• 25.08 “Шәй-бу! Шай-бу!” спектакле. Кариев театры. 18:00
  • 30.08 "Күтәренке күңел белән". Музыкаль-юмористик шоу. УНИКС. 18:00
  • 08.10 Илһам Шакиров ядкәре. Казан. Филармония. 18.30
  • 15.10 Әнвәр Нургалиев. УНИКС. 18:30
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 25 Август Вәсим Әхмәтшин
  • 25 Август Равил Гайнетдин
  • 25 Август Корбан Бердыев
  • 25 Август Фәрит Солтанов
  • 25 Август Туфан Миңнуллин (1935-2012)
  • 25 Август Евгений Богачев
  • 26 Август Гөлназ Бәдретдинова
  • 26 Август Илназ Фазуллин
  • 26 Август Эльвира Сәлахиева
  • 26 Август Гариф Гобәй (1907-1983)
  • Дербышки да бер булмэ озак вакыт арендага бирелэ.Булмэдэ холодильник,автомат кер юу машинасы,телевизор бар.Куршелэр тыныч.Булмэ 3этажда урнашкан.Остановка 5минут кына ераклыкта.Якында гына Бэхетле берничэ кибет,банк балалар очен уен мэйданчыгы парк бар. Тел: 89534010031
  • Казань совет районы ак губкина урамында балконлы зур булме сатыла 18 кв.м.89509469991
  • Яшел Узэн районыннан Сафина Эзифэ дигэн ханымны эзлим.без 1972-1974 елларда Кукмарада ПМК-90 да бергэ эшлэп. бер тулай торакта Нур Баян урамында яшэгэн идек. Бик очрашасым килэ. Фирдэусэ 89063224510
  • Павлюхина урамында тәртипле кызларга 8 менгә бүлмә сдавать итәбез. 89033052264
  • Актаныш. Груша сатам. 12 литрлы чиләге 150 сум. Балыкка алмашу мөмкин. 2 чиләк һәм аннан да артык алган кешегә - ташлама. 8 903 318 72 87
  • Мовлютово янындарак ике татар кызы на квартира кирэк иде(тэртипле, чиста, начар гадэтлэр юк) тел:89393397826
  • Ипподромная урамында коммуналкада булмэ сдавать итэбез.12кв.татар кешесенэ.8000сум айга.89872950304
  • Этнэдэн Фэнияне эзлим.1954 елгы.Богелмэдэ Укыган иде. Ике кызы бар икэнен белэ идем. Тубэн Коеккэ Файзрахманов Салихка кияугэ чыккан иде. Кызлары Лилия, Лидия исемлелэр. Телефон номерым 89393321749
  • Бер булмале фатир снимать итабез Ике егет тулырак мэглумат тел буенча тел 89393923808
  • Павлюхина урамындагы тулай торак бүлмәсен тәртипле кызларга озак вакытка арендага бирәм. 89033052264

 

 

 
Архив
 

               

14.08.2019 Дин

"Муллабыз акча өчен генә йөри..." (Ютазыда гауга)

Ютазы районының Әпсәләм авылыннан күптән шалтыратканнар иде инде безгә. Авылдагы мәчет мулласыннан канәгать булмаулары турында сөйләделәр. Шулай да, бәлки бар да җайланыр дип, кичектереп килдек. Дин әһелләре ялганларга ирек бирмәс – Татарстанда мәчетләрнең болай да йозак эленеп торганнары аз түгел, дәүләттән бирелгән хезмәт хакы булмагач, мулла булам әле дип, килергә атлыгып торучы юк. Тик авыл халкының шалтыратулары тынып тормады.

Ризасызлыклары да шул дәрәҗәгә барып җиткән ки – муллага каршы хәтта имза да җыйганнар.
 
