|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.08.2019 Җәмгыять
Бу әни өченче тапкыр игезәкләр тапкан!Мәскәү янындагы Химкида бер ханым игезәкләр тапкан. Шуннан ни булган, игезәкләр туып тора инде ул, диярсез. Шулаен шулай да, әмма бу әни... өченче тапкыр игезәкләр тапкан, дип бу күңелле хәл турында инстаграмдагы битендә хәбәр иткән Мәскәү өлкәсе балалар омбудсмены Ксения Мишонова. Бу әнигә 31 яшь һәм аның җиде баласы бар. Ханым башта бер кыз бала тапкан. Аннары берничә ел аралыгы белән өч тапкыр игезәкләр тудырган. Сабыйларның барысын да Химки бәби тудыру йортында дөньяга китергән. Менә әни дисәң дә ярый, ичмасам! Афәрин!
Автор : Таҗиева Руфина
Чыганак: Lenta.ru
Фото: Ачык чыганак.
--- |
Иң күп укылган
|