|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.08.2019 Җәмгыять
"Ханский дом" бәйрәм белән котлый"Ханский дом" төзелеш компаниясе бәйрәм белән тәбик итә. Төзүчеләр көне белән безнең тату гаиләне: хезмәткәрләрне, клиентларны һәм партнерларны котлыйбыз, ди алар. "Без Татарстан халкының тормыш сыйфатын яхшырту өчен көн саен мөһим мәсьәләләрне хәл итүче барлык эшчеләргә, прорабларга, инженерларга, дизайнерларга һәм архитекторларга зур рәхмәт белдерәбез!
⠀
Менә инде 6 елдан артык без Казан һәм шәһәр яны халкы өчен сыйфатлы һәм җылы йортлар төзибез. Клиентлар саны даими арта, без үзебез өчен яңа офыклар һәм яңа мөмкинлекләр ачабыз, тагын да зур җаваплылык алабыз.
⠀
Бу көнне Сездән башка күз алдына да китереп булмый, кадерле клиентлар һәм дусларыбыз. Без һәр көн сезнең теләкләрегез һәм хыялларыгыз чынга ашсын өчен тырышып эшлибез. Без бәхетле, әгәр сез бәхетле!" - диелә котлауда.
--- |
Иң күп укылган
|