ХИСАП ТОТМЫЙ
 
Әпсәләм авылы Ютазы районындагы зур авылларның берсе. Авылда мәчет салганнарына дистә елдан артык вакыт үткән. Аны шушында туып-үскән бертуган Абдуллиннар салдырган. Әтиләре истәлегенә дип. Моңа кадәр мәчет тирәсендә андый-мондый ызгыш булмаган, мулла булып үзләренең авылдашлары Мөсәвир хәзрәт торган. Авыл өчен эшләгән эшләре шактый булды диләр, менә иң соңгысы – зират коймаларын тоттыру өчен, төзелеш материаллары кайтарткан. Тик аларны тотып бетерә алмаган, үлеп киткән. Мәчет мулласыз кала алмый, бу аңлашыла. Тик аңа алмашка кешене үз авылларыннан, хәтта үз районнарыннан да түгел, Башкортстанның Октябрьск районы Московка бистәсеннән китереп куйганнар. Аны Ютазы районының имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин алып килде, дип аңлаталар. Авыл халкы, килгән мәлендә генә, муллага һич каты бәрелмәгән. Дус яшәгәннәр. Тик тора-бара мәчеткә йөрүчеләрнең саны кими башлаган. Безгә шалтыратучылар моны әпсәләмлеләрнең мулладан риза булмаулары белән аңлата.
 
Рәзинә апа Нуретдинова белән сөйләштек:
 
– Безнең авыл мулласы – Әнәс хәзрәткә каршы чыгучылар күбәйгәннән күбәя. Минем аны бөтенләй яманлап бетерәсем килми, дөрес, килгән мәлендә генә яхшы эшләде. Элеккеге мулла кебек үк зиратларны чистартуда актив катнашты, авылның өлкән яшьтәге картлары белән дә ызгышка кермәде. Тик бераздан зиратта койма тотарга дип сакланган төзелеш материалларын, территориясендә торган тимер вагонны сатып җибәрде. Бу эшне беркем белән киңәшләшми генә эшләгән, акчасының кая киткәне дә билгесез. Мәчет картлары тавыш күтәрде: «Нәрсә өчен тоттыгыз ул акчаларны, нишләп безнең белән киңәшләшмисең?» – дип. «Мин сезгә хисап биреп торырга тиеш түгел!» – дип кенә җавап кайтарган. Мәчет картларының бу сүзгә хәтере бик калган иде. Берничәсе шушы хәлдән соң җомга намазларына Урыссуга йөри башлады. Әпсәләм мәчетендә 5 карт кына калды, – ди Рәзинә ханым.
 
Шуннан соң җирле халык имамлыкка шушы авылда яшәүче Габбас исемле егетнең килүен сораган. Ул әле мөгаллим дә икән – мәдрәсәдә укыта.
 
– Тик муллаларга хезмәт хакы түләнми бит. Ә Габбасның өч баласы бар, гаиләсе… Ул ниндидер акчага яшәргә тиеш. Хәзерге вакытта заводта эшли. Муллалыкка күчсәм, заводтагы эшне ташларга кирәк булачак, әмма алай иткәндә, гаиләмне ашата алмам бит, диде. Мин моны ишетүгә иганәче дә таптым. Муллалыкка килсә, хезмәт хакы түләячәк кеше дә бар. Тик озак та үтмәде, бу вакыйгалар турында ишетеп, иске мулла кыланмаганын кылана башлады. Ютазы районының баш казые Марат Мәрданшинны чакырган, болар үзләренә кирәкле генә берничә авыл картын мәчеттә җыеп, җыелыш ясаганнар. Ютазы районының баш казые бу җыелышта гел Әнәс хәзрәт яклы булганнарны гына сөйләткән. Яшь мулланы яклап сөйли башласалар: «Җитте җитте, минем Казанга китәсем бар», – дип, туктата ди. Габбасны исә, икенче хәзрәт булып йөрсен, теләсә, дигәннәр. Нишләп алай итсен, ул бит эш эзләп йөрми, мулланы эшеннән чыгарып аның урынына утырырга да теләми. Авыл халкы сораганга гына бу вазыйфага алынырга теләк белдерде. Мин шуңа күрә бу җыелыштан соң кабат баш казыебыз Марат Мәрдәншин янына бардым. «Дөреслекне табарга теләсәгез, бөтен авыл халкын җыеп сораштырырга иде, ник Әнәс мулла китергән кешеләрне генә чакырдыгыз? Габбас килергә риза иде ул, сез дә моңа сөенергә тиешсез. Яшь, белемле кеше киләчәк, ул мөгаллим кеше, Октябрьскийда укыта да, яшьләр тартылыр иде бераз мәчеткә, хәзер булганнары да качып бетә бит», – дим. «Нәрсә сөйлисең, Алладан курык!» – дип, мине куркытып чыгарып җибәрде, – ди Рәзинә ханым Нуретдинова.
 
