|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.08.2019 Мәдәният
Камал театры викторинада катнашырга чакыраКамал театры 45 нче һөнәри осталык буенча «Ворлдскиллс» дөнья чемпионатының мәдәни программасында катнаша. 19-31 августта театр иң яхшы 10 спектакль күрсәтәчәк. Шул уңайдан алар театр тарихыннан, спектакльләрдән һәм актерларның биографиясеннән фактлар белүгә багышланган викторина игълан итәләр. Сораулар эшче һөнәрләр темасы белән бәйле булачак. Сезнең бурыч - мөмкин кадәр тизрәк дөрес җавап бирү. Конкурсның шартлары: Камал театры төркемендә булырга, бу язманың репостын ясарга һәм аны конкурс ахырына кадәр үзегезнең биттә тотарга. Дөрес җавапны публикациядән соң 1 сәгать эчендә бирүчеләргә 2шәр балл исәплиләр. Дөрес җавап сорауны бастырганнан соң икенче көнне игълан ителәчәк. Иң күп балл җыйган катнашучы җиңүче була. Нәтиҗәләр 16 августта ясалачак.
--- |
Иң күп укылган
|