» программасы нигезендә төзелгән «Азино – 1» микрорайонындагы урамнарның исеме аның проекты белән бергә барлыкка килә. Алар, нигездә, татарның мәшһүр артистлары һәм күренекле язучылары хөрмәтенә бирелгән: опера җырчысы, ТАССРның халык артисткасы Галия Кайбицкая, язучы Габдрахман Минский, ТАССРның халык артисты Рәшит Ваһапов, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Хәйдәр Бигичев урамнары…

Рания Нәкыйп кызы Галиәкбәрова җитәкчелегендәге 171 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе менә шундый хикмәтле тирәлектә, төгәлрәк әйткәндә, Рәшит Ваһапов исемендәге урамда урнашкан. Шундый әдәби-сәнгати алшартка куелгач, аның тормышында да аерым бер үзенчәле күрергә өмет итәсең. Нигездә, Казанның үзәктәге ярым җимерек йортларыннан, подваллар, чардаклардан күчерелгәннәрнең балалары һәм оныклары укый торган әлеге мәктәп, чынлап та, шактый ук үзенчәлекле булып чыкты. Аның иң кызыклы ягы шунда: ул – музейлы, театрлы мәк- тәп. Биредә быел бөек җырчы Рәшит Ваһаповның туган көне – 7 майда Рәшит Ваһапов музее ачылды. Ул тантанага, Мәскәү, Түбән Новгород, Казанның мәртәбәле кунаклары белән рәттән, «Мәгариф» журналы да чакырулы иде. Бу тантана уңаеннан махсус милли күлмәкләр кигән укучылар борынгы татар җырлары, шигырьләр, истәлекләрдән торган тирән эчтәлекле композиция әзерләгәннәр. Алар Россия Дәүләт премиясе лауреаты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, халык шагыйре Ренат Харис, Дәүләт Советының мәгариф, фән, милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, халык шагыйре Разил Вәлиев, Татарстанның халык җырчылары Зөһрә Сәхәбиева, Фердинанд Сәлахов кебек тел, моң осталарын саф татар телендә чыгыш ясаулары белән әсир иттеләр.
 
Бу – белемне рус телендә бирүче уку йорты өчен үзенә күрә бер феномен кебек тоелды. Заманча җиһазланган музейның кызыклы экспонатларын карап, җырчының туганнары һәм якташлары белән танышып сөйләшкәннән соң, мин мәктәптән җырдагыча: «Сиңа тагын мин бер киләм әле», – дип киттем.
 
Кабат әйләнеп килгәндә, җәй урталары җиткән иде инде. Капкадан ук ландшафт дизайны таләпләре буенча утыртылган агач, куак, чәчәк түтәлләре каршы алуга, син, ирексездән, 171 нче мәктәпнең «Чәчәк атучы Казан» («Цветущая Казань») бәйгесендә икенче урын алганын исеңә төшерәсең. Җәйге каникуллар булуга карамастан, спорт мәйданнары да буш тормый икән: берсендә укучылар тренер җитәкчелегендә футбол тибә, икенчесендә баскетбол уйныйлар. Күренеп тора: тынгысыз директор җитәкчелек итә бу уку йортында.
 
– Рания Нәкыйповна, Рәшит Ваһапов исемендәге урамдагы мәктәпнең Рәшит Ваһапов исемен йөртүе аңлашыла. Аның музеен да оештырып җибәрү уе кемнең башына килде?
 
– Бу бик табигый хәл бит: урам, мәктәп, музей. Гәрчә Рәшит Ваһаповның шәхесе, аның иҗади мирасы музей барлыкка китерерлек бай булуын баштарак үзебез дә аңлап бетермәгән идек. Әлеге фикер бездә 174 нче мәктәптә 2014 елда Хәйдәр Бигичев музее ачылу вакытында Рәшит Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов белән сөйләшкән чакта туды. Әлбәттә, җырчының шактыйдан вафат булуы экспонатлар туплаганда кыенлык тудырачагы аңлашыла иде, шулай да без бу эшкә алындык. Музейны оештырып чыгу өчен дүрт ел вакыт кирәк булды. Хәзер менә микрорайонның күрше урамнарында, Түбән Новгородның бер үк районында, ләкин төрле вакытларда туып үскән ике күренекле шәхеснең музейлары бар. Әйтергә кирәк, Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районы халкы үзләренең күренекле
якташлары белән тиңсез горурлана.
 
Район җитәкчесе Халит Мөхәммәтович Сөләймановның музей ачылу тантанасына үзе килүе шул хакта сөйли дип уйлыйм. Җырчының Мәскәүдә яшәүче туганы Равил Азизович Кәримуллин, Түбән Новгородтан Рәүф Нәбирович Ваһапов та үтенечебезне җиргә салып таптамадылар. Үзегез күрдегез: бәйрәмебездә Казанның үзеннән дә күп сәнгать, әдәбият эшлеклеләре катнашты. Безнең идеяне шулай бердәм күтәреп алулары һәм ярдәм күрсәтүләре белән алар Рәшит Ваһаповка ихтирам күрсәтеп кенә калмадылар, укучыларга үз милләтләре белән горурлану мөмкинлеге бирделәр.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»