«КҮҢЕЛ КАБУЛ ИТМИ»
 
Әпсәләм халкы хәзерге муллалары Әнәс хәзрәткә каршы булуларын белдереп, имза җыйган. Андыйларның саны – 107. Ә Габбас исемле егетнең мулла булып килүен сорап 130 кеше тавыш биргән. Тик бу исемлекне күргәч тә, Ютазы районының баш казые Марат Мәрдәншинның әллә ни исе китмәгән. «Менә бу имза куйган кешеләр үзләре мәчет юлында йөриме соң? Әнәс хәзрәт китсә, җеназа укырга кешегез каламы?» – дип сораган.
 
– Имеш, Әнәс китсә, мәет җирләргә кеше калмый. «Моңарчы беркемне дә догасыз күммәделәр әле. Әгәр ул китсә, Габбас килер. Ник сез безгә читтән мулла китереп куясыз, үз авылына ярамаган мулла нишләп безгә ярарга тиеш әле ул?!» – дидем. «Әнәс хәзрәтнең тагын ел ярым эшлисе калды, эшләсен. Әйбәт эшли ул, акчаны әйбәт җыя, документлары тәртиптә», – ди. Аның ничек акча җыюын беләбез, зираттагы тимерләрне, койма төзергә дигән материалларны сатып бит ул. Берсендә мәчет кенәгәсен ашка күтәреп килгән. «Карагыз, кайда гаеп бар, мине акча үзләштерүдә гаеплисез!» – ди. Тегендә күпме акча кергән, күпме акча нәрсәгә тотылганы турында язылган. Барысы да бер үк ручка пастасы белән. Бер төн эчендә тутырырга мөмкин инде андый кәгазьне. Ул бит әле берни дә аңлатмый. Мәчет картлары аңа кисәк үлеп киткән, ярлырак яшәгән кешеләрне күмү өчен мәчеткә кәфенлекләр, агачлар кайтартыйк дип киңәш иткән, тик Әнәс баш тарткан. Шулай булгач акчалар нәрсәгә китә соң, мин белмим. Хәзер бит аны кеше ашка да чакырырга теләми, күңел тартмый, күңел кабул итми. Укыганын да сөйләгәнен дә. Тиешле вәгазьне дә сөйли белми бит ул. Җыен шырдый-бырдый сөйләп утыра. «Менә фәлән җирдә сугыш бара, төгән җирдә сугыш бара, мөселманнар кырыла, ул кешеләргә ярдәм итсен инде Аллаһы Тәгалә, менә без тынычлыкта яшибез, безнең ил әйбәт инде», – ди. Ул сугышлар турында көн дә телевизордан тыңлап та туйган бит инде без. Син кешегә үтемле, үрнәк булырдай, аны дингә тартырдай вәгазьләр сөйлә. Яшьләргә үгет-нәсихәт бир. Кайда аулак-өйдә булган, кайда нәрсә эшләп йөргән, шундый яшь чакларын сөйләп җибәрә, анекдотлар сөйли. Аптыраплар каласың кайвакытта. Сүзнең башын әйтә дә азагын йотып куя – дөресен укымый. Атнага бер генә җомга намазы гына укыла, башка вакытта берни үткәрелми. Мин авылга мулла авыл халкы ризалыгы белән куелырга тиеш дип уйлыйм. Җәлил хәзрәт Фазлыевның китаплары бар миндә, анда шулай дип язылган: «Мулла авыл халкының үзе арасыннан булырга тиеш, авыл халкы аны үзе сайлап куярга тиеш», – дигән. Бу бит читтән китертеп куелган кеше, мәчет хуҗалары да теләми аның эшләвен, «Үзебезнең авыл кешесе булсын иде», – диләр, – дип сөйли Рәзинә апа.
 
