поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
09.08.2019 Криминал

Луиза Хәйруллина соңгы постында ни дип язып калдырган?

Башкортстаннан Луиза Хәйруллина май азагында банктан 24,5 млн сумлык акчалар урлап, ире һәм балалары белән качкан иде. Хокук сакчылары аларны июль башында Казанда эзләп таптылар. Шул вакыт эчендә банк кассирының югалуы зур тавыш куптарды. Социаль челтәрдә утыручылар Луизаны чын герой итеп күрделәр, хупладылар һәм уңышлар теләделәр. Ә экстрасенслар Хәйруллиннар Казахстанда качып яталар дип ышандырдылар.

Банктан миллионнар урлап юкка чыккач, ул социаль челтәр йолдызына әйләнгән
 
Башкортстандагы банк кассиры Луиза Хәйруллина тарихы чын детективка охшаган. Ул үзе эшләгән банктан 25 млн сум акча алып чыгып, гаиләсе белән бергә югала. Хәзер аларны полициядән алып экстрасенсларга кадәр эзли. Луиза турында теләсә-нинди мәгълүмат җиткерүчегә миллион сум акча да вәгъдә иттеләр.
 
Шул ук вакытта социаль челтәрләрдә Луиза Хәйруллина исеменнән хәбәрләр язучы серле аккаунт пәйда булды. Социаль челтәрләрдә утыручылар аны чын геройлык кылучы итеп күрәләр, хуплыйлар һәм уңышлар телиләр.

Юкка чыгу
 
... Пәнҗешәмбе көнне, 23 майда Луиза Хәйруллинаның кызына 12 яшь тула. Луиза әтисе Рамил Муллахмәтовка гаиләсе белән ял көннәрендә кунакка килергә җыенуларын әйтә. Әтисе аларны шимбә һәм якшәмбедә көтә, ләкин тегеләре килми. Дүшәмбе көнне, 27 майда Рамил Луизаның эшләгән урынына – Салават шәһәренең банк бүлегенә бара. Банк хезмәткәре аңа, кызының бала белән сырхауханәгә барасы бар дип, сорап китүе турында әйтә.
 
Рамил берничә сәгатьтән соң яңадан банкка килә. Бу юлы ул банк идарәчесе белән сөйләшә һәм кызының кире эшкә килмәвен белә. Шуннан соң әти кеше бакчасына юл ала, ә 17.30да идарәче аңа үзе чылтыратып, Луиза белән хәбәрләшә алу-алмавы белән кызыксына. Рамилдән уңай җавап ала алмагач, идарәче полициягә мөрәҗәгать итә. 27 май кичендә оперативниклар Муллахмәтовларга килеп, кызының кайда булырга мөмкинлеге хакында төпченеп кызыксыналар.
 
Икенче көнне Башкортстан Эчке эшләр министрлыгы 1983 елда туган Луиза Рамил кызын банктан акча урлауда шикләнеп рәсми рәвештә эзләргә тотына. Банктан 9 млн сум, 141 мең доллар, 101 мең евро югалганы (якынча 24,5 млн сум тирәсе) ачыкланган. Луиза аларны банк саклагычыннан бернинди каршылыксыз алып чыккан дип фаразлыйлар.
 
Хәйруллина белән бергә аның 41 яшьлек ире Марат һәм 8, 12 яшьлек кызлары да юкка чыккан. Беренче мәгълүматларга караганда алар Renault Duster яки Daewoo Matiz (гаиләләрендә ике машина булган) автомобилендә билгесез якка китеп барганнар.
 
“Тату гаилә, һәрвакыт бергә иделәр”
 
Луиза һәм Марат Хәйруллиннар ике дистә елдан артык бергә яшәгәннәр. Күршеләре бу гаиләне яхшы яктан гына искә ала.
 
“Безнең өчен бу көтелмәгән хәл, аптырашта калдык. Гамәлләренең сәбәбен аңлый алмыйбыз. Гаиләләре тату, балалары гел яннарында булды”, – ди күршеләренең берсе. Гаилә корганчы Луиза белән Марат күрше йортларда яшәгәннәр. Өйләнешеп, балалары тугач, шәһәрнең абруйлы районында ике катлы коттедж төзегәннәр. Танышлары сүзләренчә, Марат электән үк гаиләсе өчен йорт салырга хыялланган. Якыннары муллыкта яшәсен өчен тырышкан, күп эшләгән. Дуслары аны тәртипле, сабыр холыклы, беркемне дә рәнҗетмәс бәндә дип бәялиләр.
 
