|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.08.2019 Матбугат
"Идеаль җәй" - Венера Иванова бәби көтү мизгелләрен ФОТОсессиядә күрсәтәВенера Аитова (Иванова) декреттагы хисләре белән бүлешә. "Кызу эш режимы"ннан "ял режимы"на күчүемә дә бер айдан артык вакыт үткән. Мөгаен, бу минем идеаль җәемдер... Һәрнәрсәдә әкренәю, күзәтү, күп нәрсәгә төшенү вакыты. Рәхәт үзгәреш чоры, ди ул. ТНВ теканалында “Таяну ноктасы” тапшыруын алып баручының декрет ялына чыгуы турында "Матбугат.ру"да моннан бер ай элек хәбәр иткән идек. Үзенең авырлы булуын тапшырулар төшергәндә дә бик сиздермәскә тырышкан Венера истәлеккә дип үзенчәлекле фотосессия ясаткан.
"Дөньяда иң матурыдыр бәби көткэн хатын - кыз. Сөбханалла" дигән бу фото астында зәңгәр экран буенча коллегасы, "Адәм һәм Һава" тапшыруын алып баручы Ләйлә Дәүләтова.
"Бар нәрсәнең тәмен, дөньяның ямен тоеп яши башлау чоры"
"Тугач та, иң рәхәт чорым йөкле вакытта булган икән дип уйлыйсың, теләгән вакытта теләсә ни эшли аласың, ә тугач... бөтен режимыңны аңа көйләргә кирәк. Исән-сау күтәреп, исән-сау котылырга язсын", - дип яза башкалар да.
--- |
Иң күп укылган
|