|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.08.2019 Хәвеф-хәтәр
Казанда иномаркада качарга тырышкан исерек кызны тоткарлаганнарКазанда чит ил машинасында полицейскийлардан качып китәргә тырышкан исерек кызны тоткарлаганнар. Бу хакта Казан юл-патруль муниципаль хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Кичә кич юл-патруль хезмәте инспекторлары җәяүлеләр юлы буйлап тротуарга кергән һәм бер бар янында тукталган «Киа» автомобилен күреп ала. Машина хуҗасы юл-патруль хезмәте экипажы якынлашуын күргәч, хәрәкәтне башлый һәм качып китәргә омтыла», - диелә хәбәрдә.
Бераз куганнан соң автомобиль Серов урамында тоткарлана, дип яза Татар-информ. Автоледи алкотестерда тикшерүдән баш тарткан, шулай ук медицина учреждениесендә дә тикшеренү узарга теләмәгән.
Беркетмә төзеп, алга таба тикшерү өчен кызны полиция бүлегенә илткәннәр.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|