Шунысы да кызык, Марат үз вакытында Луиза кебек банк системасында эшләп алган. 2002-2005 елларда дүрт банкны алыштырган. Кайбер мәгълүматлар буенча, соңгы елларда ул автомобильләр алып-сату белән шөгыльләнгән.
 
Луиза исә бер банкта биш ел эшләп өлкән кассир вазифасына кадәр күтәрелгән һәм барлык бүлмәләргә дә керү хокукы алган. Җитәкчеләре аның эшеннән канәгать калганнар. Эшләү дәверендә ул бер генә тапкыр да хезмәт урынына соңга калып килмәгән. Куркынычсызлык хезмәтенең дә Луизага карата шик-шөһбәсе булмаган. Танышлары да аны авантюрист дип атамый.
 
Банктан акча югалыр алдыннан ул социаль челтәрдәге битләрен япкан, бары тик “Өй учагы”, “Идеаль хатын-кызлар клубы” һәм “Супер әни” сәхифәләрен берләштергән төркемне генә калдырган. Соңгы постында: “Тормышны югалтмаска, яшәргә кирәк”, – дип язып калдырган.
 
Оста оештырылган җинаять
 
Сораулар күп. Луиза Хәйруллина шуның кадәр акчаны банктан ничек алып чыга алган? Һәм кечкенә генә банк бүлегендә зур суммадагы акча каян җыелган?
 
Луиза өлкән кассир буларак, бүлектәге акча суммасының касса кенәгәсенә туры килү-килмәвен контрольдә тоткан. Әгәр инкассация вакытында җитешмәү ачыкланса, вазифасы буенча Хәйруллина моны шунда ук банк җитәкчелегенә хәбәр итәргә тиеш булган. Аның шуның кадәр акчаны сумкасына тутырып чыгуына беркем дә ышанмый. Хәер, монда инструкцияне санга сукмау ачык күренә. Бу хакта банк хезмәткәре Евгения Плотникова (исеме үзгәртелде) аңлатты.
 
– Бу урлау инструкцияне саңламаудан килеп чыккан, – ди ул. – Хәтта каравылчы да банк бинасыннан зур сумка белән чыгучы хезмәткәргә игътибар итмәгән. Шулай ук бер кеше генә акча саклана торган бүлмәне бикләп чыгып китәргә тиеш түгел. Моны касса мөдире яки идарәче генә башкара – алар өлкән кассирдан өстен торалар. Беренче чиратта, бу җитәкчелекнең гаебе.

“Аларның йортына кара иномаркалар килде”
 
Хәер, моңа кадәр тәртипле саналган гаиләнең хәзер төрле сәер фактлары ачыклана башлаган. Әйтик, Марат Хәйруллин суд приставларының якын танышы булып чыккан: коттеджларын ремонтларга дип кредит алган, тик аны түләргә ашыкмаган. Нәтиҗәдә аның кредит бурычы миллион сумнан артып киткән. Renault Duster автомобилен 2017 елда ломбардка тапшырган, аннан соң шул ук машина банкка залог итеп бирелгән.
 
Моңа өстәп Луизаның бертуганы Эльза Бармакованы, наркотиклар таратуда гаепләп, былтыр төрмәгә утыртканнар. Гадәттә банкның куркынычсызлык хезмәте мондый очракны аерым игътибарга алырга тиеш. Күрәсең, бу очракка әлләни әһәмият бирмәгәннәр.
 
Әгәр дә Хәйруллиннар гаиләсе чыннан да бурычка баткан дип исәпләсәк, моннан чыгуның юллары бар: дәрәҗәле райондагы коттеджларын сата ала иделәр. Өстәвенә, аларның ипотекага алган бер бүлмәле фатирлары да булган. Кайбер бәяләүләр буенча, Хәйруллиннарның коттеджы 10 млн сумнан да ким тормый. Бу банктан урланган сумманың яртысы дигән сүз. Шуңа да карамастан Луиза үз иреген куркыныч астына куеп, җинаять юлына баскан.
 
“Өйләре янына кичләрен өч тапкыр кара иномаркалар килгәнен күрдем. Машинадан чыккан ир-ат алар белән тавышын күтәреп сөйләште. Ул егетләрнең кунакка килмәгәне әллә каян күренде”, – ди Хәйруллиннарның күршесендә эшләгән төзүчеләрнең берсе.
 