ЧАКЫРУЧЫ БУЛМАДЫ
 
Мәчетне салдыручыларның бертуган апасы Рәйсә ханым Абдуллина белән үзебез дә сөйләштек. Ул чынлап та, Әнәс хәзрәттән канәгать булмавын аңлатты.
 
– Мин яшь мулла Габбасны китерү яклы. Без аны туганнан алып беләбез, бик тәрбияле, тыйнак. Ашларга аны гына чакырабыз. Әнәс хәзрәт турында ниндидер гайбәт сөйлисем килми, әмма ул энеләребезнең дә берсенә дә ошамый, үземнең дә аны тыңлап утырганым бар ашларда, кайбер сүзләрен олы кеше сөйләргә тиеш түгел, дип уйлыйм. Кайчагында анекдот та сөйләп җибәрә, үзеннән чыгарып та сөйлисе килә. «Мин тегене эшлим, моны эшлим», – дип ябыша ул. Әнәс хәзрәтне җибәрү буенча җыелышлар берничә мәртәбә булды. Берсендә мин дә катнаштым. Анда Ютазы районы баш казые Марат Мәрдәншин да килгән иде, Әнәс хәзрәтнең гел беләгеннән кысып тыеп кына торды, чөнки муллабыз дөрләп кабынды. Дин кешесе сабыр булырга тиеш ул. «Мәчеткә котел алдык, тегене-моны алдык кергән акчалардан», – ди, ләкин анда бер алынган әйбер дә күренми. Ә акчаны җыя белә. Ашларда кешеләрне мәҗбүриләп: «Салыгыз акчаларыгызны әйдәгез, бирегез, бир, мәчет файдасына була!» – ди. Алай дип әйтергә тиеш түгел. Кеше бирәсе килсә бирә, юк икән, таларга кирәкми. Муллалыкка Габбас килсә, барысы да үзгәрер иде, дип, ул егеткә өметләр баглап торабыз. Чөнки без аның кем икәнен, нинди икәнен күреп торабыз. Әгәр халык Әнәснең китүен тели икән, ник соң аны көчләтеп эшләтергә – аңламыйм, – ди ул.
 
Әнәс хәзрәткә кадәр мулла булып торган хәзрәтнең хатыны Сәкинә апа белән дә сөйләштек. Ул да каршы икән хәзерге муллага.
 
– Акча өчен генә йөри бит ул. Бизнеска көйләделәр хәзер динне. Әгәр минем туганым үлгән икән мин бит үзем теләгән кешене чакырам укырга. Ә бу мәҗбүриләп, чакырылган муллаларны куып, үзен чакырмасалар да килеп керә. Аны күптән куарга кирәк иде. 80не үткән адәм мәҗбүриләп ябышып ята. Авылның тынгылыгы китте. Хәзер кайберәүләр үләр вакытлары җиткәндә, «Берүк мине җирләргә Әнәскә әйтмәгез», – дип, васыять итеп китәләр. Монда аны чакыручы булмады. Ябышып кына килеп эләкте, – ди ул.
 
«БУ – АЛЛАҺТАН СЫНАУ»
 
Әнәс хәзрәтнең үзе белән дә сөйләштек. Ул бу аңлашылмаучанлыкларның гайбәт булуын әйтте. Заманында мәчет картларының берничәсенә кисәтү ясаган булган икән. Зәүвәл вакытында намаз укырга теләгәннәре өчен әйтик.
 
