|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.08.2019 Шоу-бизнес
"Үземне көч-хәл белән тыйдым": Данир Сабиров укытучы белән ни турында бәхәсләшкән?"Аллага шөкер. 21 яшемдә өйләнгәнемне сизми дә калдым. Күрәсең, Ходай Тәгалә шулай кушкан. Бер дә зарланмыйм. Артист кешегә сирәк очракта гына аны аңлый торган тормыш иптәше эләгә. Миләүшәм эшемә, уратып алган гүзәл затларга бер дә көнләшеп карамый, киресенчә, һәрвакыт ярдәм кулын сузып тора. Сәхнәгә чыкканчы концерт номерлары аның аша үтә", дип сөйли Данир сабиров. – Гадәттә, балалар белән бәйле кызыклы вакыйгалар күп була...
– Килешәм. Бервакыт кызым белән кибетләрдә йөрибез. Елый-елый миннән “са-са-са” дигән әйберне таптыра. Нәрсә икәнен аңламыйм гына бит. Әнисенә дә шалтыратып карыйм, трубкасын алмый. Әллә инде суыра торган әйбер сорый микән дип, кәнфит тә биреп карыйм. Юк, тынычланмый. Бер сәгать тирәсе вакыт үткәч, хатын шалтырата: “Колбаса сорый ул”, – ди. Шулай итеп, колбаса ашаганнан соң кызым елавыннан туктады.
– Ә үзеңнең балачагыңнан нинди кызык хәлне сөйли аласың?
– Көрәш белән нык шөгыльләнгәч, яхшылап укырга вакыт та калмый иде. Әдәбият дәресендә өй эше итеп Һади Такташның нинди дә булса шигырен ятлап килергә кушканнар иде. Дәрес башланды, бар сыйныфташларым “бурыч”ыннан котыла, күбесе “Мокамай”ны сөйли. Ул елларда Фәрит Таишевның “Уйладым” җыры бик популяр иде. Мин такта янына чыгып, шул җырны шигырь итеп сөйләргә булдым. Укытучы “Сабиров!” дигәч үк, бастым да: “Уйладым” дип шигырьнең исемен әйттем, укытучы: “Син уйлама, ә сөйлә!” ди. Һади Такташның шигыре шулай атала дигәч, ул шаккатып: “Юк аның иҗатында андый шигырь!” – ди. Бәхәсләшә-бәхәсләшә мин аны ничек тә булса алдадым, “Яшь чагында язылган шигырьләренең берсе”, – дидем. Көч-хәл белән сөйләдем, җыр булгач, көйләп җибәрүдән курыктым. Кушымта вакытында үземне көч-хәл белән тыйдым. Ахырда укытучы: “Афәрин, утыр! Үткән дәрестә Салават Фәтхетдиновның “Уфтанма”сын да бик әйбәт сөйләгән идең”, – дип көлеп, миңа “5”ле куеп чыгарды.
"Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 25 июль 2013 ел, № 30
--- |
Иң күп укылган
|