Чакырылмаган кунаклар кемнәр? Моңа берничә юрама бар. Маратның бизнесында акчага бәйле проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Икенче яктан, ул комарлы уеннар белән мавыккан. Бу хакта Луизаның әтисе дә яшерми. “Мин аңа 2016 елда бурычларын түләр өчен 1,5 млн сум акча бирдем. Шуннан соң ул уеннардан читләште кебек күренде”, – дип сөйли Муллахмәтов.
 
“Җылы якка китәбез”
 
Луиза Хәйруллинаны һәм гаиләсен инде бер айдан артык эзлиләр. Тотсалар – аның хәле яхшы булмаячак, ун елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Тик башта аны табып, тотарга кирәк. Ә аларның кайда икәнен белүче юк.
 
Бәлки алар Русиядән бөтенләйгә киткәннәрдер: гаиләдәгеләрнең чит ил паспортлары булган. Салават шәһәреннән Казахстан чигенә кадәр 7 сәгатьлек юл гына. Бу юраманы инстаграм да раслый кебек. Анда, банктан акча югалганчыга кадәр lukhair аккаунтында хәбәрләшкән Луиза Хәйруллинаның 5 июньдә язмасы урнаштырыла: “Безнең язмыш белән кызыксынучыларга хәерле көн. Беренче чиратта фото астына начар сүзләр язмавыгызны үтенәм, безнең белән барысы да яхшы, кайда икәнебезне әйтә алмыйм, безне хуплаучыларның барысына да рәхмәт #луизабеги”.
 
Постка Казахстан башкаласы Нурсолтандагы “ГрантАлатау” торак комплексының фотосурәте беркетелгән. Ә 11 июнь көнне аккаунтта машинаның арткы утыргычыннан төшерелгән видео пәйда була. Кадрларда ниндидер шәһәрнең биек биналары күренә. Роликта: “Барысы да яхшы”, дигән сүзләр еш кабатлана. Шуннан бирле инстаграмда Луиза Хәйруллина исеменнән язу тукталган.
 
Хәер, Хәйруллиннар шау-шу тынганчы җәһәннәм тишегендәге берәр авылда да качып ятарга мөмкиннәр. Кызлары да югалыр алдыннан укытучыларына, “гаиләбез белән җылы якка, диңгезгә барачакбыз”, дигәннәр. Югалган гаиләне эзләү өчен туганнары хәтта экстрасенсларны җәлеп иткәннәр. Тегеләре: качкыннар исән-сау, Казахстандагы бер авылда яшәп яталар дип белдергәннәр.
 
“Тотмасыннар өчен уңышлар телим!”
 
Шул ук вакытта социаль челтәрдән файдаланучыларның күбесе Луиза Хәйруллинаның гамәлләрен бердәм рәвештә яклыйлар. Челтәрдә хәтта runluizarun (“кач, Луиза, кач”) хэштегы пәйда булды. Анда качкыннарның гаиләсе турындагы барлык мәгълүматлар тупланып бара. Менә аларның кайберләре:
 
“Афәрин! Тотмасыннар өчен дога кылам”, ”Тотмаслар дип өметләнәм”,”Менә молодец ичмасам. Мин аның белән сокланам”, ”Ходайдан тотмауларын сорыйм”, ”Тотмауларына өметләнәм”, ”Барысы да аны хуплый һәм беркем дә гаепләми. Тормышыбыз менә нәрсәгә китерде”, ”Безнең илдә урлаган кеше генә бай, бәхетле була ала”.
 
Дөрес, аларның бу гамәлләрен тәнкыйтьләүчеләр дә бар. “Каракны хуплаучы комментаторларның ахмаклыгына гаҗәпкә калдым. Ул бит банкка акчаларын салган әби һәм бабайлардан урлаган. Бу каракны мактарга ничек оят түгел!” – дип берсе ачуланып язган.
 
Луиза Хәйруллинага сүздән тыш матди яктан да ярдәм кулы сузарга әзер кешеләр бар. Башкорт җәмәгать эшлеклесе һәм эшмәкәр Азамат Галин качакларны тоткан очракта, аларга адвокат яллаячагы турында белдергән. “Әгәр бу ханымны тотсалар, адвокат ялларга акчамны кызганмыйм. Минемчә, аны тота алмаслар. Барысы да алдан җентекләп уйланган кебек. Һәм бу бик зур социаль хуплау дулкынын күтәрде. Каян килеп чыкканы бик гади: без талаулардан туйдык. Безне көн саен талыйлар. Моны барыбыз да беләбез”, – дип язган бизнесмен.
 
“Лента.ру”.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 09.08.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»