|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.08.2019 Мәдәният
Кариевлылар Чаллы халкын сөендерә (АФИША)18-20 сентябрь Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Яр Чаллы шәһәрендә өч иң әйбәт премьера спектаклен тәкъдим итә. Гастрольләр өч көн дәвамында Яр Чаллы Татар дәүләт драма театры бинасында узачак. 18 сентябрь сәгать 19:00 Яр Чаллы тамашачылары “Тапшырыл...ган хатлар” спектаклен карый алачак. Татар совет әдәбиятының иң популяр әсәрләренең берсенә нигезләнгән спектакль Илгиз Зәйниев куелышында яңа сулыш алды.
⠀
19 сентябрь сәгать 19:00 “Ләйлә вә Мәҗнүн” мелодрамасы күрсәтеләчәк. Режиссеры - Ренат Әюпов. “Хәзерге заман Ләйлә вә Мәҗнүне нинди ул?” дигән сорауга Кариев театры әлеге спектакльдә җавап бирә.
20 сентябрь сәгать 19:00 Яр Чаллы тамашачылары баш режиссер Ренат Әюпов сәхнәләштергән, Туфан Миңнуллинның «Алты кызга – бер кияү» исемле моңсу комедиясенә нигезләнгән “Супер кияү” исемле спектакльне күзәтә алачак.
--- |
Иң күп укылган
|