|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.08.2019 Хәвеф-хәтәр
Татарстан юлында машина янып беткән (ВИДЕО)Казан янындагы трассада ут капкан бетонболгаткычны видеога төшереп алганнар. Гадәттән тыш хәл бүген иртән Сокуры авылында автозаправка янында килеп чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. «Бүген иртән 112 бердәм номерына Сокуры авылында автозаправка янында «КАМАЗ» машинасына ут кабуы хакында хәбәр килде», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Янгын сүндерүчеләрне кабинадан чыгып өлгергән «КАМАЗ» шоферы каршы алган.
Ут белән көрәшүчеләр янгынны 10 минут эчендә сүндергән. Йөк автомобиленең кабинасы тулысынча янып беткән. Янгынның мәйданы 3 квадрат метр тәшкил иткән.
Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.
--- |
Иң күп укылган
|