поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.08.2019 Фаҗига

"Кемнеңдер җавапсызлыгы, мәнсезлеге аркасында һәлак булды": Әлки районында фаҗига

Рамил белән Зөлфия мәш килеп туйга әзерләнделәр. Инде бөтен кирәкле әйберләр алынган, никах, туй мәҗлесләренең ничек узасы нечкәлекләренә кадәр уйланган, кунакларга чакыру кәгазьләре күптән таратылган иде. Зөлфия бөтен авылны килен төшерү тантанасына – Әхмәт йоласы буенча “чикләвек җыярга” чакырды... Авыл гына түгел, бөтен тирә-юнь халкы җыелды аларга. Әмма шатлыклы никах туена түгел шул, газизләре Наилнең соңгы туена, аны мәңгелеккә озатырга.

“Телефоны җавап бирмәде”
 
Кызлары Ләйсән күптән гаиләле, инде дүртенче бәбиләрен көтәләр. Менә төпчекләре – уллары Наилне өйләндерергә, башлы-күзле итәргә дип сөенечтән иңнәренә канат үскәндәй очып йөриләр иде. Әмма ул шатлыкларны кичерергә насыйп булмаган икән.
 
Тормышларын хәсрәт күләгәсе каплаган ул көнне Зөлфия куркыныч төш сыман искә ала:
 
–15 июль дүшәмбе көн иде бит. Балаларның никахына ун көн генә калып бара, шунда берничә генә әйбер аласы бар иде. Күршеләрнең машина белән Матакка баруларын белдем дә, тиз генә җыенып алар белән китеп бардым. Кирәкле әйберләр дә очрады. Булды, инде бөтен нәрсә әзер. Никтер бу шатлыкны шунда ук Наилем белән уртаклашасым килде. Эш вакытында аңа бер дә шылтыратмый идек югыйсә. Улымның телефоны җавап бирмәде. Моңа бер дә борчылмадым, эше кызудыр, дидем... Авылга кайтып җитеп, үзебезнең  тыкрыкка борылганда күрәм: Рамил безне көтеп тора, куллары күзләрендә. Карале,  ирем мине бинокльдән карап каршы ала, дим. Ә ул күз яшьләрен сөртеп торган икән...

Кешегә ярдәмле гаилә бу
 
Әйтеп бетергесез авыр булса да, алар бөтен көчләрен җыеп сабыр итәргә, хәсрәтләрен, күз яшьләрен берсенә берсе күрсәтмәскә тырышалар. Рамил белән Зөлфия Вәлиуллиннар 30 елдан артык инде шулай бер-берен тулыландырып, бер-берсенә терәк булып яшиләр. Алар бәхет эзләп читкә китмәделәр, төп нигезне таркатмый гомер иттеләр, әти-әниләрен хөрмәтләп тәрбияләделәр, олылап соңгы юлга озаттылар.
 
Рамил – гомерлек тракторчы, “Кызыл Шәрык” агрофирмасының тырыш, җаваплы эшчесе. Яшьлегендә алдынгы савымчы булган Зөлфия үзмәшгуль булып теркәлеп, күпләп кош-корт үстерә. Алар гомергә күкрәк көчләре, намуслы хезмәт белән яшиләр. Кешегә дә бик ярдәмлеләр.  Авылда сугым буламы, каз өмәсеме – берсе дә Зөлфиядән башка үтми. Бер эштән дә курыкмый, җаен белеп, яратып эшли ул. Кешенең шатлыгын да ихластан  уртаклашалар, хәсрәт килсә дә булышырга ашыгалар алар. Күрше-тирәдә зур мәшәкать булса, Зөлфиянең мунчасы яккан, коймагы туглаган.
 
Менә  6-7 ел инде Зөлфия бик сирәкләрнең генә көченнән килә торган игелекле хезмәт башкара – мәетләр  юа. Авыл халкы аңа моның өчен бигрәк тә рәхмәтле. Балалары да аларның үзләренә охшап, әби-бабайлы ишле гаиләдә тәрбияләнеп тәртипле, тырыш булып үсте.
 
Тапкыр сүзле, уен-көлкегә оста Зөлфия кешегә бәйрәм дә ясый белә. Авыл көннәре үткәргәндә башлап йөри, оештыру осталыгы белән теләсә нинди чарага җан өрә ул. Авыл клубына артистлар килсә, аларны зур каз бәлеше пешереп сыйлаучы да, юмор катыш оригиналь итеп сәхнәдә сәламләүче дә Зөлфия. Шул яхшылыкларын истә тотыптыр, кайгы хәбәрен ишетүгә, бар эшен ташлап аларга җырчы Фирдүс Тямаев килеп җитте, шул авыр мәлләрдә көне буе янәшәләрендә булды, булдыра алганча юатты, тынычландырды. Әле дә хәлләрен белешеп тора.
 
Сокланмаган кеше юк иде
 
Бигрәкләр дә уңган бала иде Наил. Тыңлаучан, кешелекле, эш сөючән булды. Кечкенәдән йорттагы бөтен эшкә өйрәнде. Әнисе берәр җиргә китсә сыер да сава, идән дә юа, хәтта токмач кисеп аш та пешерә иде. Мәктәптән соң Казанда училищеда укып профессия алды. Армия сафларында хезмәт итеп кайтты. “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”–бу сүзләр нәкъ менә Наил турында иде. Ул нинди генә һөнәр үзләштермәде. Төзелештә агач эшеме, ташмы, электр, сантехника – барысын да белде. Йорт я фатирны төзүчеләрдән кабул итеп алып, курчак оясыдай ясап чыга иде. Аның осталыгына, булдыклылыгына сокланмаган кеше юк иде. “Казаннан кайта да эшкә ябыша. Куллары алтын инде, ниләр генә төзеп бетермәде”,–дип күрше- тирә исе китеп сөйли иде. Әйе, өйләрендә бөтен нәрсәдә – Наилнең куллары эзе. Бүлмәләрне ремонтлаган, яңа өйалды ясаган, мунчаны эшләп чыккан. Мунчага өстәп, җәй дә, кыш та файдаланырлык зур ял бүлмәсе корып куйган. Әнисенә йорт эшләрен башкару өчен нинди генә уңайлыклар тудырмаган. Һәр нәрсәне уйлап, мәлен белеп, җиренә җиткереп эшләвенә исең китәрлек. Әле башлап, төгәлләргә өлгермәгән әллә никадәр эше калган...
 
Әти-әнисенә бик булышты Наил. Һәр эштә аларның ышанычлы терәге булды. Барлык зур мәшәкатьләргә, шул исәптән туена да акчаны үзе эшләде. Әти-әнисен тирән бер хөрмәт белән яратты ул. Нинди эшкә тотынса да алар белән киңәште, аларны гел кайгыртты. Рамил белән Зөлфияне, апасының балаларын Казанга циркка, аквапаркка алып барып ял иттерергә дә вакыт таба иде.

“Күзләр генә тигәндер”
 
Ул кояш кебек, җылысы һәркемгә җитә иде. Ат кебек эшләде дә, матур итеп ял да итә белде. Яшьләр җыелышкан җирдә Наил булса, ул кичәнең күңелле, рәхәт үтәсе билгеле иде. Һәркемнең күңелен күрә, мәзәкләре, тапкыр сүзләре белән кешенең кәефен күтәрә, көлдерә иде. Аның ярдәмчеллеген, игелеклелеген сөйләп бетерә алмыйлар. Гозер белән килсәң, кире кага белми иде, диләр. Ә алтын куллы остага кешенең гозере күп төшә. Әнә дусты Ирек йорт сала башлагач, борчылма, капканы, койманы үзем ясап бирәм, дип ышандырган булган. Авылга ялга кайткан саен студентларны утыртып китә, һәркайсын яшәгән җиренә кадәр таратып йөри иде, диләр.
 
Олыны олы, кечене кече итә, хатын-кызларга бик ихтирамлы иде. Беренче һәм бердәнбер мәхәббәте Вәсилә белән алты ел дуслашып йөрделәр. 16 августта Наилгә 27 яшь тулырга тиеш иде, туйны да шул көнгә билгеләделәр. “Мин Вәсиләне күтәреп кенә йөртәчәкмен”,– дигән булган ул әнисенә. Йөртер иде, менә дигән ир, гаилә башлыгы булыр иде ул. Әмма мәгънәсез, рәхимсез үлем чәчәк кебек чагында аның гомерен өзде... Казан янында төзелә торган зур бер объектта иң катлаулы хезмәткә – югарыда буяу эшләрен башкаруга алынган Наил. Кемнеңдер җавапсызлыгы, мәнсезлеге аркасында биектә эшләү ныгытмалары тиешенчә беркетелмәгән булган, ул шуннан егылып һәлак булды.
 
Аны барыбыз да өзелеп сагынабыз, юксынабыз, арабызда булмавына ышана алмыйбыз. “Улыбыз Казанда гынадыр, менә-менә кайтып керер кебек”,–диләр, бер-берсен юата-юата әти-әнисе.
 
“Күзләр генә тигәндер”, “Бакый дөньяга да шундый яхшы кешеләр кирәктер, күрәсең”, диләр Наилне белүчеләр. Урыны җәннәттә булсын. Бу язмабыз Наилнең рухына дога булып барсын.

---
Матбугат.ру
№ --- | 08.08.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»