поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.08.2019 Могҗиза

“Каберемне 30 елдан казып карарсыз”

Кайчагында тормышта һич тә аң­лашылмаган, га­җәп­кә калдыра тор­ган хәлләр була. Андый могҗизаларның серен хәтта галимнәр дә аңлатып бирә алмый баш ваталар.

1941 елның 17 июнендә Сәмәрканд шәһәрендә Аксак Тимернең каберен ачып карарга булалар. Картлар: “Аны ачарга ярамый, хәвеф-хәтәр, бәла-каза чыгуы бар”, — дип, археологларны кисәтсәләр да, алар сүзенә колак салучы табылмый. Каберне ачарга керешәләр. Кабер казучылар янына тагын бер карт килеп: “Аксак Тимернең каберен ача күрмәгез, аннан сугыш исе килә”, — дип кисәтә.
 
Кабердән мәрхүмнең сөякләрен җыеп алып берничә көн үтүгә шомлы хәбәр килеп ирешә — Икенче Бөтендөнья сугышы башланган. Археологларның төсләре кача. Бу хакта Сталинга җиткерәләр. Ул Аксак Тимернең сөякләрен тиз арада күмеп куярга әмер бирә. Болар турында әлеге вакыйгаларның шаһиты булган танылган кинооператор Мәлик Каюмов сөйләгән. Бу — Аксак Тимернең каргышымы, әллә очраклы гына килеп чыккан хәлме? Әлегә җавап юк.
 
Галимнәр тагын бер могҗизаның серенә төшенә алмый тәмам аптыраганнар. Бурятиядә егерменче гасырда Итигэлов фамилияле монах, лама яшәгән. Ул сабый вакытыннан ук сәер гадәтләре белән аерылып торган. 15 яшендә монастырьга киткән. Гомерен буддизм динен үстерүгә багышлаган, Көнчыгыш Себернең будда руханилары башлыгы булган. Бервакыт шәкертләрен җыйган да, мәңгелеккә китүчеләр өчен укыла торган доганы укыгыз дигән. Шәкертләре җөрь­әт итмәгәч, үзе укырга керешкән. Шуннан: “Мине күмгәннән соң 30 ел үткәч каберемне казып карарсыз”, — дип, үлеп киткән.
 
75 яшендә үлгән руханиның каберен ике тапкыр казыйлар, икесендә дә гәүдәсенең күмгән вакыттагы кебек торуын кү­реп, янәдән күмеп куялар. Вафатыннан соң 78 ел үткәч, егерменче гасыр башында, кабереннән казып алып, галимнәр Итигэловны җентекләп тикшерәләр һәм аның тиресе, чәчләре, тырнаклары исән кешенеке кебек булуын, хәтта буыннары да бөгелүен күреп, шаккаталар. Аякларын чалыштырып утырган рәвештә җирләнгән руханиның бер терәүсез һаман шулай утырып торуын күреп, тагын да гаҗәплә­нәләр (чөнки мәет терәүсез утырып тора алмый). Итигэловның таш табуты янына килгән кешеләр табут пыяласының эчке яктан парлануын күреп, шок кичерәләр.
 
Галимнәр Итигэлов үз ихтыяры белән мәрткә генә китмәде микән дип фараз кылалар. Хәзер аның гәүдәсе монастырьда тора. Аны зур бәйрәм­дә килүчеләргә генә күрсәтәләр. үз күзең бе­лән күрмәсәң, мондый хәлгә ышану кыен, әлбәттә. Лә­кин Анатолий Чубайс, Владимир Рушайло, Юрий Скуратов кебек мәгълүм шәхесләрнең шу­шы монастырьда булуларын, Игэловны күрүләрен сөйлә­гәч, булмас, димә, дөнья бу дип, ышанмас җирең­нән ышанасың.
 
Инде кайбер серле сан­нарга күз салыйк. Аларны да фәнни нигезләп аңлатып биргән кеше юк әле. Әйтик, АКШ президентлары Линкольн — 1818 елда, Кеннеди 1918 елда туган, яшь аермалары 100 ел. Линкольн 1860 елда, Кенниди 1960 елда президент була. Аерма шулай ук 100 ел. Линкольнны атып үтер­гән Бут — 1839 елда, ә Кеннедига аткан Освальд 1939 елда туган. Аерма — 100 ел. Линкольн вафатыннан соң аның урынына калган Джонсон 1808 елда туган. Кеннедидан соңгы президент та Джонсон. Ул 1908 елда туган. Аерма — 100 ел. Ике президент та җомга көн атып үтерелә. Ил башлыклары турында сүз чыккач, тагын бер нәрсәгә игътибар итик әле. Наполеон хакимияткә 44 яшендә килә, Гитлер да 44 яшендә тәхеткә утыра. Русиягә 52 яшендә һөҗүм итә, җиңелү ачысын икесе дә 56 яшьтә татый.
 
Җомга көнгә кагылышлы юрау-фаразлар турында берничә сүз. Англиядә җомга көнне корабларны диңгезгә чыгармаганнар: хәвеф-хәтәр, бә­ла-каза­лардан курыкканнар. 18 гасыр ахырында бу көнгә ышану нык таралган. Англия хөкүмәте моның нигезсез икәнлеген исбатларга тели. җомга көнне “җомга” дип атал­ган кораб төзи башларга карар кылалар. Аны җомга көнне төзеп бетерәләр һәм шул ук көнне суга төше­рәләр, ул шул ук көнне беренче рейска китә. Һәм ...әйләнеп кайтмый, командасы белән хәбәрсез югала. Кайбер чит илләрдә туристлык фирмалары җомга көнне сәяхәт кылучыларны сәфәргә җибәрмиләр. Наполеон белән Бисмарк та җомга көнне эшнең уңмавына бик нык ышанганнар. Император сугыш башламаган, канцлер бернинди килешү­ләргә кул куймаган. Ә мөселманнар өчен җомга изге көн санала, без андый ырым-шырымнарга ышанмыйбыз, гарәп илләрендә җомга көнне ял итәләр.
 
Әле беркем дә аңлатып бирә алмый торган, кайберәүләрдә хәтта курку хисе тудырган 13 саны бар. Мәсәлән, АКШ та күпкатлы йортларның 80 процентында 13нче кат, сырхауханәләрдә 13нче палата, кунакханәләрдә 13нче бүлмә юк. әлеге санның бүтән төрле хикмәтләре дә бар. Очраклы хәлме? Мәсәлән, композитор Рихард Вагнер 1813 елда туган, 13 опера язган (аларның исеме 13 хәрефтән тора), 13 ел эмиграциядә булган, 13 февральдә үлгән. Театры 13 августта ачылган. Аның янына Венециягә композитор Лист соңгы тапкыр 1883 елның 13 гыйнварында килгән.
 
Менә шундый аңлаешсыз, гайретабигый хәлләр. Кызыксынсаң, өйрәнәсе, ачыклыйсы, ә бәлки һич ачыклап булмаслык әллә ниләр бардыр әле...
 
Фото:пиксабай

Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ --- | 10.08.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»