– Шуннан соң авыл халкын миңа каршы котырта башладылар. Акча үзләштерүдә яла ягулар дисеңме… Миңа каршы имзалар җыю башланды. Мин бит китәм теләсәләр – мин монда ябышып ятмыйм, ләкин мәчет мулласыз калачак. Габбас килми монда, чөнки аңа гаиләсен туйдырырга кирәк. Муллаларга хезмәт хакы түләнми. Мин бабай кеше, миңа акча кирәк түгел, дини йолаларны, бәйрәмнәрне җомга намазларын гына алып бара алсак шул җиткән. Монда тагын бер хикмәте бар: зират ташландык хәлдә иде безнең. Мин халыкны җыеп, зиратны чистартып, тәртипкә кертә башладым. Бер вагон тора иде, шуны тимергә тапшырдык. Акчасын үзеңә тоттың димәкче булалар, тик квитанция бар, акча кулда. Нигә ул вагонны сүттең, диләр. Вагон урынына кирпечтән өч матур сарай салдылар. Мин акча үзләштермим, аштан кергән хәер сәдакаларны да кайтарып бирәм, миңа пенсиям җитә, Аллага шөкер.
 
– Сезне ашларда яшьлеген, тәрбиясез анекдотлар сөйли, диләр…
 
– Яшьлек бит ул анекдот түгел. Без кычыткан ашап үскәннәр, ачлык күргәннәр, ризыкны әрәм итмәгез, кадерен белегез, дим Анекдот сөйләмим, яшьләргә акыл бирәм.
 
– Сез килгәннән соң, мәчеткә йөрүчеләрнең саны нык кимеде, диләр. Бу сүз дөресме?
 
– Дөрес, чөнки мин монда эшли башлаганда миннән дә өлкәнрәк яшьтәгеләр бар иде. Алар кайсы үлде, кайсы йөри алмыйлар. Хәзерге вакытта алты кеше йөри. Нигә соң балаларын, ирләрен китермиләр мәчеткә? Кеше булыр иде! Миңа каршы имзалар җыялар, ләкин моңа карап кына китәргә җыенмыйм. Аллаһ шушы рәвешле мине сыный, мин бу сынауны үтәргә тиеш. Алар теләми дип имамсыз калдыра алмыйм бит мин авылны, башта үз урыныма имам табам, соңыннан китәрмен. Габбас килмәячәк, мин китсәм дә. Чөнки аңа акча түләүче юк, булмаячак та.
 
Ютазы районының баш казые Марат хәзрәт Мәрдәншин да шул ук фикердә. «Габбас белән әле генә сөйләштем, ул килмим дип ныклы җавабын бирде. Анда проблема 3-4 кешедә генә. Үзара уртак тел таба алмыйлар. Без халык риза түгел, дип, Әнәс хәзрәтне эшеннән җибәрә алабыз, билгеле, тик ул вакытта кем мулла булып кала? Аңлагыз, болай да мәчетләрдә мулла тоту бик авыр. Бу вазыйфага яшьләр килми дә диярлек. Кешене җибәрү җиңел ул, аның урынына кем калыр соң?» – диде ул.
 
Билгеле, казыйның сүзләрендә хаклык бар. Ләкин бит әпсәләмлеләр Габбас исемле авылдашларының муллалыкка киләчәгенә инанган, ышанган. Бу очракта бары тик мәсьәләне киңәшләшеп хәл итү генә мөмкиндер. Тик дин әһелләре белән авыл халкы арасында уртак тел табылу мөмкинлеге бик аз. Һәркемнең үз дөреслеге. Мәсьәләне хәл итүдә Габбас хәзрәт үзе генә нокта куя ала. «Әйе, мин эшлим!» – дигән ныклы җавабын бирсә генә халык теләгәнчә хәл ителәчәк бу. Ә ул үзенә мондый зур җаваплылыкны алырга әзерме икән соң, монысын әйтүе авыр. Ни дисәң дә, шартлар булмаганда эшләве беркемгә дә җиңел түгел. Акчага корылган бу дөньяда бигрәк тә…
 
Айгөл ЗАКИРОВА, Безнең гәҗит

---
Матбугат.ру
№ --- | 14.08.2019
Матбугат.ру печать

Фикерләр

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом