поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.08.2019 Язмыш

"Ул төрмәдән чыккач нәрсә буласын уйларга да куркыныч"

Рәшидә Наил белән телефоннан танышты. Бе­рәрсе сөйләсә бәлкем ышанмас та иде шундый хәлләр була дип. Ул көнне эштә тоткарланырга туры килде аңа. Инде кайтып китәргә җыенганда эш телефоны чылтырады. Һәм ачыктан-ачык берәү русчалатып: «Сезнең белән танышырга мөмкинме?» — диде. Бүлмәдә үзе генә булмаган булса, Рәшидә: «Сез кая эләккәнегезне беләсезме?» — дип сүккән булыр иде бу ир-атны.

Әмма нигәдер тупас итеп җавап бирмәде ул. «Юк», — диде дә телефон трубкасын куйды. Икенче көнне нәкъ шул ук хәл кабатланды. Бу юлы инде теге ир-ат: «Мин Наил булам, зинһар өчен танышыйк», — дигәч Рәшидә исемен әйтергә мәҗбүр булды. Егет нинди саннар уена килгән, шуларны җыйган булып чыкты.
 
Рәшидә эштә тоткарланырга гадәтләнде. Өйдә көтеп торган кешесе юк. Үзенең фатиры да юк әле аның. Бер туган тиешле ялгыз әбидә, акча түләп, тора ул. Очраша торган егете дә юк Рәшидәнең. ә Наил күңелгә үткәреп сөйләшә белә. Әти-әнисе, энесе белән яши икән ул. Өч ай буе телефоннан сөйләштеләр алар.
 
Ә аннан соң Наил кинәт кенә юкка чыкты. Бернәрсә аңлатмыйча чылтыратмый башлады. Бер сөйләшкәндә Киров районында урнашкан ике катлы йортларның берсендә яшәвен әйткән иде ул. Хәтта урам исемен дә, ничәнче номер йорт икәнен дә. Рәшидәнең бу адрес, язып алмаса да, хәтерендә әйбәт уелып калды. Бу гамәле кыз бала өчен килешеп бетмәсә дә, Рәшидә эштән соң шунда китте. Ишекне аңа кырык яшьләрдәге хатын ачты. Бу Наилнең әнисе булып чыкты. Ул да Рәшидәнең кем икәнен чамалады. һәм сораулар яудырырга тотынды. Ул кайсы яктан, кайда яши, кем булып эшли. Ошатмады ахры ул Рәшидәне. Чөнки саубуллашканда салкын гына тавыш белән улының тиздән өйләнергә җыенуын хәбәр итте.
 
Рәшидә борылды да кайтып китте. Аның елыйсы килә иде. Телефоннан сөйләшеп, бер-береңе күрмичә гашыйк булып була микән? Бик матур сөйләште шул Наил. Бөтен нәрсәдән хәбәрдар булганга, кызык иде аның белән. Ун көн шулай Наилдән хәбәр көтеп узды. Чылтыратып тормады егет аңа, эшенә килде Рәшидәнең. Чәчәкләр белән. һәм шул ук көнне тәкъдим ясады. Рәшидә берни уйламыйча риза булды. Бу мәхәббәткә сусаудан булдымы, үз-үзеңә ышануданмы? Рәшидә аңламады. Бер тапкыр күргән, өч ай буе телефоннан сөйләшкән кешегә кияүгә чыкты ул. Наил — шәһәр егетләренең берсе иде. Озын буйлы, җиткән чәчле, соңгы мода белән киенергә яратучы. Аның Рәшидәгә кадәр кемгә өйләнергә җыенуы турында ул үзе дә, әнисе дә бүтән сүз кузгатмады. Туйлар уздырмадылар. Рәшидә моңа шатланды гына. әтисе эчәргә ярата иде аның. Аракы авызына эләксә холыксызлана башлый, теләсә нәрсә сөйли. Язылышу турында таныклыкны гына алып кайтып күрсәтте Рәшидә әнисенә. Бик уфтанды ана моны белгәч. Хәтта «Алдандыңмы әллә, кызым?..» — дип сорады.
 
Иң куркынычы Наил мафия төркемендә тора булып чыкты. Төннәрен ул урамда үткәрә иде. Кайтмый калырга да мөм­кин. Андый вакыт­ларда каенана бары бер җөмлә ыргыта:
 
— Кемгә кияүгә чыкканыңны белгәнсеңдер ич?
 
Каян белсен инде авылда үскән самими Рәшидә. Ул мафиозникларны тупаслар, теләсә нәрсә әйтеп сөйләшә торган куркыныч кешеләр итеп күз алдына китерә иде. Ә Наил аның белән үзен бик итагатьле тота. «Яратам», — дип назлый белә.
 
Бервакыт эштә бәдрәфкә кергәч бик начар булды Рәшидәгә. Башта яман итеп косасы килде, аннары күз аллары караңгыланды. Аңына ул сырхауханәдә килде. Үтереп башы авырта иде аның. Бик катлаулы операция ясаганнар икән. Рәшидәнең баш миендә бер кан тамыры өзелгән булган. Бәхетенә, аның ыңгырашкан тавышын ишетеп, хезмәттәше «Ашыгыч ярдәм» машинасын чакырткан. Табиблар әйтүенчә, әздән генә соң булмаган да, әздән генә Рәшидә исән калган. Бик озак ятты Рәшидә сырхауханәдә. Авылдан әнисе килеп төннәр буе кулын тотып утырды аның. үзе әйтүенчә кечкенә вакытында да моның кадәр вакыт тапмаган иде ул кызы белән бергә булырга. Әтисе дә: «Кызым исән калса эчүне ташлар идем», — дип нәзер әйткән.
 
Наил Рәшидә аңына килүгә аның янына ашыкты. Иренең усал итеп әйткән сүзләреннән Рәшидә елмаеп куйды.
 
— Әгәр дә син тизрәк сәламәтләнмәсәң, мин сине үтерәм, — диде ул.
 
Ә Рәшидәнең, үләсе килә иде. Чыдап булмаслык авырту бөтен аңын томалый. Җитмәсә ул күп нәрсәне хәтерләми иде. Табиблар бөтен нәрсә үз халәтенә кайтачак, бары тик вакыт кына кирәк дип ышандыралар иде. Ә ме­нә Наилнең үз ишләре белән төннәрен төрле ерткычлыклар кылуын Рәшидә хәтерли. һәм бу кеше белән алдагы тормышын берничек күз алдына китерә алмый. Мондый вакытларда аны курку баса һәм Рәшидә елый башлый.
 
Биш ай ятты Рәшидә сырхауханәдә. Баш капкачын ачып, яңадан бер операция ясадылар аңа. Өйгә кайтырга бер-ике атна калгач, Наилне кулга алганнар дигән хәбәр килеп иреште. Аннан соң суд карары белән сигез елга төрмәгә утыртып куйдылар Наилне. Бергә җинаять кылып йөргән әшнәләре дә кулга алынды. Тикшерү барышында яңадан-яңа фактлар ачылган. Наилнең төрмәдә утыру срогын озайтып, сигез ел өстенә яңадан унбиш ел өстәлгән. Кешеләрне дә үтергән булып чыккан бу банда. Ә башлап, оештырып йөрүчесе Наил булган.
 
Сырхауханәдән чыгып, әзрәк тернәкләнә башлагач аерылырга гариза язды Рәшидә. Судта Наил үзе булмаса да, тиз аерды судья аларны.
 
Рәшидә хәзер газета-журналлар сата торган киоскта эшли. «Үз тиңеңне очратсаң, кияүгә чыгасыңмы соң?» — дип сорадым.
 
— Наилнең әле егерме ел төрмәдә утырасы бар. Әйбәт кеше булса кавышырга мин риза. Әмма Наил төрмәдән чыккач нәрсә буласын уйларга да куркыныч, — дип җавап бирде ул
 
Киноларда гына телефоннан танышып, бәхетле булалар шул. Ә тормыш ай-һай катлаулы.
 
Алмазия ГАТИНА. Казан.

Алмазия ГАТИНА, Казан
Татарстан яшьләре
№ --- | 13.08.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»